Ана теле укытучылары - глобаль челтәрдә

Ана телен яхшы белү яңа белем үзләштерүдә, гомуми үсеш дәрәҗәсен күтәрүдә, фикер йөртү сәләтен үстердә, киләчәктә җәмгыять тормышында актив катнашучы әзерләүдә һәм сайлап алган һөнәреңдә уңышка ирешүдә мөһим шарт булып тора. Туган телне интернет мөмкинлекләрен дә файдаланып өйрәтү мөгаллимнең инфокоммуникацион компетентлыгын күрсәтә. Глобаль челтәр – укытучының үз хезмәтен башкаларга җиткерү, һөнәри осталыгын үстерү өчен уңайлы мәйданчык та. Районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары әлеге мөмкинлектән иркен файдаланалар. 2010 нчы елдан бирле район методик берләшмә сайты (muslumtat.ru) уңышлы эшләп килә. Эчтәлегенең бай һәм төрле булуы белән ул республикабыз мөгаллимнәренең, методистларның ихтирамын яулады, 2014 нче елда “Белем.ру” порталының ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештыра торган “Белем җәүһәрләре” халыкара интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчесе булды.

Шәхси һәм тематик сайтлар эшләү мөгаллимгә һәрвакыт үсештә, эзләнүдә булырга ярдәм итә, һөнәргә дә, укыткан фәнгә дә, укучылар белән эш алымнарына да яңа күзлектән карарга этәргеч бирә.  Ә ул ана телендә дә эшләнсә, контент аеруча кыйммәтле материалга әверелә, чөнки туган телдә белем алуның аң үсешенә уңай йогынты ясавы – галимнәр тарафыннан дәлилләнгән факт. Бүгенге көндә берничә татар теле һәм әдәбияты укытучысының уңышлы эшләп килүче үз сайты яисә блогы бар. Шулардан Хәкимова Г.Ш. (Әмәкәй урта мәктәбе), Дәүләтова Р.Ф. (Тойгелде урта мәктәбе), Җәлилова Г.И. (Мөслим урта мәктәбе) эшләгән шәхси сайтлар югарыда әйтелгән бәйгедә төрле елларда җиңү яуладылар.

Укытучылар укучылар белән татар телле күмәк интернет-проектлар эшләп тә укучыларның белемнәрен активлаштыралар,  аларны эзләнү эшчәнлегенә тарталар. Хәкимова Г.Ш. (“Якты йолдыз булып яна Әмәкәй күңелемдә”), Җәлилова Г.И. (“Мөслим төбәге фольклоры”) җитәкчелегендәге укучылар төркеме һәм Мөслим гимназиясе укучылары (“Мөслимем – туган җирем”) федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге бәйгеләрдә уңышка ирештеләр.

Укучыларны шәхси интернет-проектлар эшләүгә җәлеп итү – шулай ук перспективалы юнәлеш. Татар телен яхшы белгән IT-белгечләргә ихтыяҗ булган заманда, әлеге эш белән балаларны кызыксындырырга да мөмкинлекләр бар. “Белем җәүһәрләре” бәйгесенең “Укучы-җәүһәр” номинациясе, “Яшь татнетчылар” республика конкурсы аларның эшчәнлегенә  өстәмә стимул тудыра ала. Мәсәлән, Мөслим урта мәктәбенең 8 нче Б сыйныфы укучысы Җәлилова Зөлфия ясаган “Тылсымлы объектив” исемле сайт әлеге ике бәйгедә дә призлы урыннарны яулап, кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.

Әйтергә кирәк, татар телендә интернет-проектларны камил итеп эшләргә техник мөмкинлекләр дә, кызыксындыру чаралары да артып торганда, мондый эш белән шөгыльләнүче башка фән ияләре бик аз әле. Туган телебезне камил белгән, милли традицияләрне таныган, хөрмәт иткән, аны үстерүгә әзер булган балалар тәбияләү барыбызның да бурычы гына түгел, намус эше дә булсын иде.

"Авыл утлары", №62, 24.08.2016, 3 б.