Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Россиядә Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында "Һөнәри бәйрәм – Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре көнен билгеләү турында" шул хакта боерык басылган. Шулай итеп, 27 сентябрь балалар бакчасында эшләүчеләрне хөрмәтләү көне буларак билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә 52 меңнән артык кеше, шул исәптән 22 мең тәрбияче хезмәт итә, дип җиткерә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. 211 меңнән артык бала бакчага йөри, узган ел дәвамында гына да мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында 12 мең яңа урын булдырылган.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель ФәттаховТәрбиячеләр, мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне уңаеннан котлау сүзләре җиткерде.
"Хөрмәтле Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан чын күңелдән әйтелгән җылы котлауларны кабул итеп алыгыз!
Кеше гомере балалар бакчасыннан башлана, ул монда яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашырга өйрәнә, төрле яклап үсә. Баланың нинди булып үсеп җитүе, күп вакыт сезнең белем, тәҗрибә, мәхәббәт һәм сабырлактан тора.
Баланы балалар бакчасына биргәндә, ата-ана анда баласына рәхәт, уңайлы булуына ышанырга тиеш. Шуның өчен дә бакчаларда балаларны яратучы, алар белән уртак тел таба белүче, аларны кызысындырып, сәләтләрен ача һәм үстерә белүчеләр эшләргә тиеш.
Республикабызда балалар бакчаларында көн саен безнең балаларга мәхәббәт бирүче, алар турында кайгыртучы 22 меңнән артык тәрбияче һәм 30 меңнән артык хезмәт күрсәтүче эшли.
Сезгә һөнәри осталыгыз, рухи юмартлыгыз һәм сайлаган хезмәтегезгә тугры булуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә һәрвакыт уңыш юлдаш булсын, ә иҗади идеяләрегез тормышка ашсын! Ныклы сәламәтлек, бәхет, күңел күтәренкелеге һәм һәр башлангычларыгызда уңышлар телим!" – диелә котлауда.