Габдулла Тукай иҗаты һәм эшчәнлегендә педагогик карашларның чагылышы

Тукай-мөгаллим

Туган ягым - Арча төбәге... Ул - Казан артының милли мәдәнияте Мәккәсе. Төрки-мөселман дөньясына Курсави, Мәрҗани, Күлтәси кебек мәгърифәтчеләрне, бөек шагыйрь Габдулла Тукайны биргән. Мәгърифәтле, Әлифбалы Арча ягы татар халкын аң-белемлеитү өчен күп көч куйган! 

Шуңа да туган ягым - укыту-тәрбия эшемдә һәрчак илһам, иҗат дәрте бирүче ул. Мин тагын туган якларыма - Яңа Кырлай авылына кайтып киләм. Шагыйрь эзләрен саклаган урамнар, инеш буйлары бу юлы да бик сагындырган.

Без, кырлайлылар, һәрчак якташыбыз – бөек Тукай белән горурланырга яратабыз. Бу исем, күрәсең, кечкенәдән үк якын, кадерле булганга, күңелләребезгә сеңгән. Без дә бит ул йөргән болыннарда, ул җиләк, чикләвек җыйган урманнарда уйнап үстек. Өебезгә якын гына Габдулланы ике ел тәрбияләгән Сәгъди абзый йорты, аның бәрәңге бакчасы артында тәмле сулы Тукай чишмәсе, ямьле Ия буйлары...

Безнең буын бала-чагасы да шагыйрь эчкән инеш суларыннан көч алды, Ия суларында балык сөзде, ялан тәпи каз бәбкәләре саклады... Авылыбызда шагыйрь исеме балачактан янәшә йөрде. Яшәгән урамыбыз Тукай исемен йөртә, колхозыбыз Тукай-Кырлай дип атала, мәктәбебезгә дә халык шагыйрь исемен кушкан.

Татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучысы әтием Яруллин Гомәр дә яшьтән үк Тукай иҗатына гашыйк була. Борынгы Кырлай авылы тарихы, бөек шагыйребез турында аның белән бергә уйнап үскән замандашларыннан бик күп истәлекләр җыя, Кырлайда беренче Тукай музеен оештыручыларның да берсе ул. Укытучы әнием Тукай шигырьләрен бик ярата, күбесен яттан белә, аның зәңгәр тышлы калын дәфтәренә бик матур, энҗедәй хәрефләр белән Тукай шигырьләре күчерелгән. Гаиләбездә - Тукай җыры, Тукай моңы... Без кечкенә чакта Тукай турында “Кырлай” фильмын төшерүләре әле дә хәтердә саклана. Ул вакытларда нәни Апуш арабызда уйнап йөргәндәй булды. 

Габдулланың сабакташлары Сафа, Гыйлаҗетдин –сыйныфташ кызларым Илһамия белән Нуриянең бабайлары, каршы күршебездә Таеп, Галәү, Ахунҗан бабайлар яшәгән. Үземнең Ярулла бабамның абыйсы Әһлиулла да Габдулланың якын балачак дусты була. Әхмәт Фәйзинең “Тукай” романында алар бик матур итеп сурәтләнгән. Язучы бу романны Сафа бабайларның су буе ягына караган ак өендә яза. “Әхмәт абый тыйнак, бик мөлаем, һәрчак якты йөзле иде”дип искә ала иде әтиебез. Кырлайда яшәгәндә язучы авыл халкының якын кешесенә әйләнә. Ул шагыйрь замандашлары белән генә түгел, колхозчылар, яшьләр белән дә очраша, авылның үткәнен өйрәнә. Бүгенгесе, киләчәге өчен дә борчыла язучы. Шул күзәтү һәм өйрәнүләрнең нәтиҗәсе буларак, Әхмәт Фәйзи “Кызыл Татарстан” газетасында “Кырлайдан хатлар” дигән очеркларын бастыра. Әлеге хатларда язучыбыз Кырлайда яшьләр өчен урта мәктәп кирәклеген күтәреп чыга. Аның инициативасы, югары оешмаларның булышлыгы, бөтен район колхозларының уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә, 1950-1953 нче елларда Кырлайда ике катлы урта мәктәп калкып чыга. Мәктәп бинасының югары өлешенә төзүчеләр агачтан матурлап Тукай исемен язып куялар. Чөнки шагыйрь гомере буе сөйгән милләтен агартырга - белемле итәргә омтылган. Бу мәктәп ачылу Кырлай яшьләре өчен генә түгел, тирә-яктагы Ашытбаш, Симетбаш, Әзәк, Чиканас, Иске Иябаш, Алмалы һ.б. авылларның аң-белемгә омтылган яшьләре өчен дә шатлыклы вакыйга була. 

