Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татар театры атасы Габдулла Кариев, моннан бер гасыр элек юклыклардан торган театр тормышы (татар пьесасы, композиторы, акчасы, бинасы - берсе дә юк!),"Сәйяр" труппасы һәм аның күпчелек составта Уфа "Нур" театры булып башка чыгуына бәйле вазгыять, татар театры кояш чыгышында театр сәнгате суырып алганнарның, бигрәк тә Кариевның хис-кичерешләре - яңа әзерләнгән "Артист" спектаклендә боларның барысы да бар.
Г.Кариевның бердәнбер әсәре буенча драматург, прозаик, шагыйрь Ркаил Зәйдулла язган пьеса буенча Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы театры куйган "Артист" спектакленнән өзек (Кариев роленда - Илнар Низамиев) белән башланган Нурлат районы Күлбай Мораса авылы Мәдәният йортындагы әдәбият һәм театр сәнгате бәйрәме бүген Татарстан театрларын бер сәхнәгә җыйды. Актер, беренче татар профессиональ театр труппасына нигез салучыларның берсе, драматург, режиссер, күренекле җәмәгать эшлеклесе Габдулла Кариевның тууына 130 ел тулу уңаеннан, аның туган авылында тамашачыга беренче тапкыр тәкъдим ителгән "Артист"тан өзекнең башка күренешен Ренат Харис язган пьеса буенча Буа драма театры да уйнады. Габдулла Кариев булып танылу алган Миңлебай Хәйруллинның театр эше белән янып яшәгән уй-кичерешләрен, ул заман мохитен бу өзекләрдән дә күзалларга, Кариевне яхшырак аңларга бик үтемле чара булды. Шул рәвешле, "Артист" ике авторлыкта булуы ачыкланды. Кариев театры бу әсәр премьерасын Казанда 27 майда тәкъдим итмәкче.
Күлбай Мораса Габдулла Кариев, Әхмәдзәки Сафиуллины белән данлы, Фуад Туктаров та бу төбәктән - аны да онытырга ярамый, дип сүз башлаган мәшһүр татар язучысы, шагыйрь, прозаик һәм публицист Ркаил Зәйдулла Кариев белән Тукай дуслыгын, бергә әдәбият-сәнгатьтә канат чыгарганын искәртте һәм Тукайга багышланган ялкынлы шигырен укыды.
Татарның тагын бер мәшһүре - Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, бүген бу җирдә йөргәндә бәлки Габдулла Кариевның эзләренә басканмындыр, шуңа мин бик дулкынланам, диде. Татар милли сәнгате дөньясында берничә изге урын бар, дип, Тукай, Сәйдәш, Кариев, Волжская, Г.Камал, Ибраһимов, Урманче туган төбәкләрне барлады. Габдулла Кариев тавышы яздырылган граммпластинка бар иде, аны табып, заман технологияләренә таянып күчереп яздырырга, Күлбай Морасадагы Кариев музеена бүләк итәргә, дип мәсьәләне күтәрде. Зыялы кешеләрне җыеп торган "Шәрык" клубы да татарның изге урыны, дип, әлеге клуб турында шигырен тәкъдим итте.
Бүгенге әдәбият һәм театр сәнгате бәйрәмендә, шул рәвешле, Казаннан Г.Кариев, Г.Камал, К.Тинчурин исемнәрендәге театрлар, шулай ук Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Әтнә, Буа, Минзәлә театрлары артистлары – һәркайсы үзеннән спектакльдән өзек, әдәби, музыкаль номер әзерләгән иде. Мисалга, тинчуринлылар "Сакла, шартламасын!", әлмәтлеләр "Качаклар", минзәләлеләр "Шомбай", чаллылар "Яшәргә, яшәргә һәм яшәргә"не ("Дядя Ваня") алып килгән. Скрипкада Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Фоат Әбүбәкеров тамаша алдыннан да, камаллылар Тукайның театр турындагы шигырен укыганда да осталыгы белән сокландырды. Аерым номерлар аша тамашачы татар театрларында җыр, нәфис сүз башкаруда никадәр талантлы артистлар эшләвен янә инанды, моң диңгезенә чумып-чумып алды. Кичәдә Габдулла Кариевны Габдулла Тукай белән бәйләп сурәтләнүе нигезле - алар чордашлар, фикердәшләр була, беренче тапкыр Җаек шәһәрендә очраша, "Мотыйгия" мәдрәсәсендә укый, соңрак икесе дә төрле елларда башкалабыз Казанга кайта. Соңгы көннәренә кадәр халкыбызның киләчәген кайгыртып яшиләр. Габдулла Тукай - "Сәйяр” труппасы артистлары белән иҗади дуслыкта яшәгән, аларга үзенең фатихасын биргән кеше. Хәер, труппага исем-атаманы да Тукай тәкъдим иткән. “Театр – безнең киләчәк көннәребез өчен кирәкле вә өметле нәрсәдер”, - дип язып калдырган Тукай.
Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре хакимияте Равил Кузюров бәйрәм ясаган ТР Мәдәният министрлыгына, Казандагы Нурлат якташлыгына, театрларга рәхмәт белдереп, мондый чараларга балаларны күбрәк алып килергә кирәк, дигән фикер әйтте. "Миннән, Кариев эшчәнлегенә нинди бәя бирәсез, дип сорадылар, ләкин халкыбыз аңа күптән бәя бирде инде", - диде. ТР Мәдәният министрлыгының әйдәп баручы белгече Аида Мозаффарова, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, Нурлат якташлыгы рәисе Фәрит Мифтахов әдәбият һәм театр сәнгате бәйрәмен чын бәйрәм иткәннәргә рәхмәт сүзләре әйтте. Кариев турында хәтер яңартып, мондый бәйрәмне инде 4 нче тапкыр үткәрәбез, бу эшне башлаган Камал театрының элеккеге директоры Шамил ага Закировка олы рәхмәт, аның да, Габдулла Кариевның да рухлары шат булсын, диде. "Татар театрының атасы Габдулла Кариев булса, Кариевның туган төбәге Күлбай Морасаны татар театрының туган җире дияргә ярыйдыр", - дигән фикер әйтте.
Бүгенге бәйрәмдә ТР Язучылар берлегеннән танылган татар драматургы, театр режиссеры Гафур Каюмов, бөтен театрлар директорлары, баш режиссерлары катнашуын билгеләп үтик. Кариев театры директоры Мансур Ярмиев, Кариев туган җирдә балалар фестивале уздырырга иде, Кариев юбилееннан-юбилеена гына биредә җыелу аз, дигән фикердә.
ТР Милли музее вәкилләре республикабызның төп музееннан һәм музейчылар ассоциациясеннән, музей эшенә керткән өлешен бәяләп, авылның Кариев музеена Мактау грамотасы һәм "Шелковый узор" саллы альбом-китабын тапшырды. Кариев театры исә бишек, Г.Кариев һәм татар театры турында китаплар бүләк итте, Камал театры да әлеге тематика буенча бүләккә китаплар алып килгән иде. Чыгыш ясаган театрның һәркайсына да Кариев турында "Җыен" фонды чыгарган саллы китап бу кичәнең истәлеге итеп бүләккә бирелде. "Татарстан" журналы вәкилләре танылган мәдәният, сәнгать әһелләренең туган төбәкләрендә булуны максат иткән "Патриоты малой родины" хәрәкәтен Күлбай Морасадан башлауларын игълан итеп, шуны раслаган билге-тактаны Кариев музеена тапшырды. Шул хәрәкәт килгән төбәк турында журналда матерал бастырыла, бу юлы исә Г.Кариев һәм аның кече ватаны турында язма дөнья күрә.
"Безгә менә шушы җирлектә тагын 10, 20, 30 елдан соң да очрашырга насыйп булсын, без шуны телибез, шуңа өметләнәбез... Милләтебезне әдәбият, театр сәнгате тәрбияли, тулыландыра. Тукай әйтмешли, туган тел милләтебезне бөек итә", - дип, Кариев театры баш режиссеры Ренат Әюпов Тукай сүзләренә халкыбыз иҗат иткән һәм рәсми булмаган гимнына әйләнгән "Туган тел" җыры белән әдәбият һәм театр сәнгате бәйрәмен тәмамларга тәкъдим итте. Зал аны аягүрә җырлады.
Кариевның: "Без шундый театр төзербез, аның исемнәре алтын хәрефләр белән язылыр", - дигән хыялы инде күптән чынга ашкан. Кариев исемен йөрткән музей, театр бар, тиздән, көзгә, ул үз куышына керергә тора, шунда ук, ягъни Казанда да, ниһаять, Кариев музее ачу турында сүз бара. Татарстанда үз бинасы булган дистәләп театр уңышлы гына эшләп килә. Габдулла Кариев ядкаре булган һәм аны үзендә йөртүче театр әһеленә зур һөнәри һәм вазифаи җаваплылык йөкләгән мәгълүм балдак Кәрим Тинчурин, Фатыйма Ильская, Марсель Сәлимҗановтан соң хәзер Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев бармагында. Бу, үзенә күрә, - театр буыннары чылбыры, Кариевлар башлаган эшнең дәвамчанлыгы символы икәнен искәртик.