Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хөрмәтле кулланучылар!
"Белем.ру" оешмасы җәйге каникул чорында (1 июньнән алып 31 августка кадәр) 14 яшьтән югары һәр теләгән кеше өчен татарча сайтлар ясау буенча түбән бәядән татар һәм рус телләрендә бер көнлек индивидуаль мастер-класслар үткәрә.
Мастер-класс түбәндәге темаларны үз эченә ала:
- сайтның максатларын дөрес билгеләү һәм киләчәк эшчәнлеген дөрес планлаштыру;
- домен һәм хостингларны дөрес сайлау;
- сайт ясау өчен платформалар (CMS) белән танышу;
- HTML/CSS нигезләре. Back-end һәм front-end программалау төшенчәләре белән якыннан танышу;
- сайтның дизайн-макетын ясау, верстка нигезләре;
- сайтка материалларны дөрес эшкәртеп урнаштыру серләре;
- SEO нигезләре, сайтны таныту һәм популярлаштыру алымнары.
Мастер-класска килгәндә сайтка урнаштыру өчен үзегезнең ресурсларны алып килүегез хуплана. Сайтыгызны үзегез ничек күз алдына китерәсез - каралама вариантын да языгыз. Мастер-класска килгәч без аларны коррекциялибез һәм Сез сайтны тизрәк һәм камилрәк ясый алачаксыз. Сайтыгызны мастер-класс ахырында ук ясап бетерә алачаксыз һәм ул интернет челтәрендә Сезнең тарафтан шул ук көнне урнаштырылачак, дип планлаштырабыз. Моңа өстәп, мастер-класска килгән кешеләр сайтка киләчәктә хезмәт күрсәтү һәм алып бару буенча өстәмә файдалы материаллар һәм мастер-класста катнашуларын дәлилләгән Татнетны үстерү фонды исеменнән сертификат та алып китәчәкләр.
Мастер-класс барышында сайтны үзегез ясау сәбәпле, сайтыгыз белән "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм файдалы интернет-проектлар бәйгесендә дә катнаша һәм сайтыгызны таныта алачаксыз!
Мастер класслар якынча иртәнге 9:00 дә башлана (килешү буенча) һәм кимендә 8 сәгать (сайтны ясап урнаштырганчы) дәвам итә.
Мастер-класслар индивидуаль рәвештә "Белем.ру" офисында үткәрелә, мастер-класска 1, 2 яисә 3 кешелек төркемнәр кабул ителә. Мастер-класс бәясе (31 августка кадәр):
- 1 кеше - 4000 сум;
- 2 кеше - 7000 сум;
- 3 кеше - 9000 сум.
Ягъни, Белем.ру оештырган мастер-классларга килеп Сез 3-4 мең сумга (сәгате 400-500 сум) сыйфатлы белем дә аласыз, шәхси сайтлы да булып кайтасыз! Мастер-класс өчен акчаны алдан яисә шул көнне төшке аш вакытында - укуның яртысы үткәннән соң теләсә кайсы банкка кереп түләргә мөмкин.
Мастер-классларга Заказлар бите аша, хат язып яисә телефоннан (+7(960) 045-63-53) язылырга мөмкин. Язылыр алдыннан безгә анкетаны тутырып юллавыгызны сорыйбыз.
Түләү башкару өчен безнең реквизитлар: http://belem.ru/ooo.belem.ru.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
![]() | 32.5 KB |