Тукай баскан эзләрдән Кырлайга килүчеләр өчен мәктәбебез беренче экскурсия ноктасына, бу төбәктә шагыйрь иҗатын өйрәнүче һәм өйрәтүче үзәккә әверелә. Әтием белән әнием җиң сызганып эшлиләр. Мәктәптә бик бай татар теле һәм әдәбияты кабинеты оештырыла, анда Г.Тукайга багышланган күп материаллар туплана, күргәзмә стендлар, макетлар ясала. Үзләренең педагогик эшчәнлекләрен алар Тукай иҗатыннан, аны пропагандалаудан башка күз алдына китермиләр. Безнең мәктәпкә шагыйрь эзләреннән кунаклар, язучылар, укучылар һәм укытучылар бик күп килә башлый. Аларны кабул итү, ашату, йоклату, экскурсияләр оештыру кебек өстәмә эшләрне дә мәктәп директоры булып эшләүче әтием чын күңелдән, бик яратып башкара торган була. Ул турыда әниемнең “ Экскурсиягә килсәләр, ял көннәрендә дә кырык эшне кырык якка ташлап, ашкынып, куанып чыгып китә иде” дип сөйләгәне хәтердә. 1960 нчы елларда шагыйрь хөрмәтенә китапханә дә төзелә. Аның зур залына куелган Г.Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган фотокүргәзмә белән экскурсиягә килүчеләр бик кызыксынып танышалар. Ул зал яңадан-яңа материаллар белән баетыла. Казандагы А.М.Горький исемендәге музей директоры Мария Николаевна Елизарова һәм музейның хезмәткәрләре тырышлыгы белән китапханә музей-филиалга әйләнә. Кырлайда Тукай исемен йөрткән мәктәп белән янәшәдә шагыйрьнең бөтен тормыш, иҗат юлын бик тулы күрсәткән искиткеч гүзәл зур әдәби-мемориаль музей эшли башлый.

...Таныш, бик таныш музей заллары буйлап йөрим, һәр экспонат янында тукталам. Габдулла Тукай... Аның турында ХХ йөз башындагы “татар җәмгыятенең энциклопедиясе” дип бик хаклы әйтәләр. Ул татар тормышына бәйле бөтен проблемаларны гына түгел, гомумән, Россиядә һәм дөньяда булган иҗтимагый вакыйгаларны яктыртырга, бәяләргә омтылды. Тукай - халык “күңеленең иң нечкә кылларын тибрәткән” лирик шагыйрь дә, җәмгыятьнең төрле золымнарын аяусыз фаш иткән сатирик та, сәяси вакыйгаларны яктырткан ялкынлы публицист та. Сәгыйть Рәмиевкә язган бер хатында Тукай: “Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә,”- ди. Һәм, әлбәттә, “татар бәхете өчен җан аткан” шагыйрь иҗатыннан, эшчәнлегеннән татар халкының киләчәге, өмете булган яшь буын, аны дөрес тәрбияләү мәсьәләләре дә читтә калмадылар. Әйе, Тукай - балалар тәрбияләүгә зур өлеш керткән талантлы педагог та әле!

Бүген мин Тукайны мөгаллим буларак тирәнрәк аңларга тырышам. Музейдагы экспонатлар белән тормыш һәм педагогик тәҗрибә туплаган укытучы буларак “сөйләшәм”. Алар белән кабат “очрашу” тирән эчтәлекле, кыйммәтле яңа фикерләр тудыра.

