Татар мәгарифе порталы
Сез монда
26 июльдә Россия югары уку йортларына документлар кабул итү төгәлләнде. Берничә көн элек вузлар булачак студентлар исемлеген бастырып чыгарды инде. Абитуриентлар бу нәтиҗәләрне айдан артык көтте. Әмма берәүләр бу көннәрдә чиксез сөенеч кичереп, җиңел сулап куйса, үзләрен исемлектә дистәләгән тапкыр карап та тапмаучылар кара янгандыр.
Сөенечтән көенечкә – берничә балл
Быел республикабыз югары уку йортларына ачык конкурс нәтиҗәсендә 16 056 урын бүлеп бирелгән иде. Укучылар чыгарылыш имтиханнарында тупланган баллар белән үз документларын 5 югары уку йортына, 3 юнәлешкә тапшыра алды. Республикабыз мәктәпләрен тәмамлаган 15 867 укучының күпчелеге вузларга документлар тапшырып, үз көчен сынады, билгеле.
Югары балларга ия абитуриентлар әллә ни борчылмагандыр. Һәр документ тапшырган җирдә дә конкурс буенча үтүчеләр бар. Егет-кызларга үз белем “бишеге”н сайлыйсы гына калды. Хәер, күпчелеге өстенлекле саналган вузга кабул ителүгә ризалык гаризаларын алдан ук язып калдыра.
Түбәнрәк балларга ия абитуриентлар исә, вузлар “хөкем”ен зур дулкынлану белән көтте. Араларында, билгеле, конкурс аша уза алмаучылар да бар. Әмма югары уку йортының берсенә дә үтә алмаучылар өчен вузга кабул итү кампаниясе әле төгәлләнмәде. Мондый егет-кызларның алга таба, зур булмаса да, өмете кала бирә. Төп дулкында уку йортлары үзләренә 80 процент абитуриентларны тупларга тиешле. Калган 20 процент якындагы вакытта өстәмә агымда җыелачак.
3 августта югары уку йортлары кабул итү турында беренче карарларны бастырып чыгарачак. 8 августка кадәр калган 20 процент бюджет урыны бүленергә тиеш.
Татарстанның ике уку йорты ышаныч югалткан
Шул мәлдә, илнең бер төркем югары уку йортларына документларын тапшыручылар вузга баллары җитмәүдән түгел, ә уку йортында белем бирү тиешле дәрәҗәдә оештырылмау аркасында керә алмаячак. Рособрнадзор үткәргән тикшерүләр нәтиҗәсендә, илнең 12 югары уку йортына һәм филиалына кабул итү тыелды. Ышаныч югалткан вузлар арасында Чаллының Кама сәнгать һәм дизайн институты да бар. Моннан тыш, Идел буе Су транспорты дәүләт университетының Казан филиалы “Икътисад һәм идарә” юнәлешендә өлешчә аккредитациясен югалтты.
Мәгълүм булганча, вузларга бирелгән Дәүләт аккредитациясе таныклыгы югары уку йорты эшчәнлегенең федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә алып барылуын дәлилли. Аккредитациясе туктатылган вуз исә элеккечә белем бирү эшчәнлеген алып барырга һәм үз үрнәгендә дипломнар бирергә хокуклы. Әмма мондый югары уку йорты Россия Мәгариф министрлыгы үрнәгендәге дипломнар өләшә һәм студентны Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итүдән вакытлыча азат итә алмый, дип хәбәр итә ведомство.
Бюджетка керермен димә...
Мәктәпләрне соңгы берничә елда тәмамлаучылар – бәхетлеләр, дип искә аласылар алда әле. Ни генә дисәң дә, яхшы билгеләргә укыган, бердәм дәүләт имтиханын уртача балларга тапшырган укучының һәркайсы диярлек бушлай нигездә уку йортына керә ала. Саннардан күренгәнчә, Татарстан вузларына бүлеп бирелгән бюджет урыннары унберенче сыйныфны тәмамлаучылар исәбенә тәңгәл диярлек. Дөрес, бу бюджет урыннарының бер өлеше магистрлык программалары буенча укуын дәвам иттерүчеләргә исәпләнгән. Шулай да кичәге мәктәп укучысына югары уку йортына алыну мөмкинлеге бик югары.
2017 елда исә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы 40 процент бюджет урыннарын киметергә ниятли. Бу ведомствоның беренче курска студентлар кабул итүгә акчасы җитмәү белән бәйле. Министрлык мондый карары турында Россия Финанслар министрлыгының “Мәгарифне үстерү” һәм “Фән һәм технологияләр үсеше” дәүләт программаларына бюджет акчаларын киметү турында хәбәр иткәннән соң белдерде.
Хакимият дәүләт программаларын оптимизацияләүне, шул исәптән мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагыларын, 7 июльдә раслаган. Бер үк вакытта бюджетның гомуми чыгымнарын 2017-2019 елларда арттырмыйча, елына 15,78 триллион сум дәрәҗәсендә калдыру турында карар кабул ителгән.