Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстаннан читтәге төбәкләрдә татар теле белән бәйле вәзгыятьнең тискәре якка үзгәрүе күзәтелә. Россиянең төрле почмакларында сибелеп яшәгән татар җанлы кешеләр туган телебезне саклап калу юнәлешендә күпме генә фидакарь хезмәт башкармасын, илдәге вәзгыять – глобализация шартлары татар телен саклау, үзләштерү һәм үстерүне кыенлаштыра.
Татарстанда татар теленең бүгенге торышы һәм киләчәге турында еш кына борчылып сөйлибез. Республикада туган телебезне саклау һәм үстерүгә зур көч куелса да, әлеге көнгә кадәр теләгән нәтиҗәгә ирешә алган юк. Әмма ничек кенә булмасын, туган җиребездә тырышып-тырмашып дигәндәй, үз телебез, тарихыбыз, мәдәниятебез, милли мәгарифебезне алга алып барырга омтылабыз. Димәк, хәлләребез әле Аллага шөкер, дияргә кирәк. Россиянең башка төбәкләрендә, чит мохиттә татарлыгыңны саклау, милли үзаңыңны җуймау мең тапкыр катлаулырак.
– Татарстанда татар халкының дүрттән бер өлеше генә гомер итә. Әгәр дә без зур татар милләте булып яшәргә телибез икән, барыбер һәр төбәктәге татарлар турында, аларның туган телләре, әдәбиятлары, мәгарифе турында уйларга, кайгыртырга тиешбез, дип саный Татарстан Дәүләт Советының мәгариф мәдәният фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев.
Моны истә тотып, республикабыз Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм итәргә тырыша. Милли мохтәриятләрнең татар телен саклау һәм үстерү белән бәйле барлык башлангычлары хуплау табып килә. Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та төрле бәйгеләр, конференцияләр, лагерь сменалары үткәрүдә ярдәм итәргә әзербез, дип белдерде. Республикабыз читтәге татарлар белән багланышларны үстерергә, элемтәләрне югалтмаска тырыша. Милләттәшләребезне һәрчак төрле чараларга чакыралар, методик ярдәм күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу дигәндә беркайчан да кире какмыйлар.
Россия төбәкләре мәктәпләрендә татар телен укыту мәсьәләләрендә дә республикабыз һәрчак ярдәм кулы сузарга тырыша. Телне үзләштерү өчен иң заманча уку әсбаплары, дәреслекләр белән тәэмин итү мөмкинлекләре ел саен табылып тора. Быел да төбәкләргә 18 меңгә якын методик ярдәмлекләр өләшү карары кабул ителүен хәбәр итте Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.
Бүгенге көндә 50дән артык туган телне өйрәтә торган дәреслекләр федераль реестрга кертелгән. Якындагы вакытта тагын 20гә якын уку әсбабы бу исемлеккә куелачак. Россиянең кайсы гына төбәгендә яшәсәң дә, законлы рәвештә туган телне өйрәнү өчен мөмкинлекләр бар, дигән сүз. Бер генә халыкның да федераль реестрда мондый китаплары юк диярлек. Якутларның, хакасларның берничә китабы гына бар икән.
Кадрлар әзерләү мәсьәләсендә дә республикабыз читтә яшәүчеләргә булышып килә. Әле күптән түгел генә илебезнең төрле төбәкләреннән татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәренең квалификациясен күтәрү буенча курслар оештырылган иде.
Татарстаннан читтә татар сыйныфларын ачу мөмкинлекләре дә карала. Әмма аларны теләгән вакытта җиңел генә ачып булмый, дип кисәтә Илдар Гыйльметдинов. Беренче чиратта, моның өчен көчле мәктәп – математикасын да, рус телен дә югары дәрәҗәдә укыту кирәк. Бер татар телен укытабыз дип кенә, әти-әниләрне, балаларны тартып булмый хәзер. Шушы якларны көчле итеп оештырабыз икән, балаларны шәһәрнең икенче читеннән дә алып киләчәкләр, ди ул.
Ел саен уку елы башында төрле төбәкләрдән милли мохтәрият вәкилләре, татар белем бирү оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары республикабызга килеп, алдагы уку елына планнар билгели. Бүген дә Казанда, август конференциясе кысаларында, милли мәгариф проблемалары хакында ачыктан-ачык сөйләшү булды.
– Милли мәгариф системасы булмаган халыкның киләчәге куркыныч астында. Чөнки мәгариф ул һәрбер җәмгыятьнең умыртка сөяге. Камил мәгариф системасы булмаган дәүләт, җәмгыять, халык, гомумән, алга бара алмый, – ди Разил Вәлиев.
