Татар мәгарифе порталы
Бүген - 30 август. Татарстан тарихында зур вакыйга булган көн. Моннан 26 ел элек, 1990 нчы елда, Татарстан Республикасы үзенең суверенлыгы турында декларация кабул итә. Соңрак, 1992 елның 21 нче мартында, Татарстанда республика статусы буенча референдум үткәрелә. "Татарстан суверен, демократик, бәйсез дәүләт булуына Ризамы Сез?" дигән сорауга 80 % тавыш бирергә мөмкинлеге булган граҗданнарның 61,4 %ты "ӘЙЕ, РИЗА" дип җавап бирә.
Татарстан үзенең Бәйсезлек, суверенитет көнен чын мәгънәсендә 2004 елга кадәр бәйрәм итә. Соңрак әлеге бәйрәм Республика көне буларак рәсмиләштерелә. Моңа риза булмыйча күпләр пикетларга чыгалар. Алар әйтүенчә, чараның төп максаты – татарны битараф булмауга өндәү һәм дәүләтебезгә 30 август – суверенитет декларациясе көне икәнен искә төшерү. “Алайса бүген шәһәр көне дигән сүзләр йөри башлады. Шулай ук бу акциядә татар мәктәпләре ябылуга, суверенитетыбыз бетүгә, мәктәпләрдә татар теле кыскартылуга, БДИга һәм 309 канунга, татар телен, татар тарихын бетерүгә каршы чыгабыз. Шуның белән татар халкының бүген дәүләтсез, телсез, мескен халыкка әверелүенә риза түгеллегебезне күрсәтергә телибез”, - ди алар.
Белем.ру порталы кулланучыларының белемле булуларын, тарихны яхшы белүләрен һәм бүгенге бәйрәмнең асылын белеп бәйрәм итүләрен теләп калабыз. Бәйрәм белән сезне!
(мәкаләгә ул елларның тарихи фотосы беркетелгән)
PS. Киләчәктә Википедия ирекле энциклопедиясендә татар "энциклопедистлары" ирекле булып 30 август турында гадел һәм тулы мәгълүмат урнаштыра алырлар, дип ышанып калабыз!