Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Әкияткә уйдырма гына дип караучылар бар. Чынлыкта, бик җитди чыганак алар. Халыкларның теләк хыялларын белим дисәң, әкиятләрен укы. КФУның теоретик кибернетика кафедрасы өлкән укытучысы Равил ҺАДИЕВ шулай исәпли. Галим белән очрашып, бу хакта тәфсилләп сораштык.
Идел-Урал буйларында чуаш, удмурт, мари, мордвалар белән дистә гасырдан артык дөнья куабыз. Инде биш гасыр урыслар белән дә тыгыз мөнәсәбәттә яшибез. Татар һәм урыс әкиятләре ни дәрәҗәдә аерыла? Башка халыклар белән ни дәрәҗәдә охшашлыгыбыз, үзгәлегебез бар? Сез бу аерма-үзенчәлекләргә ничек игътибар иттегез?
- Балаларыбыз тугач, аларга төрле милләт әкиятләрен укый башлагач, әлеге аермаларга игътибар иттем. Элек сюжетлар гына кызыксындыра иде. Әмма бала тәрбияләгәндә монысы ярый, монысы ярамый дип үзеңчә уйлыйсың. Шушылай әкиятләрнең закончалыкларына төшенә башладым. Күбрәк татар, урыс әкиятләрен укыгач, аларны искә төшереп, системалаштырырга керештем. Татар, урыс халыклары зур дәүләтләр тоткан кавемнәр икән, җәмгыятьне оештырып торучы законнары булырга тиеш. Россия җирлегендә ике генә милләт — татар һәм урыслар гына титуллы халык. Балаларыма биш-алты ел әкият укый торгач килеп чыкты бу система-закончалыклар. Тора-бара үзебезне алманнар, фарсылар белән да чагыштыра башладым.
Шушы рәвешле тикшеренә торгач, халкыбызның хасиятен билгели торган ике закончалыкны ачыкладым. Төп әкиятебез, минемчә, «Камыр батыр». Анда халкыбызның төп сыйфатлары ярылып ята. Беренчесе – төркилек. Кеше үзе генә яшәми. Ишләре, кардәшләре белән аралашып, киңәшеп, ярдәмләшеп яши. Төркиләрнең төп законы – берләшү.
“Камыр батыр” әкиятенең сюжетын искә төшерик әле. Бала туа да урамга чыга, күршедәге, урамдагы кордашлары белән бергәләп уйный башлый. Камыр батыр бик тиз үсә, кордашларын ансат кына җиңүгә ирешә. Күршеләре зарланырга тотына: чаманы белми, ора-ега, имгәтә яза. Шуңа күрә егет, уйнавын куеп, дөнья гизәргә, сәфәргә чыгып китә. Юлда бик җәһәт йөгерүчене, бик төз атучы мәргәнне... очрата. Дуслашып китәләр, килеп туган кыенлыкларны бергәләп чишә башлыйлар. Берсе бик нык чаба, икенчесе эссе мунчаны суыта... Шушылай бергәләшеп хәл итәләр. Үзара эш бүлешү дә килеп чыга. Кем нинди эшкә сәләтле: шул кеше башкара. Совет чорында бу бик яхшы күренә иде. Кемдер балта остасы, кемдер мич чыгаручы, кемдер түбә ябучы. Мәсәлән, әниемнең сеңлесенең малае, туганнан-туган энекәш өйлангәч, без аңа җыелышып-бергәләшеп бер айда йорт салып бирдек. Дача йортларын да шушылай бергәләп төзедек. Әйтик, үзебез дә әти белән бергәләп иске йортны сүтеп, бакчага илтеп салып куйдык. Моңа ике ай вакыт кирәк булды. Ә менә күршедәге урыс кешесе бакча йортын ялгызы гына җиде ел төзеде. Моннан шуны әйтмәкче буламын. Башка халыклар әкиятенә карыйсың: өч бертуган була. Тик бергәләп эшләү турында уйлау юк, бер-берсен юк кына нәрсә ачен дә үтерергә әзер. Әйтик, «Иванушка-дурачок» әкиятендә шундый хәл. Югыйсә иң якын кешеләр. Тик эгоизм беренче планга чыга. Эгоизм булса, дәүләт төзүе авыр. Әмма аларда башка закон булуы ачыклана. Син - миңа, мин - сиңа, дигән закон бу. «Чуртан кушуы буенча» дигән әкият - моңа бик ачык мисал. Чуртанны азат иткәч, ул аңа бөтен җирдә булыша башлый. Башка әкиятләрдә йә аю, йә бөркет булыша Шулай итеп, мәсьәләне чишә алмаганда Иванушка-дурачок «син-миңа, мин - сиңа» закончалыгы белән кемнедер җәлеп итә. Һәркем - үзе өчен, дигән закон эшләгәндә тилеләр ота.
... (дәвамы беркетелгән файлда)
Чыганак: "Халкым минем" газетасы, 2016, июль. Автор рөхсәте (тәкъдиме) белән урнаштырылды
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Халыкның холык-фигыле - әкиятләрендә (Равил Һадиев белән әңгәмә) | 19.71 KB |