Уйларым бөек шагыйребезнең балачагын чагылдырган залдан аның Җаектагы тормышына багышланган экспозицияләргә күчә. Менә шәһәрнең гомуми күренеше, мәдрәсә бинасының фоторәсеме, шәкертләр кулланган дәреслекләр, география картасы. Мөгаллимлеккә Тукай бик яшьтән, заманына күрә хөр саналган Мотыйгулла Төхфәтуллин мәдрәсәсәсендә укыган елларда ук керешә. Мәдрәсә белән беррәттән рус мәктәбендә дә бик теләп белем алган Габдулла өлкәнрәк шәкертләрне русча укыта. Ә 1902 елда Оренбург Каргалысында укып кайткан Нурый хәлфә белән бергәләп 4 ай чамасы мәктәп балаларын да укыткан. Укыту парталар, кара такталар белән җәдитчә булган. Хәтта бервакыт Гомәр Хөсәенов дигән хәлфә мәдрәсәдән китеп торганда, Тукай аның шәкертләрен дә укытып торган. Ул вакытта мәдрәсәдә җәдитчә укытылмаса да, Тукай шәкертләрне мәктәптәгечә кара тактага яздырып укыткан. Габдулланың яңа алымнар кулланып дәрес бирүләре шәкертләргә бик ошый. Ул укыту тәҗрибәсендә балаларның мөстәкыйль эшләрен оештыруга, уку һәм язуга, укыганны сөйләтүгә, аерым темалар буенча фикер алышу оештыруга зур әһәмият бирә. Тукай мондый чараларның балаларда фәннәрне үзләштерү өчен кызыксыну тудыруда, активлыкларын, фикер йөртү сәләтләрен үстерүдә ярдәм итүләрен күрә. Иске мәдрәсәләрдәге укыту-тәрбия бирүнең чын асылын яхшы аңлаган шагыйрь «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?», «Авыл мәдрәсәсе» кебек шигырьләрендә андагы укыту-тәрбия системасын тәнкыйтьләп чыга. Габдулла Тукай дөньяви тәрбия һәм белем бирү яклы була, балаларны яңа европача мәктәпләрдә укытырга өнди.

Менә икенче бик лаеклы экспонат - Җаек шәһәрендә чыга торган «Фикер» гәҗитенең бер номеры. 1906 елда «Фикер»дә басылып чыккан «Хиссияте миллия» исемле программ мәкаләсеннән кыйммәтле юллар хәтергә килә: «Безнең милләт тә башка милләтләрдәге кебек, яклаучысы, сыена торган урыны булмаган, фәкыйрь вә эшче халыкның файдасына тырышучы, биш фәкыйрь кешене бер бай этенә алыштырыр вакытлар үткәнлеген аңлаучы вә аңлатучы егетләргә мохтаҗ”. Бөек Тукай үз милләтен дә алга җибәрү өчен Пушкиннар, граф Лев Толстойлар, Лермонтовлар, чын мөхәррирләр, рәссамнар, милли шигырьләр, музыкалар кирәклегенә басым ясый. Шул ук «Хиссияте миллия» мәкаләсендә ул белем алуны яшьләрнең иң изге, иң беренче бурычы булуын да әйтә. “Белем алу – ул дөреслекнең –ялганны, яктылыкның – караңгылыкны җиңүендә иң кирәкле алым...”- дип яза шагыйрь.

...“Пар атларга утырып “шагыйрьнең Казан чорын күрсәткән залга узам. Монда тулы бер стенд һәм витрина “Әльислах” (“Реформа”) гәҗитенә багышлаган: гәҗитнең бер саны, редакция урнашкан бина, шагыйрьнең дуслары (Х.Ямашев, Ф.Әмирхан һ.б.) белән төшкән фотографияләр...

Фотосурәтләр арасында берсе аеруча игътибарымны җәлеп итте. Бу кыйммәтле рәсемдә Тукай «Ак юл» исемле балалар журналы нәшире һәм мөхәррире, профессиональ балалар язучысы Ф. Агиев һәм күренекле шагыйрь С.Рәмиев арасында. Тамбов губернасы, Ырынбург төбәге, Казан арты егетләрен мәгърифәт учагы – шәһре Казан очраштыра! Бу очрашу  очраклы түгел, әлбәттә. Өч мөгаллимне уртак максатлар, балалар киләчәге берләштерә.

“Әльислах” гәҗите татар мәктәпләрендәге мәгәриф системасын үзгәртүне максат итеп куя. Шуңа да, Казанга кайту белән, Тукай бу газетаның иң актив хезмәткәре булып китә. Ул татар революцион-демократлары белән бергә мәктәпләрне чын мәгънәсендә гомуми белем бирү мәктәпләре итеп үзгәртеп кору өчен көрәш башлый.

Экспонатлары арасында Л.Н.Толтойның “О народном образовании”дигән хезмәте хөрмәткә лаеклы. Тукай бөек рус педагоглары Л.Н.Толстой, К.Д.Ушинскийның педагогик хезмәтләрен өйрәнә, аларның гуманлылык, халыкчанлык, туган телдә белем алуның зарурлыгы кебек алдынгы педагогик идеяләренә таяна.
Г.Тукай ана телендә гомуми белем бирү мәктәпләрен булдыру, ана телен тулы хокуклы итеп торгызу өчен көрәшеп кенә калмады, яшь буынны рус халкы культурасына якынайтырга омтылды, татар һәм рус халыклары арасындагы бәйләнешләрне үстерергә тырышты, туган халкын тугандаш рус халкыннан өйрәнергә өндәде.

