Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Мәктәпләр 1 нче сентябрьдә балаларны тулы әзерлектә каршы алу өчен тырыша. Укучылар каникулга таралышканнан бирле республикабызның 95 белем йорты капиталь төзекләндерү мәшәкатьләрендә кайнады. Бүгенге көндә шуларның 60ы инде җиңел сулап, эшләрнең тәмамлануы турында хисап тоткан. Калганнарында исә бу көннәрдә соңгы ноктаны куярга җыеналар. Әмма берничә мәктәптә эшләр тоткарлыклар белән бара.
Агымдагы елда капиталь төзекләндерү программасына эләккән мәктәпләрнең 80-е –гомумбелем бирү, 15-е – коррекцияле уку йортлары. Билгеләнгән вакытлардан калышу да нәкъ менә коррекцияле белем учреждениеләрендә күзәтелә икән. 12 объектта эшләр инде төгәлләнгән. Чистай һәм Әлмәт шәһәрләрендәге мәктәпләре белән проблемалар килеп чыккан.
Белем көненә бер атна гына вакыт калып бара. Ә Әлмәт мәктәбендә әзерлек 73 процент кына, дип бәяләнә. Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин бернигә дә карамастан барлык уку йортларын вакытында өлгертергә күрсәтмә бирде.
Балалар бакчаларын төзекләндерү буенча да сораулар бар. Биектауның “Подсолнушек” һәм Алексеевски районының “Биләр” балалар бакчасында эшләр планнан калыша.
– Объектлар соңа калып һәм тиешле булмаган санитар халәттә тапшырыла алмый. Төзүчеләр якындагы 2-3 көндә эшләрне төгәлләргә тиеш. Татарстан буенча 6 объект 1 сентябрь якынлашкан көннәрдә җитди проблемаларга ия, – дип белдерде республика Премьер-министры Илдар Халиков.
Казанда да белем бирү учреждениеләрен капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Хәзерге вакытта агымдагы елда капитал төзекләндерү бәхете тигән мәктәп һәм балалар бакчаларында эшләр 97 процентка үтәлгән. Бу турыда эшлекле дүшәмбе утырышында Казан Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин җиткерде.
Быел башкалабызда белем һәм тәрбия йортларын тәртипкә китерүгә 504,6 миллион сум бүлеп бирелгән. Шул рәвешле, 17 гомуми белем бирү мәктәбе һәм 3 балалар бакчасы тиздән уңайлы шартлары белән куандыра алачак. Бүген 10 мәктәптә һәм 1 балалар бакчасында эшләр тулысынча тәмамланган инде.
Узган еллардагыча, республикабызның барлык мәктәпләрендә 8 төр ремонт эше башкарыла – түбә, фасадлар төзекләндерелә, фундаментлар ныгытыла, инженер системалары, санитар челтәрләр, ишек-тәрәзәләр алмаштырыла һ.б. Моннан тыш, балалар бакчаларында иң кечкенәләр төркемнәрендә идәннәр җылытыла, урамдагы мәйданчыкларда кояштан саклый торган махсус чатырлар эшләнә.
Соңгы 5 ел эчендә Казанда әлеге программа буенча 122 гомуми белем бирү учреждениесе һәм 7 балалар бакчасы төзекләндерелгән. 70 меңнән артык Казан укучысы һәм 1,3 меңгә якын сабый бүгенге көндә шуның рәхәтен күрә.
– Йөз егерме ике мәктәп өчен әлеге программа зур ярдәм булды. Бу төзекләндерелгән бүлмәләр генә түгел, бөтенләй башка укыту дәрәҗәсе, дигән сүз. Мәктәпләрдә башка рух. Укытучыларның һәм укучыларның кәефенә дә бик уңай тәэсир итә әлеге күренеш. Ләкин эшләр бихисап – чиратта балалар бакчаларын төзекләндерү эшләре тора”, – ди Казан мэры Илсур Метшин.
2017 елгы программага Казанның тагын 13 мәктәп һәм 7 балалар бакчасы кертеләчәк. Төзекләндерү эшләренең гомуми бәясе 504 млн. сумны тәшкил итәр, дип көтелә.
Искәртеп узабыз: 2012 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып киткән капиталь төзекләндерү программасы 30 елдан артык элек сафка бастырылган мәктәпләргә исәпләнгән. Программа старт алганда республикабызда 138 шундый мәктәп булган. 2015 елдан тәртипкә китерелергә тиешле белем йортлары исемлегенә мәктәпкәчә учреждениеләрне дә куштылар.