Татар мәгарифе порталы
2016 елның 24 маенда Арча районы Урта Курса авылында “Авыл җирендә татар мәхәлләсе үсеше: дини мирас һәм татар мәгърифәтчелеге” дигән темага I Россиякүләм фәнни-гамәли конференция «Курсави укулары» оештырыла.
“Курсави укулары” татар дин галиме, философ һәм мәгърифәтче Габденнасыйр Курсавиның (1776-1812) 240 еллыгына багышлана.
Фәнни җыенны Татарстан Фәннәр Академиясе, Арча районы хакимияте, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты бергәләп уздыра.
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, профессор Искәндәр Гыйләҗев белдергәнчә, Россиякүләм фәнни-гамәли конференциянең нәкъ тә Габденнасыйр Курсавиның туган авылында үтүе символик мәгънәгә ия. Чөнки глобализация заманында татар авылларын саклау бик мөһим. Бу эштә шул төбәкнең данлыклы галимнәренең исемнәре дә файдаланырга тиеш, дип саный Искәндәр Гыйләҗев.
“Курсави укулары”нда галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, дәүләт оешмалары вәкилләре һәм дин әһелләре катнашачак. Конференциядә чыгыш ясаучылар Г. Курсави мирасын саклау һәм популярлаштыру мәсьәләләрен караячак. Шулай ук авыл җирендә татар мәхәлләсен үстерү проблемалары күтәреләчәк.
Укулар кысаларында Курсави укыткан мәдрәсәне карау планлаштырыла. Моннан тыш, кунаклар Курсаның яңа мәчете һәм мәктәп белән танышачак.