Витринада кызыклы экспонатлар - шагыйрьнең үзе исән вакытта басылган “Балалар күңеле”, “Күңел сәхифәләре”, “Күңел җимешләре, һ.б.китаплар. Әйе, туган телебездә балалар өчен төрле дәреслекләр һәм уку китаплары төзүдә дә Г.Тукайның хезмәте бик зур. Ул остазлары Л.Н. Толстой, К.Д.Ушинский эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм дәреслекләр һәм уку китаплары төзегәндә аларның хезмәтләреннән күп файдаланды. 1909 елда ул укыту-тәрбия материаллары бер системага салынган «Яңа кыйраәт» («Яңа уку») дигән беренче дәреслеген дөньяга чыгарды. (1913 елны Уфада уздырылган укытучылар киңәшмәсендә «Яңа кыйраәт» дәреслеге беренче премиягә лаеклы була!) 64 хикәя, проза белән язылган берничә мәсәл һәм 16 шигырь кертелгән бу дәреслектә К.Д.Ушинскийның «Родное слово» , «Детский мир» китапларыннан алып татарчага тәрҗемә ителгән әсәрләр дә, шагыйрьнең үзенең «Туган тел», «Пар ат», «Туган авыл», «Шүрәле» ләре дә урын ала. Бу дәреслек балалар өчен татар телендә китаплар бастырып чыгару өлкәсендә беренче адым, беренче карлыгач була.

Бик кызыклы тагы бер экспонат - Тукай заманында дөнья күргән, тышлыгы юкка чыккан, таушалган “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” исемле китап. Тукайның “Исемдә калганнар”әсәре иң беренче нәкъ шушы китапта басылып чыга бит! Витринадагы бу дәреслекнең ачылган битләрендә - шагыйрьнең балачак хатирәләре. Татар культурасы тарихында әдәбияттан беренче уку китабы булган бу хезмәт шактый еллар татар әдәбияты буенча бердәнбер дәреслек буларак хезмәт итә. Дәреслекнең кереше Г.Тукай тарафыннан язылып, анда китап белән эшләү буенча укытучыларга шактый методик киңәшләр бирелә, балалар әдәбияты турында төпле фикерләр әйтелә. Г.Тукай китапка балаларның яшь үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәләрен исәпкә алып, аларга аңлаешлы булган, сәнгатьчә эшләнгән әсәрләрне генә кертергә киңәш итә. “Кечкенәдән гүзәл нәрсәләр укып үскән балаларның күңелләре дә матур булып, гүзәл нәрсәләрне генә сөючән буладыр, - дип язды ул. “Моның киресенчә: кечкенәдән тупас вә ямьсез нәрсәләр күреп үскән балаларның язгы ачык күк кеби саф күңелләре томаланып, рухлары яхшыны вә начарны аермый, һәрнәрсәгә дә бертигез караучы буладыр”.  Шагыйрь яшь буында әдәбиятка, китапка мәхәббәт тәрбияләргә омтылды. 1908-1912 елларда балаларга өйдә уку өчен Г.Тукай үз әсәрләрен туплап түбәндәге исемнәрдәге 6 җыентык бастырып чыгара: «Юаныч» (1908), «Энҗе бөртекләре» (1909), «Балалар күңеле» (1910), «Күңелле сәхифәләр» (1910), «Күңел җимешләре» (1911). «Җан азыклары» (1912). Г.Тукайның класстан тыш уку җыентыкларында халык авыз иҗаты әсәрләренең гүзәл үрнәкләре белән бергә А.Пушкин, М.Лермонтов, Л.Толстой, И.Крылов, Н.Некрасов кебек һ.б. рус әдәбияты классикларының әсәрләре дә урын ала.

