Татар мәгарифе порталы
Сез монда
“Ялкын” журналы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге татар һәм рус телләрендә әкият, хикәя, повесть, роман язучы һәм язарга теләүче яшьләр өчен «Үз юлым – Своя строка» республикакүләм иҗади конкурс-лабораториясен оештырып җибәргән иде. Якынча тагын 2 атнадан бәйгегә гаризалар кабул итү тәмамланачак.
Конкурс-лабораториянең максаты:
- үсеп килүче буынны бүгенге әдәбият белән кызыксындыру;
- үсмер һәм яшь авторларның иҗади мөмкинлекләрен ачыклау;
- башлап язучыларның иҗади сәләтен үстерү һәм аларда һөнәри күнекмә булдыру;
- тәҗрибәле каләм әһелләреннән дәрес алу мөмкинлеге тудыру;
- әдәбиятка килүче яшь авторларга үз укучысын табарга ярдәм итү – әсәрләре урнаштырыла торган мәйдан булдыру;
- яшь авторларның беренче китабын (сайланма җыентыгын) нәшер итү.
«Үз юлым – Своя строка» Республикакүләм иҗади конкурс-лабораториясе 4 этаптан тора:
I этап: 17 октябрь – 18 декабрь, 2016 ел: иҗади эшләр «Ялкын» журналы сайтында кабул ителә.
II этап: 18-29 декабрь, 2016 ел: текстлар II турга остазлар тарафыннан һәм сайтта тавыш бирү юлы белән сайлап алына. Беренче этапта катнашкан барлык авторларга да катнашу турындагы сертификат тапшырыла. II турга үтүчеләр исемлеге «Ялкын» журналы сайтында http://yalkyn.com/ 2016 елның 30 декабрендә урнаштырыла.
III этап: 15 гыйнвар, 2017 ел: II турга үткән катнашучылар Казанга килеп, остазлардан мастер-класс ала, командалары белән таныша, төркемнәргә бүленеп, проза әсәре язалар. Шул эшләр нигезендә III турга үтүчеләр исемлеге төзелә. Исемлек журнал сайтында http://yalkyn.com/ 2017 елның 16 гыйнварында урнаштырыла.
IV этап: 16 гыйнвар – 4 февраль, 2017 ел: III тур катнашучылары лабораториянең йомгак эшен – күләмле проза әсәре әзерли, 2017 елның 1-5 февралендә иҗади эш остазлар җитәкчелегендә бара.
Җиңүчене билгеләү һәм бүләкләү – 5 февраль, 2017 ел.