Татар мәгарифе порталы
Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм аларның ата-аналары!
Бүген - 1 сентябрь, Белем бәйрәме. 1 сентябрь дигәндә без һәрвакыт мәктәбебезне, безне елмаеп каршы алган укытучыларны, ак алъяпкычлы һәм ак бантлы кызларны, костюм галстуклы малайларны һәм беренче кыңгырау чыңлый торган тантаналы линейкада басып торуыбызны күз алдына китерәбез. Әлеге кыңгырау, әле кайчан гына олы юлга чыгарылыш сыйныф укучыларын озаткан булса, бүген янәдән "мәктәп армиясе сафларына" 1 нче сыйныф укучыларын беренче мәртәбә кабул итә.
Үз гомеребездә андый кыңгыраулар күп булыр. Кайсыларыдыр безне яңа белемнәр кабул итәргә чакырыр, кайсыларыдыр иртән килүебезне көтеп мәктәптән өйгә озатып калыр. Ә менә беренче кыңгырау белән соңгы кыңгырау гына гомеребездә бары тик бер мәртәбә генә була. Шушы ике кыңгырау арасындагы вакыт - безгә яңа белемнәр, яңа дуслар эзләп табарга, яңа һөнәрләр өйрәнергә бирелгән вакыт ул.
Вакыттан да кыйммәт әйбер юк икәнен без бик соң гына аңлый башлаячакбыз. Вакытның кадерен белеп, әлеге ике кыңгырау арасындагы вакытны бары тик файдалы эшләргә тотыйк, шушы вакыт арасында тагын да белемлерәк, тагын да тәрбиялерәк, тагын да камилрәк булыйк! Белем.ру порталыннан Белем бәйрәмендә барлык кулланучыларыбызга шундый теләктә калабыз.
Яңа уку елы балалар өчен дә, аларның укытучылары һәм әти-әниләре өчен дә бар яктан да яхшы булсын, гомерлекә истә калырлык матур һәм яхшы булсын!
Бәйрәм белән сезне, дусларыбыз!
Бәйрәм теләкләре белән, сезнең Белем.ру порталы