Татар мәгарифе порталы
Сез монда
“АНА ТЕЛЕ” онлайн-мәктәбе татар теле белән кызыксынучылар өчен - иң заманча укыту чарасы. Аның төп максаты - татар телен аралашу чарасы буларак интенсив өйрәтү. Татар теле белән кызыксынучы, онлайн-мәктәптә теркәлгәннән соң, башта үзенең белем дәрәҗәсен ачыклый һәм күрсәтелгән дәрәҗәдән татар телен өйрәнергә керешә. Онлайн-мәктәпнең интерфейсы 3 телдә бирелгән: татарча, русча, инглизчә. Теркәлү яки эш барышында сораулар туса, интерфейстагы Безгә мөрәҗәгать итегез төймәсенә басып, үз соравыңны бирергә мөмкин.
“АНА ТЕЛЕ” онлайн-мәктәбе 2013 нче елның 1 нче гыйнварынннан эшли башлады. Анда берьюлы 10 000 кеше теркәлә ала, һәм аларга татар телен бер ел дәверендә өйрәнү хокукы бирелә. Онлайн-мәктәп 9 дәрәҗәдән тора. Алар, халыкара тел компетенцияләреннән чыгып караганда, А1, А2, В1 һәм В2 дәрәҗәләренә туры килә. Һәр дәрәҗәдә 8 бүлек (тема). Алар кешеләрнең көндәлек тормышындагы аралашу ситуацияләрен исәпкә алып сайланган. Беренче дәрәҗәләрдә «Танышу», «Төсләр һәм саннар», «Гаиләм», «Кибеттә» кебек темалар гамәли үзләштерелә. Алга таба темалар катлаулана бара: «Сәламәтлек», «Эш эзләү», «Тормыш тәҗрибәсе», «Үзара мөнәсәбәтләр һәм хисләр», «Спорт белән шөгыльләнү», «Сәяхәт итү». Соңгы дәрәҗәләрдә исә тел өйрәнүчеләр татар дөньясы турында мәгълүмат алалар: «Татар халкының тарихы», «Татар халкының күренекле шәхесләре», «Чит илләрдәге татарлар», «Татарстанның халыкара мөнәсәбәтләре», «Мәдәният һәм сәнгать дөньясында» кебек бүлекләр өйрәнелә. Моннан тыш, онлайн-мәктәптә әйтелеш һәм язу бүлекләре; грамматик лаборатория; онлайн-сүзлек; 9 дәрәҗә өчен тикшерү тестлары; җанлы аралашу дәресләре өчен материаллар урын алган. Һәр бүлек 4 дәрестән тора, һәрберсе аерым бер этапларга бүленгән: видеоязманы карау һәм сорауларга җавап бирү; тел материалы белән танышу; сөйләм практикасы, язу. Дәрес ахырындагы йомгаклау биреме өйрәнелгән материалны сөйләмдә ныгытуга хезмәт итә.
Беренче дәресләрдән үк тел өйрәнүчеләр, җөмлә калыпларын, тотрыклы гыйбарәләрне гамәли үзләштереп, сөйләм оештыру күнекмәләренә ия булалар. Һәр дәрестә уртача 20 – 25 күнегү бирелгән. Бүлектәне барлык күнегүләрне эшләп чыкканнан соң гына, укучы алдагысына күчә ала. Һәр бүлек ахырында аның эчтәлегенә бәйле мәгълүмат гомумиләштерелеп бирелгән. Барысы да уйлап эшләнгән, шуңа күрә дә, компьютерның бер төймәсенә басып, кирәкле сүзне эзләп табарга һәм искә төшерергә мөмкин.
Онлайн–мәктәпнең һәр дәрәҗәсе ахырында тикшерү тесты тәкъдим ителә. Тел өйрәнүче лексик-грамматик тестлар, укылган һәм тыңланган текстларның эчтәлеге буенча биремнәр эшләргә бурычлы. Биремнәрнең 70 % н дөрес эшләүче дәрәҗә сертификатын ала. Моның өчен ул, Минем прогресс төймәсенә басып, кирәкле дәрәҗә сертификатын ача һәм әлеге документны бастырып ала. Интернет аша тел өйрәнүчегә мондый мөмкинлек тә бирелгән.
КФУ ның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “АНА ТЕЛЕ” онлайн-мәктәбе үзәге эшләп килә (электрон адресы: anatele@bk.ru). Югары квалификацияле филологлар көн саен онлайн-режимда компьютер аша җанлы аралашу дәресләре алып баралар. Мондый дәрес 45 минут дәвам итә, һәм анда 6 кеше катнаша ала. Дәресләр һәр дәрәҗәнең аерым бер темасы буенча алдан әзерләнгән слайдлар нигезендә үткәрелә. Төркемдә аралашу барышында тел өйрәнүчеләр бер-берсенең фикерен тыңларга, әңгәмә корырга өйрәнәләр. Дәрестә тел өйрәнүчеләр тормыш вакыйгалары турында да фикер алышалар. Дәрестән соң укытучы һәр укучының эшчәнлегенә язмача бәя бирә һәм баллар куя. Соңыннан тел өйрәнүчеләр әлеге мәгълүмат белән таныша алалар.
Онлайн-мәктәп үзенең мөмкинлекләре белән Татарстанда, Россиядә төбәкләрендә генә түгел, чит илләрдә яшәүчеләрнең дә игътибарын үзенә җәлеп итеп тора.
Теркәлү адресы: http://anatele.ef.com