Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан балалары безнең илдә беренчеләрдән булып «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» дип аталган яңа оешмага керде. Рәсми, шул ук вакытта иҗтимагый оешма булган әлеге хәрәкәткә 50 мәктәптән иң яхшы 50 укучы бала кабул ителде.
Яңа хәрәкәт турында
Россия Президенты Указы белән «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшүсмерләр оешмасы үткән елның октябрендә төзелгән иде. Быел март аенда бу оешманың беренче съезды узды. Аның рәисе итеп Россия Герое, очучы-космонавт Сергей Рязанский сайланды. Шулай ук рәистәш вазыйфаларына журналист Яна Чурикова һәм Татарстанның Иннополис шәһәре лицее директор урынбасары, «Россиянең ел укытучысы» бәйгесе җиңүчесе Алла Головенькина билгеләнде.
Яшь буынны җәлеп итәргә исәпләнгән хәрәкәтнең эшчәнлеге дүрт юнәлештә алып барылачак: алар - иҗади үсеш, ягъни мәктәп укучылары арасында төрле профессияләрне, сәламәт яшәү рәвешен таныта торган «Шәхесне үстерү», моннан тыш «Гражданлык активлыгы», Мәгълүмати-медиа һәм хәрби-патриотик юнәлешләр. Соңгысын тормышка ашыру өчен Россиянең оборона министры Сергей Шойгу тәкъдиме белән «ЮНАРМИЯ» дип исемләнгән Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте төзелде.
Хәзерге вакытта Россиянең 84 субъектында укучылар хәрәкәтенең бүлекчәләре ачылды. Быел сентябрь аеннан беренче 200 мәктәп үз эшчәнлеген яңа хәрәкәт мохитендә корачак. Уку елы дәвамында тагын 800 мәктәп кушылачак. Бу эш дәүләт хакимияте күзәтүе астында булачак. Шул максаттан Федераль яшьләр эшләре агентлыгы карамагында «Россия балалар һәм яшүсмерләр үзәге» федераль дәүләт оешмасы төзелде. Укучылар хәрәкәтенең эш методикасы өчен Мәскәү дәүләт һәм педагогика университетлары җаваплы. Алга таба иң яхшы отрядлар даими рәвештә тематик сменаларга җыелып, тәҗрибә уртаклашып торыр дип планлаштырыла. Оештыру мәсьәләләренә багышланган беренче шундый җыен күптән түгел «Балтыйктагы Артек» форумы исеме астында быел июль аенда узды.
Пионерларга алмашка
Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенә 8 яшьтән кабул итәләр. Татарстанда яңа хәрәкәтнең төбәк бүлеге быел апрель аенда пәйда булды. Бүгенге көнгә 250дән артык мәктәпнең педагогик коллективын яңа хәрәкәтнең эчтәлеге белән таныштырдылар. Тәҗрибә буларак исә республиканың бөтен районнарыннан барлыгы 50 мәктәптә бүлекчәләр ачылды. «ЮНАРМИЯ» хәрби-патриотик хәрәкәтенең дә Татарстан бүлеге оештырылды. Аны Татарстанның ДОСААФ оешмасы, Татарстанның Ветераннар берлеге, Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге гамәлгә куйды. Җирле штаб башлыгы итеп, запастагы генерал-майор Александр Бородин сайланды.
- Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр оешмалары бик күп. «Сәләт», «Татарстан варислары», «Татарстан скаутлары», «Созвездие-Йолдызлык», КВН һәм башка оешмалар. Бездә хәтта Балалар иҗтимагый оешмалары советы бар, чөнки республикада үсеп килүче яшь буынның төрле яклап иҗади үсешенә, гражданлык хисләрен ныгытуга, тәрбиягә зур игътибар бирелә. Шуңа күрә без «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» төзелү хәбәрен куанып каршы алдык. Балалар һәм яшүсмерләрнең иҗимагый хәрәкәтен ил күләмендә берләштерүче оешма кирәк иде. Бигрәк тә мәктәпләр дәрәҗәсендәге. Россия мәктәп укучылары хәрәкәте билгеләнгән көнүзәк юнәлешләр буенча һәр төбәктә эшчәнлек алып барудан тыш, төбәкләр арасында уңышлы тәҗрибәләр белән уртаклашу өчен дә мәйдан булачак, – ди Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима.
Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенә беренчеләрдән булып рәсми рәвештә Татарстан балалары кабул ителде. Казанның Ратуша бинасында уздырылган бу тантанага Мәскәүдән Россия балалар һәм яшүсмерләр үзәге директоры Алиса Крюкова килде. Үз мәктәпләрендә алдынгы 50 укучының муенына яңа оешманың билгесе сурәтләнгән өчпочмаклы галстукны ул бәйләде. Ә Алла Головенькина аларның түшенә значоклар такты. (Хәрәкәтнең билгесе Россия байрагы төсләрендәге шарлар һәм алар эчендә китап төшелгән рәсемнән гыйбарәт). Укучылар исеменнән мөһим ант сүзләрен Түбән Кама шәһәренең 32нче гимназия укучысы Данил Горохов әйтте.
Яңа хәрәкәткә аяк баскан укучыларга хәерле юлны Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева теләде. «Беркайчан да хыялланырга һәм хыялларны тормышка ашыру юлында кыенлыклардан курыкмагыз, иҗатка тартылыгыз, мәрхәмәтле, олы йөрәкле, бердәм булыгыз. Без сезнең тормышыгыз якты булсын өчен тырышабыз. Татарстанның көчле командасы булып үсеп җитегез!» - диде Ләйлә Фазлыева.
Хәзер әлеге 50 укучы алдында 1 сентябрьдән мәктәптә фикердәшләр табу, үз командасын туплау бурычы куелган. Мәсәлән, Балык Бистәсе районының 1нче гимназиясе укучысы, быел 11 сыйныфка күчкән Алия Хәбибуллина аңлатканча, яшьтәшләрен җәлеп итәрлек идеяләр кирәк булачак, ул үзе инде берничәсен тәкъдим итәргә әзер. Алия - Татарстанның балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Балык Бистәсе районындагы иҗтимагый ярдәмчесе, республиканың Балалар оешмалары советы әгъзасы. Мәктәпне тәмамлагач журналиcт һөнәрен үзләштерергә хыяллана. «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте әгъзасы булу - шәхси иҗади проектларны бер мәктәп эчендә генә түгел, ә республика, ил күләмендә тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Без үзебезнең рәтләргә керергә беркемне дә үгетләп йөрергә җыенмыйбыз. Лаеклыларны сайлаячакбыз. Эшләгән эшләрне күреп, укучылар үзләре безгә кушылыр дип уйлыйм», - ди Алия Хәбибуллина.
Быел педагогларның республика күләмендәге август конференциясендә күтәреләчәк темаларның берсе шулай ук Татарстанда «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» эшчәнлеген җәелдерүгә багышланачак.