Татар мәгарифе порталы
Кичә Чаллының “Росинка” балалар сәламәтләндерү лагере базасында студентлар активының “Инициатива-2008” исемле VIII шәһәркүләм форумы эшли башлады.
Чараны шәһәр студентлар советы Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы, Чаллы шәһәре башкарма комитеты һәм “НУР” яшьләр үзәге оештыра.
28 сентябрьгә кадәр эшләячәк форумда быел “Татарстан Республикасы студентлар лигасы” составына керүче Казан, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт һәм Чистай шәһәрләреннән вәкилләр бар. Шулай ук чит төбәкләрдән дә кунаклар күп булды: Сыктывкар, Ижау, Самара һәм Ульяновск.
Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе шәһәрләре арасында тәҗрибә алмашу, дуслык турында килешү төзү, шәһәр студентлар советының яңартылган составын формалаштыру, шәһәрдәге югары һәм урта махсус уку йортларының студентлар советларын бердәм структур системага берләштерү, шулай ук 2008/2009 уку елына советның перспектив эш планын төзү - форум алдында куелган бурычларның бик азы гына.
Форум программасында команда оештыру буенча психологик тренинглар, аралашуның телдән булмаган төрләре, халык алдында чыгыш ясау, дәүләт һәм муниципаль идарә нигезләре буенча лекцияләр, муниципаль идарә органнары вәкилләре белән очрашу, эшлекле уеннар, Татарстан Республикасының Студентлар лигасын һәм Россия Федерациясе шәһәрләрен тәкъдир итү, шәһәр студентлар советына сайлаулар, шәһәрдәге югары һәм махсус урта уку йортлары проректорлар Советының күчмә утырышын үткәрү планлаштырылган.
«Татар-информ» материаллары буенча