Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Җәй ае башында без махсус укытучылар һәм мәктәп укучылары өчен түбән бәядән сайт ясау буенча мастер-класслар тәкъдим иткән идек: http://belem.ru/node/6616. Бүген - әлеге шартлар буенча мастер-классларга гаризалар кабул итүнең соңгы көне икәнен искәртәбез.
Сайт ясау буенча мастер-класслар нидән гыйбарәт? Мастер-класс түбәндәге темаларны үз эченә ала:
- сайтның максатларын дөрес билгеләү һәм киләчәк эшчәнлеген дөрес планлаштыру;
- домен һәм хостингларны дөрес сайлау;
- сайт ясау өчен платформалар (CMS) белән танышу, берәрсен сайлап алып аны якыннан өйрәнү;
- HTML/CSS нигезләре. Back-end һәм front-end программалау төшенчәләре белән якыннан танышу;
- сайтның дизайн-макетын ясау, верстка нигезләре;
- сайтка материалларны дөрес эшкәртеп урнаштыру серләре;
- SEO нигезләре, сайтны таныту һәм популярлаштыру алымнары.
Чагыштырмача түбән бәядән булуына карамастан, сайт ясау буенча мастер-класс:
- Индивидуаль якын килеп үткәрелә (1, 2 яисә 3 кешелек төркем өчен генә);
- Сайт өйрәнергә теләүчеләр иң элек үз ихтыяҗлары турында хәбәр итәләр (алдан безгә анкета юллыйлар) һәм һәр мастер-класс төрле дәрәҗәдә якын килеп үткәрелә.
- Мастер-класска килүче сайт өчен материаллар алып, сайтының якынча нинди булачагын күз алдында тотып килә. Мастер-класс барышында аның күзаллаулары реаль объектка әйләнә, укытучы өйрәтүе буенча сайтны ул үзе ясый, яңа инструментлар белән эшләүне үзләштерә, сайтны киләчәктә ничек алып барырга кирәген өйрәнә һәм мастер-класстан үз шәхси сайты белән кайтып китә.
Күп укытучыларның сайт ясауга ихтыяҗлары барын исәптә тотып, без әлеге мастер-классларны уку елы барышында да үткәрергә исәп тотабыз. Әмма иртәгәдән башлап мастер-класс бәяләре үзгәрә:
- 1 кеше - 5 000 сум;
- 2 кеше - 9 000 сум;
- 3 кеше - 12 000 сум.
Алдан әйткән сүзебезгә тугры калып, без бүген сентябрь аенда үткәреләчәк мастер-классларга гаризаларны җәйге бәяләр буенча кабул итәчәкбез, ул турыда http://belem.ru/node/6616 адресы буенча мәгълүмат ала аласыз.
PS. Җәй аенда безнең ярдәм белән ясалган, чагыштырмача уңышлы чыккан бер сайтны игътибарыгызга тәкъдим итәбез: http://911-auto.ru.