Татарча дәрес планнары һәм сценарийлар эзләүчеләргә киңәшләр

Татарча дәрес планнары һәм сценарийлар эзләүчеләргә

Белем.ру порталы 10 ел дәвамында татар телендә белем бирүче мөгаллимнәр өчен эре файдалы белем бирү ресурслары чыганагына әверелде. Елдан-ел ресурслар саны арта һәм портал тагын да файдалырак була бара. Форсаттан файдаланып әлеге язмамда татарча дәрес планнары һәм сценарийлар эзләүчеләргә берничә киңәш тәкъдим итәргә телим. 

Белем.ру порталында ресурсларны уңайлы эзләп табу өчен без узган ел ресурс төре буенча фильтр куллану мөмкинлеген булдырдык. Әлеге фильтр Ресурслар битендә урнашкан. Үзегезгә кирәк булган ресурс төрен сайлап алыгыз да, фильтрны куллану өчен "Кулланырга" төймәсенә басыгыз.

Материалларны эзләү өчен аерым "Эзләү" бите дә бар. Әлеге биттә эзләнелгән сүзләр буенча ресурсларны һәм кулланучыларны эзләп табу, алар белән аралашу мөмкинлеге бар. Теркәлгән кулланучыларның материаллар эзләгәндә өстенлекләре күбрәк икәнен дә әйтергә телим. Теркәлеп һәм блогер булырга гариза биреп сез Белем.ру порталында үз блогыгызны да булдыра аласыз!

Әлбәттә, укытуга таләпләр һәм методикалар гел яңарып тора, без дә Белем.ру порталында елдан-ел яхшырак, яңарак материаллар урнаштырырга телибез. Татар мәгарифен саклап калу, аны ныгыту һәм үстерү максатларыннан чыгып без кулланучыларыбыздан файдалы татарча белем бирү ресурсларын кабул итеп алабыз һәм эшкәртеп урнаштыра барабыз. Ресурс таләпләргә туры килгән очракта ул бик җиңел эшкәртеләчәк һәм порталда бик тиз урнаштырылачак. Калган укытучылар, аеруча яшьләр, әлеге ресурсларны файдалана алалар һәм татар телендә белем бирү өчен ресурслар кытлыгы кими төшә. Шул рәвешле, татар телендә белем бирү юкка чыкмый, ә сакланып килә.

Әгәр сез үзегез дә татарча дәрес планнары һәм сценарийлар язасыз икән, аларны белем алмашу өчен безгә юллый аласыз. Сезнең ресурслар башкалар өчен, ә башкаларның хезмәтләре сезнең өчен файдалы булачак.

Ресурслар кабул итү http://belem.ru/zakaz адресы буенча башкарыла. Берничә файлны берьюлы беркетеп җибәрү өчен аларны иң элек архивлагыз, аннары гына әлеге архивны беркетегез. 

Шул рәвешле, Белем.ру порталы татарча белем бирү ресурсларына - дәрес планнарына, фәнни хезмәтләргә, сценарийларга, рефератларга һ.б. файдалы ресурсларга тагын да байый төшәр һәм татар мәгарифе үсешенә зур этәргеч булыр, дип ышанып калабыз! 2016/17 уку елында һәм киләчәктә дә Белем.ру порталы татар укытучыларының һәм татар телендә белем алучыларның алыштыргысыз зур ярдәмчесе булсын иде!

PS. Порталга матди ярдәм итә алырдай кулланучыларны Татнеты үстерү фондының Фондка ярдәм итү битендә көтеп калабыз.