Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Ел саен мәгариф тармагы җитәкчелеге белем бирүне сыйфатлырак итү юнәлешендә эш алып бара. Соңгы елларда һәр предметны укыту концепцияләрен булдыру модага кереп китте. Әкренләп яңа стандартларга күчеш бара – инде быел бу үзгәрешләр 6нчы сыйныфка барып җитте. Моннан тыш бер төркем мәктәпләрдә өченче физкультура дәресе урынына самбо керә башлаячак. Ә кайберләрендә хәтта гольф уйнарга да өйрәтәчәкләр.
Математика буенча белем бирү концепциясе, тарихи-мәдәни стандартлар, рус теле һәм рус әдәбиятын, география фәнен үзләштерү буенча яңа юнәлешләр – төрле предметларны уку-укытуның эчтәлеген үзгәртү соңгы араларда аеруча трендта. Гади укучылар өчен әлеге концепцияләр нинди яңалыклар алып килә соң? Әйтик, математика буенча бердәм дәүләт имтиханын ике – база һәм профиль дәрәҗәсенә бүлеп бирү, яңа тарих дәреслекләренең барлыкка килүе шушы үзгәрешләрнең ачык мисалы. Соңгы елларда өлкән сыйныфларда рус теле һәм әдәбияты берләштерелеп укытыла башлаган иде – хәзер бу предметлар янә мөстәкыйль тормыш белән яши башлый.
Балаларның акыл үсеше генә генә түгел, физик тәрбиясе дә бик әһәмиятле мәсьәлә. Мәгълүм булганча, соңгы елларда физкультура атнасына өч дәрес керә. Әмма укучыларны зал буенча йөгертеп, төрле күнегүләр ясатып кына чикләнмичә, яңа юнәлешләр кертү дә тәкъдим ителә. Әйтик, яңа министр Ольга Васильева өч физкультура дәресенең берсен биюгә багышларга кирәк, дигән фикерне җиткерә. Безнең министрлык исә башкачарак юлдан киткән. Быел башкалабызның 16нчы мәктәбендә “Мәктәптә гольф” проекты тормышка ашырылачак. Моның өчен махсус заллар да, мәйданчыклар да кирәк түгел икән. Әлеге спорт төренә өйрәтү мәктәпләрнең булган спорт “кыр”ларында узачак. Укытучылар өйрәтелгән, бу көннәрдә әлеге мәктәпләргә махсус инвентарьлар сатып алыначак.
Тагын бер юнәлеш – самбо. Үз-үзеңне яклау ысулларына өйрәнү һәрбер балага файдалы булыр, дип уйлыйлар. Әлегә юнәлеш 24нче гомумбелем бирү оешмасында үстереләчәк. Соңрак бәлки башка мәктәпләр дә кушылыр.
Быелгы җәйдә республика сулыкларында батып үлүче балаларның саны артуы да җитәкчелекне уйланырга мәҗбүр иткән. Бу фаҗигаләрнең барысы да диярлек малай һәм кызларның йөзә белмәвеннән килеп чыга бит. Шуңа да балаларны йөзәргә өйрәтә башларга карар кылынган. Бассейннары булмаган белем оешмалары үз балаларын шәһәр спорт комплексларына йөртү күздә тотыла.