Балаларга белем һәм тәрбия бирү методлары Г.Тукайның педагогик хезмәтләрендә һәм публицистик мәкаләләрендә генә түгел, бәлки аның поэтик әсәрләрендә, бөтен әдәби мирасындакиң чагылышын тапты. Г.Тукай әдәбиятны балалар тәрбияләүдә иң көчле корал дип саный. Ул сүзнең бөек көченә, аны бары тик урынлы куллана белергә генә кирәклегенә нык ышана. Шагыйрь балаларга дөньяви белемнәр бирү белән бергә аларда намуслылык, кешелеклелек кебек гүзәл сыйфатлар тәрбияләргә, аларда патриотик һәм интернациональ тойгылар формалаштырырга омтыла. Тукайның күп әсәрләре Туган җирне, аның матур табигатен, сөекле Ватанны, туган халкыңны ярату хисләре тәрбияләү теләге белән язылган. Хезмәт кешесенә сокланган шагыйрь яшь буынны хезмәт белән тәрбияләүнең әһәмияте турында онытмады, иҗатында кеше чын мәгънәсендә намуслы тырыш хезмәттә бәхетле була дигән фикерне алга куйды. Үзенең «Эш», «Япон хикәясе», «Ике сабан», «Эш беткәч уйнарга ярый» кебек әсәрләрендә Г.Тукай кеше тормышында хезмәтнең яшәү чыганагы булуын аңлата, балаларны тырышып укырга өнди.

... Музейдан соң дулкынланып туган мәктәбем бусагаларыннан атлыйм. Кеше тормышында искиткеч зур әһәмияткә ия булган онытылмаслык мәктәп еллары... Күңелем белән шул кызыклы, мавыктыргыч елларга кайтам да Тукай-педагог һәрчак укытучыларым белән янәшә торып, безнең буынны да тәрбияләгән икән бит дип нәтиҗә ясыйм.

Мәктәбебез бик күп шагыйрьләр, язучылар, әдәбият галимнәре белән даими аралашып эшләде, аның стеналарына әдәбият, шигърият, сәнгать рухы сеңгән. Тукайны сагынып килгән күпме язучыларны, шагыйрьләрне хәтерли ул! Алар белән очрашулар–зур бәйрәмнәр кебек иде. Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Гариф Ахунов, Ибраһим Нуруллин, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзиев,  Фатих Хөсни, Габдрахман Әпсәләмов, Мөхәммәт Мәһдиев... Хәтеремдә, шигыр бәйрәмендә , балаларның яраткан шагыйре Шәүкәт Галиевне почетлы пионерга алдык. Муенына кызыл галстук бәйләгәч, аның аркамнан сөеп: “Сез - Тукай оныклары бит, сынатмагыз! - дигәне кадерле истәлек булып күңелдә саклана. Туган телне, әдәбиятны яратырга өйрәткән нинди зур шәхесләр!

Рус шагыйрьләре Евгений Евтушенко, Михаил Львов, Николай Доризо (аның автографы белән Тукай альбомын кадерләп саклыйм), казах язучысы академик Сабит Муканов, үзбәк язучысы Гафур Голәм, башкорт шагыйрьләре Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, төрекмән Берды Кербабаев, татар шагыйренә тирән ихтирам белән килгән башка бик күп милләт язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашулар төрле милләтләр иҗаты, сәнгате белән танышуга зур кызыксыну уятты. Миллилек һәм интернациональлекне бер-берсен баета, тулыландыра торган төшенчәләр итеп караган Тукайның халыклар дуслыгы турындагы теләкләре тормышка ашты.

Ел буе апрельдә үтәчәк шигырь бәйрәменә әзерләнүләр... Ул елларда һәр көн озын тәнәфестә концертлар куя идек – анда Тукай шигырьләре сөйләнә, аның әсәрләренә инсценировкалар куела, күпме җырлар, биюләр... Болар зур шигырь бәйрәменең репитицияләре, ә аеруча талантлылар өчен зур сәхнәгә беренче адымнар булган.

Әдәбият-сәнгать әһелләре белән очрашулар, мәктәптә төрле әдәби-музыкаль чаралар, спектакльләр кую, әдәби газеталар чыгару, мәктәп радиосында эшләү, әдәби конференцияләрдә чыгышлар ясау һ.б. эзсез калмаган! Кырлай мәктәбеннән күпме татар теле укытучылары, тел галимнәре, композиторлар, җырчылар, шагыйрьләр, язучылар, актерлар, дикторлар чыккан! Бүген алар нәкь Тукай теләгәнчә туган телгә, халкыбызга хезмәт итәләр. Тырыш хезмәтләре, намуслы тормыш юллары белән күпме игенчеләр, төзүчеләр, врачлар, галимнәр Туган илебезне шатландырган!

