Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарларның иң борынгы әдәби әсәре
Татарларның кулъязмаларда сакланып калган иң борынгы әсәре “Сак белән Сок” бәете. 1400 еллар әүвәл, Коръән иңгәнгә чаклы Татар халкы тарафыннан чыгарылган үлмәс әдәби-музыкаль әсәр. Бу бәетнең көе дә сакланган. Берәү генә түгел, күбәү. Һәр як аны үзенчә җырлый.
Бәлки бу әсәр гаилә гаугасы турында гына түгелдер! Бәлки бу әсәр ике бертуган халык турындадыр? Кардәш күрше халыклар арасында юк кына нәрсә өчен дә талашып, дошманлашып, мал бүлеш юкмыни?
Бу әсәр кимендә моннан 1400 ел элек иҗат ителгәнгә охшый. Чөнки бәеттә бәлага тарган ана Тәңрегә дә, Аллага да, сихерче-тылсымчыга да, шаманга да ялвармый. Ислам дине кергәннән соң, Алла исеменнән башка, Аңа мәдхиядән тыш бер генә әсәр дә язылмаган.
Беренче татар шагыйре
Бу сорауга гадәттә болай җавап бирәләр:
– Кол Гали! Аның үлемсез әсәре “Йосыф кыйссасы”! Ул 13 йөздә иҗат иткән!
Дөрес, ләкин игътибарлабрак караганда, галимнәр әйтүенә күрә, татарның беренче шагыйре – Сөләйман Суари, исеменнән үк күренеп тора, ул Суар каласында яшәгән. Сөләйман Суари ХI йөз кешесе.
– Урысларның беренче шагыйре кем, ул кайсы гасырда иҗат иткән? – дигән сорауга ничек җавап бирәбез?
– Антиох Кантимер, Ломоносов, Волков... – дип тезеп китәбез, чыннан да аларның барысы дап 18 йөздә иҗат иткән. Ләкин унҗиденче гасырда иҗат иткән мәсәлче Симеон Полоцкийны да онытмыйк.
Димәк, татарның беренче шагыйре – Кол Гали ХIII гасырда, урысның беренче шагыйре – Симеон Полоцкий ХVII гасырда яшәгән булып чыга. Арада 400 ел ята.
Патент ала алмый калган татар
Коперник бөек галим (1473–1543), ул Кояшның Җир тирәсендә түгел, Җирнең Кояш тирәсендә әйләнгәне турында игълан иткән.
Алтын Урданың (Идел буендагы) Камышлы шәһәрендә туган татар кешесе Сәйф Сараи (1321– 1396) Коперниктан алда 150 ел әүвәл “Сөһәйл вә Гөлдерсен” әсәрендә болай язып калдырган:
Кыз әйләнде бу батыр яшь егет тирәли,
Җир әйләнгән кебек Кояш тирәли.
Сәйф Сари, Гөлстан, 1999, 280—287 битләр
Ә сез беләсезме?
Урысларның яратып җырлый торган халык җыры “Во поле березонька стояла” ны татар кешесе Нигъмәт Ибраһимов иҗат иткән икән. Ни өчендер татар кешесе чыгарган бу җырлар урыс халкыныкы булып киткән!
Икенче Бөтеньдөнья сугышында да ике миллионга якын татар катнаша. Сугыш елларында Советлар Союзы Каһарманы булган совет сугышчылары арасында татарлар сан ягыннан өченче урынны алып тора. Бу сугышта Беларус, Украина, Русия, Польша, Венгрия җирләрен саклаганда кырыктан артык татар язучысы һәлак була. Рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагын иң беренче (30 апрельдә) татар кешесе Гази Заһитов элә. Петр Гаврилов, Матросов, Карбышевлар - татарлар!
Татар башын татар ашар
Бу аталар сүзенең төбендә нидер ята. Бу әйтем тарихи шартларда барлыкка килгән, әлбәттә. Бу әйтем татарларның үзләре тарафыннан чыгарылганга охшый. Милли изелү вакытында бердәмлекнең какшавы, татарларны бер-берсен сатуы, күршесе өстеннән язуы турында түгелме бу әйтем?
Мәзәк
Имеш, сәяхәтчеләрне җәһәннәмгә экскурсиягә алып төшкәннәр. Уратада өч казан кайный икән. Казаннарның берсе янында бик күп сакчылар, кайный торган кешеләр казаннан чыгып качмасын, дип саклап тора, ди. Икенче казан янында бер сакчы сөңгесенә таянып йоклап утыра, ди. Өченче казан янына бер сакчы да куелмаган икән.
– Беренче казанда яһүд кешеләре кайный. – дип аңлата сөйләүче. – Яһүдләрнең берәрсе өскә чыга башласа, башка яһүдләр аңа бу тәмугътан котылырга ярдәм итәләр. Казаннан чыккач, әлеге яһүд башка яһүдләрнең барысын да кайнар судан тартып ала, шуңа күрә, бу казан янында сакчылар күп.
– Ә нигә икенче казан янында бер генә сакчы? Анысы да йоклап утыра, – дип сорыйлар сәяхәтчеләр.
– Ә бу казанда урыслар кайный, – ди сөйләүче,
– Нигә анда бер генә сакчы тора?
– Чөнки урыслар алар чыгарга уйламый да, самагун куып ята.
Өченче казан янында бер сакчы да тормый икән.
– Бу казанда татарлар кайный, берәрсе өскә чыга башласа, башка татарлар аны аягыннан тартып төшерәләр, шуңа күрә, аларга сакчы кирәкми!
Тулы канлы милләт дәрәҗәсенә күтәреләсебез килә икән, без үзара талашуны, көнчелекне бетерергә тиеш, күршенең уңышыннан көнләшмә, сөен. Авыр хәлгә калган милләтәшеңә ярдәм ит. Юкса, өч татар кызы Мәскәүдә җырчылар ярышында олы уңыш казанган икән, иң башта татарлар канәгатьсез булды. Нигә аларга гына фатир, нигә аларга гына акча, аларга гына бик тиз атказанган исеме, диләр. Соң син дә барып җырла, син дә ал шул бүләкләрне.
Ни куаныч бит, шушы өч кыз татар милләтенең йөзек кашы булып балкыды. Һәм андый талантлар татарда тулып ята, алары да чыгар иншалла, без аларны алкышлыйк, мактыйк, яратыйк, үстерик!
И татарым! Синең бабаларың бөек булган бит, алар киң күңелле булган бит. Без дә киң күңелле, бердәм һәм бер-беребезгә миһербанлы булыйк.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Татар бугазыннан Ла-Маншка хәтле (татар каны тамган жирләр) | 418 KB |