Татар мәгарифе порталы
Сез монда
“Акчарлак” лагерында Бөек Ватан сугышы чоры балалары – хезмәт ветераннары белән очрашу узды. Әлеге очрашуга район ветераннар советы рәисе Роберт Закиров җитәкчелегендә район газетасының элеккеге редакторы Ядкарь Айнуллов, шагыйрь, тарихчы Рафаэль Субаев, ветеран-укытучы Азат Сәгъдиев килгән иде.
Әйтергә кирәк, өлкәннәр өчен бүгенге “Акчарлак” лагерын күрү гаҗәп тә, куанычлы да булды, соклану һәм горурлану хисе уятты. Өлкән әйдаман Илгизә Хафизова кунакларны каршы алып, төзекләндерелгән лагерь биналары белән таныштырып йөрде.
Район ветераннар советы рәисе Роберт Закиров, моннан 75 ел элек илебезгә кара афәт буларак килгән сугыш еллары хакында сөйләде.
Ядкарь Айнуллов:
– Әти шахтада эшләде. Немецлар тирә-як торак пунктларны бомбага тота башлагач, без Иске Чокалы авылына кайттык. Бу 1941 елның август ае иде, алда көз, аннан кыш айлары көтә. Әтине Тарханга окоп казырга алып киттеләр. Ашарга бәрәңге, мичкә ягарга утын юк. Абый авыл кешеләренең киез итекләрен ремонтлап бирә иде. Аның өчен безгә бәрәңге, аз-маз ашамлык килде. Бәрәңге бакчасын әйләндереп алган читәнне, аннан-моннан табыштырган ягулыкны утынга ягып, салкын кышны чыга алдык.
1942 елның беренче сентябрендә мин укырга бардым. Бүгенге шартлар турында уйларга да юк иде ул чакта. Салкын мәктәптә, язу каралары туңып китә иде. 1949 елда җидеелык мәктәптән соң, Иске Чүпрәле урта мәктәбенә укырга килдем. Хәрби хезмәт, район газетасы редакциясендә эшләү еллары-һәммәсе бер мизгелдә үтте сыман. 1997 елдан бирле лаеклы ялда мин.
Яшьтән үк үзеңне хезмәткә, олы тормышка әзерләргә кирәк. Шул чакта гына бәхетле булачаксың.
Рафаэль Субаев:
– Авыр еллар иде, олылар белән бергә бер адымда эшләргә туры килде. Яңа тормыш төзүдә үзебезнең өлешебезне кертергә тырыштык, хезмәт иттек.
Өлкән хезмәт ветераны 1974 елда бүгенге лагерьны булдыру тарихына тукталды, аның төзелү тарихын бәян итте.
Өлкән мөгаллим Азат Сәгъдиев та балаларга кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Шахмат уенына мөкиббән шәхес буларак, әлеге юнәлештә алып барылучы эшләр белән таныштырды.
Балачагы сугыш елларына туры килгән әлеге буын күргәннәрне бер очрашуда, бер язмада гына сөйләп бетерерлек түгел. 75 ел элек башланган әлеге тарих битләрендә халкыбызның югалтулары, батырлыгы да бар, аны онытырга хакыбыз юк. Балалар белән очрашу чарасы да шуларны күздә тотты.