Татар мәгарифе порталы
Бүген Казанда Ретт синдромы буенча VIII Дөнья конгрессы ачылды, ул 17 майга кадәр дәвам итәчәк.
Чара ачылышында ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, КДМУ ректоры Алексей Созинов һ.б. катнашты.
Чарада катнашучыларны Татарстан Хөкүмәте исеменнән ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев сәламләде. Ул, республикада халыкара дәрәҗәдәге чаралар үткәрелеп торуын билгеләп үтте. "Безне Татарстанның икътисади үсешеннән тыш, социаль тәэмин итү мәсьәләләре дә борчый, чөнки кеше капиталы - республика үсешнең төп факторы", - диде ул.
Вице-премьер фикеренчә, бу конгресс җәмәгатьчелекнең, дәүләт органнарының игътибарын сирәк авырулар проблемаларына җәлеп итү өчен оештырыла. "Халыкара тәҗрибә Ретт синдромлы авыруны кисәтү һәм дәвалау өчен Россиягә файдалы булачак. Бүген Татарстан югары технологияле медицинага ия, финанс яктан тәэмин ителгән, әмма бу гына җитми. Безнең бурыч җәмгыятьнең мондый балаларны кабул итәргә әзер булуында чагыла. Ретта синдромлы балалар сыйфатлы белем алырга һәм тормышта үзләрен табарга тиеш", - дип ассызыклады ул.
Шәйхразиев сүзләренчә, конгресс кысаларында, профилактика ни дәрәҗәдә бу авыруны булдырмауга сәләтле, кешеләр ярдәм кулы сузарга әзерме кебек сорауларга җавап табу зарур. "Вакыты белән яхшы сүз һәм елмаю медикаментлардан нәтиҗәлерәк була", - диде ул.