Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Мордовия Республикасында “Яшә, туган тел!” этномәдәни җәйге лагеренең төбәкара сменасы узды. Смена кысаларында төрле милләт балалары татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен һәм татар туен сәхнәләштергән.
Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә әлеге лагерь җитәкчесе Алла Казанцева сөйләде. Ул лагерьның максаты дип балаларда туган телләрен, шулай ук мордва һәм татар халкының мәдәни-тарихи, рухи-әхлакый кыйммәтләрен өйрәнүгә карата кызыксыну уяту, төбәкара дуслык элемтәләре урнаштыру һәм ныгытуны атады.
Быел смена Мордовия, Татарстан, Чувашия Республикаларыннан, Оренбург, Түбән Новгород, Пенза, Ульяновск, Мәскәү өлкәләреннән 9-17 яшьләрдәге 86 баланы һәм үсмерне берләштергән. Аларның барысы да татар, мордва телләре һәм әдәбиятлары буенча үткәрелгән республика, төбәкара олимпиадаларда һәм бәйгеләрдә җиңгән. Шулар арасында 4 кыз – Татарстанның Әлмәт районыннан. Алар ике республиканың истәлекле урыннары белән таныштыруны күздә тоткан “Мордовия – Татарстан” дип аталган проект, шулай ук мордва милли биюе әзерләп алып килгән. Татарстан кызлары смена барышында үткәрелгән барлык чараларда да актив катнашты, дип билгеләп үтте Алла Казанцева.
Лагерь кысаларында мукшы, әрзә һәм татар отрядлары оештырылган. Балаларны мордва һәм татар халыкларының тарихы һәм мәдәнияте белән якыннан таныштыруга юнәлтелгән этномәдәни программа әзерләнгән. Ял итүчеләрнең һәр көне милли юнәлешле чараларга, вакыйгалар бай булган. Туган телләр, җыр, бию, сәхнә осталыгы, кул эшләре буенча мастер-класслар оештырылган. Яшьләрне сәламәтләндерүне күздә тоткан спорт чаралары – футбол, волейбол, теннис буенча турнирлар үткәрелгән.
Быел татар балалары белән Мордовиянең Ләмбрә районы Чирмиш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәзия Боярова шөгыльләнгән. Татар отряды әлеге республиканың төрле татар авылларыннан килгән балалардан, үсмерләрдән оешкан. Шул ук вакытта татар теле буенча мастер-классларда татарлар гына түгел, мордва һәм рус балалары да бик теләп катнашкан. “Хорлар көрәше” кысаларында исә татар балалары мордва телендә, мордва балалары татарча җырлап көч сынашкан. Моннан тыш, милли биюләр, ашлар көннәре үткәрелгән. Балалар бер-берсенә үзләренең милли киемнәрен тәкъдим иткәннәр. Шулай ук Мордовиянең күренекле язучылары, журналистлары белән очрашулар уздырылган. Республиканың тарихи урыннарына экскурсияләр оештырылган. Хәтта дискотекалар да милли стильдә үткән.
Төрле халыкларның әкиятләренә һәм риваятьләренә багышланган тематик дискотекада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен сәхнәләштерүчеләрнең күпчелеген мукшы һәм әрзә балалары тәшкил иткән. Моннан тыш, татар халкының борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнүгә багышланган проект нәтиҗәсе буларак, татар милли туен сәхнәләштергәннәр. Мордовиянең Ләмбрә районыннан килгән татар егете Усман Мәүлеханов Оренбург өлкәсе кызы Александра Кашенчукны “хатынлыкка алган”. Шуннан соң алар бергәләп әрзә биюен башкарган.
Алла Казанцева кайберәүләрнең лагерьгә җиденче мәртәбә килүен искәртеп: “Белем бирү-сәламәтләндерү лагере туган телләрне саклый, төрле милләт балаларын берләштерә, аларны үзләренең мәдәниятләрен яратырга, дус булырга өйрәтә. Сменаның төп үзенчәлеге дә шунда – балалар, нинди милләт вәкиле булуларына карамастан, тату һәм бердәм. Өлкәннәргә алардан дус булырга өйрәнү комачау итмәс иде”, – диде.
Бүген сменаның соңгы көне. Катнашучылар милли юнәлешле йомгаклау концертына әзерләнә. Иртәгә алар туган якларына юл тотачак.