Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Уку елы дәвамында республикабыз экологларына зур ярдәм күрсәткән мәктәп балалары үз эшчәнлеген җәйге чорда да дәвам итә алачак. Әйләнә-тирәгә сакчыл мөнәсәбәт уяту максатын тоткан, табигатьне сакларга өйрәткән «Мәктәп экопатруле» бәйгесе агымдагы елның сентябренә кадәр озайтылды.
“Мәктәп экопатруле” – республикабызда иң уңышлы экологик проектларның берсе. Менә инде ике ел Татарстан мәктәпләрендә белем алучы малай-кызлар чисталык өчен көрәшкә җәлеп ителә. Тиешсез җирдә барлыкка килгән чүплекләр турындагы хәбәрләр, бер яктан, экологлар эшен җиңеләйтсә, икенче яктан, бу башлангыч тәрбияви сыйфат йөртә. Кечкенәдән чисталыкка-пөхтәлеккә, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карашта булырга, табигатькә зыян салмаска өйрәтсәң генә бу канга сеңәчәк.
Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрү яхшырак дигәндәй, сөйләп торганчы, эш аша өйрәтү дә күпкә нәтиҗәлерәк. “Мәктәп экопатруле”ндә катнашып, тиешсез урыннарда барлыкка килгән чүплекләрне юк итүгә үзе өлеш керткән бала инде үзе беркайчан да табигатькә каршы җинаять кылмаячак.
Бүгенге көнгә республика укучыларыннан 3 меңгә якын хәбәр алынган. Иң актив укучылар Казанда, Түбән Камада, Әлмәттә, Минзәләдә яши, дип хәбәр итә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы. Әлеге уңышлы тәҗрибәне алга таба да дәвам иттерү турында карар кабул ителгән. Сентябрьгә кадәр табигатьне саклау өлкәсендәге канунны бозу турындагы фото һәм видеолар штатлы режимда кабул ителә.
“Мәктәп экопатруле” бәйгесендә 1 сыйныфтан алып 11 сыйныф укучыларына кадәр катнаша ала. Махсус мобиль кушымта аша малай-кызлар edu.tatar.ru порталындагы шәхси кабинетлар логины ярдәмендә теркәлү уза. Һәм шуннан соң инде үз хәбәрләрен Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына юллый ала. Барлык катнашучылар турында мәгълүмат: укучының исем-фамилиясе, мәктәбе, сыйныфы тупланып бара. Укучы хәбәрне экологларга җиткергәннән соң эшкә җаваплы кешеләр керешә. Чүплек юк ителгәннән соң укучыга бу турыда хәбәр җиткерелә, фото-дәлил дә җибәрелә. Ә иң күп чүплек ачыклаган укучыларга бүләкләр дә каралган.