Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Нобель премиясе – иң югары һәм мәртәбәле премия. Бүләк ияләре һәр елны октябрь аенда рәсми рәвештә игълан ителә.
Альфред Нобель Бернхард (1833-1896) - XIX гасырның иң бай кешеләренең берсе булган. Ул 1833нче елның 21нче октябрендә Стокгольм шәһәрендә туган. Физика, химия фәннәрен төгәл белгән, берничә телдә иркен сөйләшкән. Тарих, медицина, әдәбият белән кызыксынган.
Нобель үзенең премиясенә лаек булырдай галимнәрне ничек сайларга кирәк икәнен әйтеп калдырмаган.
Кандидатларны сайлау кагыйдәләре аның үлеменнән соң кертелә һәм хәзердә үзгәрешсез кала бирә.
Комитет 3-5 галимнән тора, берничәсе шведлылар. Алар 9 елга сайланып куялар. Комитет Нобель премиясе бирерлек кандидатны үзе сайлап ала һәм аларның карарларына, гадәттә, дәгъва белдерелми. Ләкин шулай да 1906нчы елда Д.И.Менделеевка периодик системасы өчен премия бирүдән баш тарталар. Бүләк фтор элементын ачкан өчен Ф.Муассануга бирелә. Премияне дәгъвалаучы, 1903нче елда Нобель премиясен алган, Менделеевның көндәше – С.Аррениуса.
Кайбер очракларда Нобель премиясе ялгыш та бирелгән. Мәсәлән, медицина һәм физиология өлкәсендәге хезмәте өчен, 1943нче елда баш миенә операция ясаган португалиянең нейрохирургы А.Е.Монинга премия тапшыралар. Әмма күп кенә табиблар, әлеге операциянең зыяннын күбрәк күргәннәр һәм операция ясау бөтен илләрдә дә тыелган.
Нобель үзенең премиясен 4 төрле өлкәгә: 1)физика һәм химия, 2)әдәбият, 3)физиология һәм медицина, 4)тынычлык өчен көрәш өлкәләренә бирергә тәкъдим иткән. Ул үзенең премиясен халыкара булуын теләгән һәм аның беренче премияләре дә бөтендөнья белгән-танылган галимнәргә бирелгән. Алар арасында немец физигы К.Рентген, урыс физиологы И.П.Павлов, немец медигы Р.Кох, польша язучысы Г.Сенкевич һ.б. бар.
Үткән 100 елда барлыгы 280 премия генә бирелгән.
Россиядә беренче булып Нобель премиясен 1904нче елда, медицина өлкәсендә керткән хезмәте өчен, Иван Павлов ала.
1956нчы елда химия өлкәсендәге эшчәнлеге өчен Нобель премиясен Николай Силенов алган.
1975нче елда экономикадан Леонид Канторович Нобель премиясе белән бүләкләнә.
Россиялеләрнең күбесенә Нобель премиясе әдәбият һәм физикадан бирелгән. Әдәбият өлкәсендә Иван Бунин, Борис Пастернак, Михаил Шолохов, Александр Солженицын, физиклардан Игор Тамм, Павел Черенков, Илья Франк кебек шәхесләрне атап китәргә була.
Нобель премиясе лауреатларына дәүләт органнары һәрвакыт булышып торалар, алар белән киңәшләшәләр,фикер алышалар.
Быел Нобель премиясенә 191 кандидат һәм 23 оешма тәкъдим ителгән. Кандидатлар арасында Россиялеләр: Сергей Ковалев һәм Чечняда “Мемориал” хокук саклау бүлеге җитәкчесе, адвокат Лидия Юсупова да бар.
Нобель премиясенең 2007нче елгы бәясе һәр номинациядә (2006нчы елдагыча) 10 млн.крон - 1,43 млн.доллардан тора. Агымдагы елда Нобель премиясенә беренчеләрдән булып немец химигы Г.Эртел, медицина һәм физиология өлкәсеннән италияле Марло Капекки, британияле Мартин Эванс, америкалылы Оливер Смитс лауреатлар булдылар.
-
- Караулар саны: 3637
Бастыру