Татар телен саклап калу һәм алга җибәрү өчен, билгеле, федераль кануннарның булуы мөһим. Федераль дәрәҗәдә республикабыз мәнфәгатьләрен кайгыртучы депутат Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, бүген, теләгән очракта, бу юнәлештә бик яхшы уңышларга ирешү өчен мөмкинлекләр бар.
– Миңа килгән хатларда мондый законнар җитми яки алар комачаулык итә, дигән фикерләр әйтелә кайчак. Әмма бүгенге көндә бернинди федераль законда да туган телне өйрәнмәскә, туган телне сакламаска, дигән нормалар юк. Әлбәттә, аларның кайберләрендә туган телләрне үстерү буенча фикерләрне җәелдерергә, киңәйтергә кирәктер. Без һәрчак ачык һәм бу юнәлештә эшләргә әзер. Зинһар, кайчак үзебезнең эшләмәгәнебезне яки эшләргә теләмәгәнебезне, безгә Мәскәү комачаулый, үзәктән ниндидер күрсәтмәләр килә, дип акламыйк, – дип кисәтте ул.
Депутат фикеренчә, бүген төп игътибарны татар телен балалар бакчасында өйрәтүгә юнәлтергә кирәк. Хәзер без тәрбия йортларын белем бирүнең беренче баскычы итеп карыйбыз бит.
– Бала 5 яшькә кадәр берничә телне үзләштерә ала. Еврейларның, японнарның программасын алыгыз – барысы да 5 яшькә кадәрге балалар белән эшләүгә юнәлдерелгән. Әгәр бездә дә шундый методикалар булса, моны гамәлгә ашырырдай тәрбиячеләребез булса – ә без бу юнәлештә хәрәкәт итәбез, бала 2-3 телне рәхәтләнеп өйрәнәчәк. Әлбәттә, мәктәптәге укыту программаларын да карарга кирәк. Икенче класстан грамматикалар булырга тиеш түгел. Бу – авыр. Без балаларны башлангыч сыйныфларда уен формасында телгә алып кереп китәргә тиеш. Өйдә сөйләшү мохите юк икән, әлбәттә, мәктәп белән генә без ерак бара алмыйбыз, – дип бергә һәм бердәм эшләү мөһимлеген ассызыклады Илдар Гыйльметдинов.
Самара шәһәренең бердән-бер татар телендә белем бирүче “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизов сүзләренчә, төбәктә татар телен өйрәнергә, татар телендә белем алырга теләүчеләр артканнан-арта бар. Бүгенге көндә аның җитәкчелегендәге мәктәптә 480 укучы исәпләнә икән. Бүгенге көндә мәктәпкә укучыларны да сыйдыру кыенлашкан инде. Шуңа да укытуны оештыру өчен яңа бина алу ихтыяҗы туган.
- Укыту бездә саф татар телендә бармый, билгеле. Барлык фәннәр дә рус телендә укытыла, әмма атнасына өч сәгать татар теле һәм әдәбияты керә. Татарстанда ул барлык предметлар да татар телендә булган мәктәпләр бик күп. Ә Самарада, хәтта авылларда да, мондый мәктәпләр калмады инде. Рус шәһәрендә барлык фәннәрдән дә татар телендә белем бирүне ата-аналар да кабул итмәсләр иде. Әмма, татар балаларына туган телләрен үзләштерүдә ярдәм итәргә тырышабыз. Мәктәбебез шактый көчле, укучыларыбыз БДИны да яхшы балларга тапшыра. Шуңа да безгә укырга килергә теләк белдерүчеләр бик күп. Татарстан кирәкле дәреслекләр белән һәрдаим ярдәм итеп килә, татар теле укытучыларын җыеп, тәҗрибә уртаклаша, – дип сөйләде Радик Газизов.
Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗай авылыннан килгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сара Сираҗетдинова да Татарстанның ярдәмен һәрчак тоеп яшәүләрен әйтә.
- Мин рус мәктәбендә укытам. Татар теле һәм әдәбияты атнасына өч тапкыр керә. Татар телен укучыларыбыз бик теләп, яратып өйрәнә. Балалар төрле олимпиадаларда катнаша, Халыкара олимпиадага килеп призлы урыннар да яулап кайттылар. Татарстан да булышып тора. Дәреслекләр белән бернинди проблемалар юк, – дип рәхмәт сүзләрен җиткерде Сара ханым.