Мәгарифнең деградацияләнүе

Мәгарифнең деградацияләнүе

Мәгарифнең деградацияләнүе.

Бүген мәктәп укучыларына белем бирү артыгыннан күп йөкләнә дип зарланалар. Шулай микән? Балаларга бер заманда да җиңел булмаган. Моны раслау өчен 1878нче елда  Мәскәүдә Софья Арсеньева мәктәбендә 7нче сыйныфта укучы кыз балалар өчен төзелгән укыту программасына күз ташлау җитә. Әйдәгез, XIX гасыр ахырында 7 сыйныфта укучы баланың ниләр өйрәнүен карап китик әле. Шуннан үзебезнең никадәр ялгышканыбызны аңларбыз.

XIX гасыр азагында гимназистка-кызлар 8 ел укыганнар. Укуны тәмамлаганнан соң Мәскәү университеты каршындагы сынау комитетында имтихан үткәннәр. Яхшы нәтиҗәләр күрсәтү өй укытучысы вазыйфасы алуга хокук биргән. Бу һөнәр бик күп кызлар өчен акча эшләү чыганагы булып торган. Димәк, кызларның мәктәптә алган белемнәре гомерләре буена белем бирергә җитәрлек булган.

Рус теле

7нче сыйныфта гимназиядә укучы кыз бала рус теле грамматикасын һәм чиркәү-славян телен камил белеп, орфографик һәм синтаксик күнегүләр эшли белергә тиеш булган. Һәр кызга мәҗбүри төп таләп - чит телдән матур һәм дөрес итеп текстлар тәрҗемә итү куелган. Игътибар итегез: бу 13-14 яшьтә!

Дәрестә шулай ук рус әдәбиятын, рус театры тарихын, публицистика өйрәнгәннәр. Шунысы да кызык, укытучылар кызларның белемнәрен генә түгел,ә уйлый белү һәм логик фикерләү сәләтләрен дә тикшергәннәр.Сочинение өчен иң югары билге үз фикерләрен әйтеп яза белүчеләргә куелган.

Чит телләр

Кызлар ким дигәндә ике чит тел өйрәнгәннәр,ә күбесе - өч. Укытучылар киңәшмәсе белән телне авыр үзләштерүче укучы  өченче чит телне (инглиз) укудан азат ителгән.

- Француз теле

Француз телен белмәгән килеш өй укытучысы һөнәренә ия булу турында хыяллана да алмаганнар. Шуңа күрә аны гимназиядә укучы һәр кыз үз ана теле дәрәҗәсендә белгән. Ул хәтта Расин, Корнель, Мольерны оригиналда укыган һәм аларның эчтәлеген язма һәм телдән сөйләмдә аңлата алган. Хәзерге вакытта бу әсәрләр махсус мәктәпләрнең югары сыйныфларында адаптация рәвешендә генә укытыла.

- Немец теле

Немец теле икенче мәҗбүри тел булган. Кызлар бу телдә Лессинг, Шиллер, Гёте әсәрләрен телдән һәм язмача анализлый алганнар.

Арифметика, алгебра, тригонометрия

Вакланма, күпбуын, кубның тамырлары, геометрия һәм тригонометрия нигезләре, иң зур бүлүче - боларның барысы турында гимназия тәмамлаучы бәйнә-бәйнә сөйли алган. Уйлап кына карагыз,7 сыйныф кызларына Ньютон биномын аңлатканнар. Хәзерге мәктәпләрдә Ньютон биномы формуласын бары махсус физика-математика лицейларының 11 сыйныфында гына өйрәтәләр.

Табигый-фәнни предметлар.

Гимназия программаларына мәҗбүри рәвештә физика һәм табигать белеме фәннәре кертелгән. Физикадан кызларга хәрәкәт,оптика,магнетизм күренешләре һәм электр турында сөйләгәннәр. Табигый фәннәргә хәзерге мәктәптәге өч предмет: география, биология һәм анатомия кергән.

Моннан тыш кызлар рәсем ясарга, хорда җырларга, гимнастик күнегүләр ясарга, танцыга һәм музыкага өйрәнгәннәр.

Барлык шушы предметларны гимназиядә укучы кыз югары дәрәҗәдә белергә тиеш булган. Шуннан башка ул мәктәптә укыта яки шәхси дәресләр бирү белән шөгыльләнә алмаган.

Нәтиҗә: бүген безнең мәктәпләрдәге 7 сыйныф укучылары XIX гасыр ахырында бирелгән белемнең чиреген дә белмиләр. Сәбәп: мәгарифнең деградацияләнүе, мәктәпнең тормыштан коточкыч ераклашуы. Бәлки сездә тагын өстәр нәрсәләр бардыр? Рәхим итегез!

Фәрит Вафин