Бигрәк тә яз, җәй айларында Кырлайга килүчеләр күп була. Без бик теләп, яратып, килгән кунакларны мәктәп, музей, Кырлай белән таныштыра идек. Шундый бер очрашуда Хәсән ага Туфанның яныма килеп: “Сеңелем, чыгышың бик матур булды, телең саф, кыю да икәнсең! Син дә бер дигән укытучы булырсың әле. Тукаебыз мөгаллимнәрне бик яраткан, хөрмәт иткән,-” диеп канатландыруы, бу очрашуда бергә фотога төшү, автографлар алу бик бәхетле минутлар булып истә калган. Хәзер исә Хәсән Туфан кебек олы шәхеснең тормыш юлыма биргән шушы юлламасы белән чиксез горурланам.

Рухи дөньябызны баеткан, тирән белем биргән кыңгыраулы мәктәп елларын мин хезмәт елларымда да бик еш искә алдым, янәшәмдә ярдәмгә һәрчак укытучыларым да, мөгаллим шагыйрь үзе дә булды.

Лаеш төбәгенең Столбище мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшли башлаган еллар искә төшә. Математик башың белән татар теле укытып йөрмәсәң дип авыз еручылар да, булдыра алырмы бу дип шикләнеп караучылар да булды ул чакта. Әллә булдырмас дисезме? Мин бит халкымның гореф-гадәтләрен, аһәңле матур сөйләмен саклаган Тукайлы Кырлай авылы кызы! Татар телен кимсетеп караучыларга бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри сүзләре белән җавап бирәм: “Без - татарлар, телебез - татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул”. Кыен педагогик сорауларга җавап эзләп бик еш туган йортка кайтам. Туп-туры “белем бакчасы”на узам. Шыгрым тулы китап киштәләре... Гомерләре буе балаларга ана теле укыткан әти-әниемнең безгә олы мирасы. Тел белеме буенча гыйльми хезмәтләр, татар халкы тарихы турында сирәк очрый торган китаплар, бик кирәкле битләргә кәгазь тасмалар кыстырылган Тукай томнары... Билгеләнгән битләрне мин дә ачып укыйм:

“Милләт аталарга, аналарга, мөгаллимнәргә, мөгаллимәләргә, мөрәббиләргә (тәрбиячеләргә) вә мөрәббияләргә, чын мөхәррирлек табигатьләренә вә сәляхиятьләренә (сәләтләренә) мохтаҗ” (“Хиссияте миллия”).

Тәрбия эшендәге уңышларның, нигездә, укытучының белем дәрәҗәсенә, укыту осталыгына бәйле булуы бәхәссез. «Бала тәрбияләүдә яхшы нәтиҗәләргә барып җитү өчен - иң элек баланың табигатен, әхлагын һәм йөреш-торышын нечкәлекләп белергә кирәк. Менә иң читене - баланың ушбу хасиятләрен аңламактыр... Баланың рухын бик ачык аңлау өчен, һаман аның хәрәкәтләрен күзләп, аның яхшы вә яман холыкларының һәммәсен дә аерып белергә тырышырга кирәк. Балага үзең теләгән рәвешне бирергә теләсәң, бик озак вакытлар чыдарга вә сабыр итәргә һәм акрын гына эш йөртергә тиештер” (“Хиссияте миллия”).

“Чын мәгънәсе белән тәрбияче булган кеше генә балаларны ярата, аларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып эш итә, яшь буынның якын дустына әйләнә”(“Ана мәктүбләре”).

Уйлар кабат-кабат үткәннәргә кайта. Мөгаллимлек тамырларым шушы мәгърифәтле төбәктә - газиз туган җиремдә бит. Бу тамырларның очлары бик тирәндә, тарих төпкелләрендә... Күз алдыма телен, иманын саклау өчен гомерләрен дә кызганмаган ерак бабайларым килә... Курсавилар, Мәрҗаниләр, Күлтәсиләр калка... Кырлайда дөньяви мәктәпкә нигез салган Хәбри хәлфә янында кечкенә Апуш күренеп китә... Күпме мөгаллимнәрнең юлын яктыртып зуп-зур Тукай калкып чыга... Гомере буе белемгә омтылган, авылда урысчадан тылмач булган, Магнитогорск каласында татар яшьләренә дәресләр биргән Ярулла бабамны таныйм, гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган остазларым - әтием Яруллин Гомәр Ярулла улын һәм әнием Cәүдәт Габделхәй кызын сагынам...

Укыту-тәрбия эшемдә гел ярдәмчеләрем булган әти-әниемә, туган мәктәбемә, туган төбәгемә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайга мең-мең рәхмәтле мин!

 

 

 

 

Беркетелгән файлКүләме
Office presentation icon Тукай иҗатында педагогик карашлар.ppt4.04 MB