Яхшы укытучыга әверелү серләре

Яхшы укытучыга әверелү серләре

(Уенын-чынын кушып)

1. Класстан беркайчан да буш кул белән чыкмагыз

Кәгазь тотып йөрүче укытучылар һәрвакыт эшем кешесе булып күренәләр. Кулында кәгазь булмаган укытучыны йә тәмәке тартырга, йә ашарга бара дип уйлыйлар. Ялгышып, дәрес буе укып утырган газетагызны күтәреп чыга күрмәгез, балалар сезне бәдрәфкә бара дип карап калачаклар. Эштән киткәндә сумкагыздагы әйберләрегез өстенә күренеп торырлык итеп кәгазьләр тутырыгыз. Иң мөһиме: сезнең күтәренеп-төялеп чыгып китүегезне күреп калсыннар һәм өйдә дә күп эшли икән дип уйласыннар.

2. Компьютер артында еш утырыгыз

Сез анда сайтыгызны яңартырга, почтагызны актарырга, чатта утырырга, һич югы, пасьянс уйнарга мөмкин. Завуч йә директор күренсә, шәп педагогик белешмәләр бар икән дип, аларга да керергә киңәш итегез.

3. Өстәлегездә тәртип булмасын

Буш өстәл – эшлексезлек билгесе.Чиста өстәл директорга гына килешә. Өстәлегезгә дәфтәрләр, китаплар, төрле методик китаплар һәм планнарыгызның барысын да таратып ташлагыз. Читтән караганда укучыларның үткән елгы иске дәфтәрләре дә быелгы эш дәфтәрләре булып күренә. Дәфтәрләрне эреле-ваклы күчләргә өегез. Завучка бирәсе отчетларыгызны, дәрес планнарын (әгәр булса) алдан ук үзегезгә билгелерәк урынга тыгып куегыз һәм тиз генә шулар арасыннан алып бирегез.

4. Әсәрләнеп, хафаланып йөрегез

Тәнәфесләрдә кызу-кызу атлап, каядыр ашыккан кебек барыгыз. Телефоннан сөйләшкәләп алыгыз. Берәр укучыга җикеренеп кую, кисәтү ясау бик үтемле чара, ул сезне мәктәптәге тәртип турында кайгыртучы кеше итеп күрсәтер. Чабып барган малайны җилтерәтеп, колагыннан сөйрәп директорга алып керсәгез, эффект тагын да көчлерәк булачак.

5. Өегезгә чабарга ашыкмагыз

Япониядә генә ул эштә тоткарланган кешене яратмыйлар. Бездә, киресенчә, күпме соңрак китсәң – шулкадәр яхшы эшләүче саналасың. Директордан алда өегезгә чабарга ашыкмагыз. Билгеле, ул киткәнне көтеп тик утырмагыз: кроссворд чишегез, журналлар карагыз, Интернетта казыныгыз. Инде кайтып китәргә уйлагансыз икән, директор ишеге төбеннән катырак басып үтегез, ишеге ачык булса, сау булыгыз, иртәгә кадәр дигән матур сүзләр әйтеп узыгыз. Урамга чыккач эт итеп сүгәрсез. Кичке якта, ял көннәрендә (мунча кереп яткан вакыты булса бигрәк тә әйбәт) директорыгызга чылтыраткалап алырга онытмагыз, эш буенча берәр нәрсә сорагыз. Шуның белән сез үзегезне ял турында түгел, ә мәктәп турында кайгыртучы чын хезмәткәр итеп күрсәтәчәксез.
 

6. Сүз байлыгыгызны арттырыгыз

Компьютер терминнарын кыстырып сөйләшү кешегә көчле тәэсир итә. Әйтергә авыр, мәгънәсе аңлашылмаган 5-6 сүзне директор белән сөйләшкәндә һәрвакыт сөйләмегезгә кертеп җибәрегез. Инновация, аффектация, экзальтация кебек сүзләр арасына чистеросальпингэктомия кебекләр дә бик кулай. Сезгә директорның аңлавы кирәкми, иң мөһиме, ул сезне аңлы, белемле укытучы дип санасын һәм башкаларга үрнәк итеп куйсын.

7. Ике пиджак булдырыгыз

Бер пиджагыгыз һәрвакыт урындыкта эленеп торсын. Сез эштә булмаган чакта да бу бер генә минутка чыккан икән дип уйласыннар. Ә сез икенче пиджагыгызны киеп кибетләргә чыгып йөрегез, спортзалда туп тибегез, бассейнда коенып чыгыгыз, китапханәдә яңа газета-журналлар укыгыз. Һич югы, күрше бүлмәдәге яңа гына эшкә килгән чибәр кыз белән ләчтит сатыгыз.

8. Укучы көндәлеге – укытучының төп коралы

Билге кую мөһим түгел. Мөмкин кадәр күбрәк кисәтүләр, янау сүзләре языгыз, укучыларыгызның кимчелекләрен күрсәтегез, зарланыгыз. Ата-аналар өчен сез мәктәптәге иң шәп укытучыга әйләнерсез.

9. Җыелыш – үзеңне күрсәтү урыны

Җыелышта йоклап китмәс өчен телефоныгыздагы уеннар белән мавыгыгыз, дәфтәр тикшерегез, берәр детектив укыгыз, смслар языгыз. Төп момент – җыелышның соңгы минуты. Җыелыш башланганчы ук берәр сорау әзерләп куегыз. Сорау гомуми булсын, купшы булсын. Берәү дә җыелышта сөйләгәннәрне хәтерләмәячәк, ләкин барысы да икенче җыелышка кадәр сезне һәм сезнең соравыгызны онытмас.

Чыганак: http://faritvafin.ru/

 

Фикерләр

Nazilya8705@mail.ru сурәте

Яшь укытучы буларак, Фәрит Вафин язмасын бик теләп укыдым. Рәхмәт:)

Айгөл Хәбибуллина сурәте

Фәрит абый, гадәттәгечә, кызык һәм үтемле итеп яза.