Татар мәгарифе порталы
Сез монда
25 майда республикада “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе старт алды. Әлеге проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән тормышка ашырыла башлаган иде. Мәктәпне тәмамлаган эшмәкәрләр, оешма җитәкчеләре уку йортларына зур ярдәм күрсәтә. 10 июль көнне Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та әлеге акция кысаларында үзе укыган Меңнәр мәктәбендә булып китте.
Бүгенге көндә Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә 29 бала белем ала. Уку йорты артык зур булмаса да, үзенең төзеклеге, чисталыгы, матурлыгы белән күпләрне җәлеп итәрдәй. 2014 елда “Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү” программасы кысаларында әлеге мәктәпкә капиталь ремонт үткәрелде. Аның нигезендә 8 позицидә эш башкарылып, белем учагы күзгә күренеп матурланды. 2015 елда инде бирегә яңа җиһазлар кайтартылды. Мәктәп директоры Зөһрә Хәмзина болар хакында горурланып сөйләде.
- Мәктәбебезнең бинасы нык тузган, җылылык системасы да искергән иде. Капиталь төзекләндерүдән соң ул өр-яңа кебек булып калды. Эшкә дә сөенеп киләбез. Укучыларыбыз да тырышып укыйлар. Биредә белем алган Энгель Нәвап улының ярдәмен һәрвакыт тоеп яшибез. Ул кайткан саен мәктәбебезгә килеп, хәлләребезне белеп китә. Кулыннан килгән кадәр ярдәм итә..
- Җирлектә әлеге акциягә тагын кушылучылар бармы?
- Узган ел биредә эшләүче укытучылар барыбыз да үзебездән өлешебезне кертеп, мәктәпкә кара такталар алдык. Илфар Салихҗанов та нык ярдәм итте. “Чишмә” хуҗалыгы җитәкчесе Рәфыйк Сәхәбетдинов та мәктәбебезгә даими ярдәм кулын суза.
- Соңгы биш елда “Мәктәпләрне капиталь ремотлау” программасы кысаларында республика мәктәпләрендә бик зур күләмдәге эшләр башкарыла, - диде Энгель Нәвап улы - Бер яхшылап төзекләндереп куйгач, ул мәктәпкә 20-25 елсыз кире әйләнеп кайтылмый инде. Ә вак-төяк ремонтлар ел саен таләп ителә, җиһазлар да билгеле бер күләмдә яңартуны сорый. Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның әлеге акцияне уйлап табуы, бик нык уңай күренеш булды. Бу республика, җирле бюджетлардан бүлеп бирелгән акчаларга өстәмә буларак, мәктәпләргә ярдәм итә. Үзләре укып чыккан белем учакларына нык хөрмәт белән караган җитәкчеләребез, эшмәкәрләребез шактый. Алар үзләрен укырга, язарга өйрәткән, олы тормыш юлына әзерләгән укытучыларына рәхмәтле һәм мәктәпләрен яңа уку елына әзерләүдә ярдәмнәрен дә күрсәтәләр. Мин дә шунлыктан биредә. Чишмә, Меңнәр мәктәбендә укырга, язарга өйрәндем. Республиканың иң ерак, Башкортстан белән чиктәш булган кечкенә авылның, кечкенә мәктәбендә шулай ныклы белем биргәннәре өчен укытучыларыма нык рәхмәтлемен. Һәм кулымнан килгәнчә ярдәм дә итәм. Киләчәктә дә биредә укучыларга сыйфатлы белем бирү дәвам итәр дип ышанам.
Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге материаллары буенча