Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.
Укытуның шәхси нәтиҗәләре
Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:
- шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
- әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
- текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
- “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.
Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:
Урта белем бирү баскычында татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.
Укытуның метапредмет нәтиҗәләре татар телен укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.
Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.
Танып белү нәтиҗәләре:
- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
- иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;
- объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
- төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
- тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.
Регулятив нәтиҗәләр:
- уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
- эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
- уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
- билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
- укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
- дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;
- дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.
Коммуникатив нәтиҗәләр:
- әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
- әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;
- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
- парларда һәм күмәк эшли белү;
- мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;
- әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.
Укытуның предмет нәтиҗәләре:
- укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;
- коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
- “Татар теле һәм әдәбияты” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.
Программа материалын үзләштерүнең предмет нәтиҗәләре:
Укучы, фонетик күнекмәләр булдыру өчен, татар теленә генә хас булган авазларның әйтелешен үзләштерергә, татар һәм рус телләрендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазларны чагыштырып өйрәнергә, авазларны сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә, бәйләнешле сөйләмдә дөрес әйтергә өйрәнәчәк.
Укучы үз сөйләмендәге фонетик хаталарны бетерү мөмкинлеген таба алачак.
Укучы, лексик күнекмәләрен үстерү өчен, сүзләрнең әйтелешен, язылышын, мәгънәсен, ясалышын, башка сүзләр белән бәйләнешен, сөйләмдә кулланышын үзләштерергә өйрәнәчәк.
Укучы үз сөйләмендә татар һәм рус сүзләрнең мәгънә ягыннан аермаларын күрсәтеп, рус телендә эквивалентлары булмаган сүзләрне аңлатып бирү мөмкинлеген таба алачак.
Укучы, грамматик күнекмәләрен үстерү өчен, төрле сүз төркемнәренең морфологик формалары, ясалышларын сөйләмдә дөрес кулланырга, сүзләрнең җөмләдә үзара бәйләнеш чараларын үзләштерергә һәм кагыйдәләрен белергә өйрәнәчәк.
Укучы лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү принцибына таянып эш итү мөмкинлеген таба алачак.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
IV сыйныф өчен укудан календарь-тематик планлаштыру | 52.95 KB |