Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Кичә Татарстан Мәдәният министрлыгында “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты конкурсларында җиңүчеләрне котладылар. “Татармультфильм” оештырган ике конкурс та әлеге проект кысаларында узды.
“Мәдәни флешмоб” һәм “Файда белән узган каникул” конкурсларында катнашып җиңү яулаган Бөгелмә, Әлки, Чистай, Саба балалары Казанга лаеклы бүләкләрен алырга килде. Мәгълүм булганча, әлеге бәйгеләрдә Татарстаннан 250 дән артык мәктәп баласы катнашырга теләк белдергән иде.
“ Укучының мәдәни көндәлеге” проекты ай саен ике конкурс үткәрә. Бер ел эчендә барлыгы 12 республикакүләм конкурс уздырылды, аларда 2 меңнән артык мәктәп баласы катнашты. “Мәдәни флешмоб” конкурсы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Конкурста катнашучылар видеоязмалар җибәрде. Әлеге видеоязмаларда балалар Тукай әсәрләрен үзләре башкара. Шулай ук бөек шагыйрь иҗатына багышлап язылган шигырьләрен җибәрделәр, – ди “Татармультфильм”ның директоры Азат Ганиев.
“Файда белән узган каникул” конкурсында Байлар Сабасыннан 1 сыйныф укучысы Зилә Гыйззәтуллина җиңү яулады. Ул язгы каникулның ничек узганы турында инша язган.
- “ Укучының мәдәни көндәлеге” проекты гаҗәеп нәрсә булды ул. Балаларыбыз – ике кызым Азалия белән Зилә – көндәлекне җиренә җиткереп тутырып бардылар. Ә инде конкурс оештырылганын белгәч тә, катнашабыз-катнашабыз, дип теләк белдерделәр. Ел дәвамында без бармаган бер генә Казан музее калмагандыр, барысында да йөреп чыктык. Шимбә, ял көннәре балалар белән шулай уза торган булды. Шикләнебрәк сәяхәт итә башласак та, соңрак үзебезгә, хаытным Энҗегә дә ошап китте. Тарихыбыз, гомумән мәдәният-сәнгать турында биниһая мәгълүмат тупладык. Белгән саен күбрәк беләсе килә икән бит. “Укучының мәдәни көндәлеге”нең файдасы сабыйларга гына түгел, өлкәннәргә тиде. “Татармультфильм” оештырган башка проектларда да катнашырга исәбебез бар, – ди Байлар Сабасыннан килгән Илнар Гыйззәтуллин. Аның кызы Зилә “Татармультфильм” студиясе директоры Азат Ганиев кулыннан смартфон, әдәби-анимацион басмалар җыелмасы, диплом алды.
Исегезгә төшерәбез: “ Укучының мәдәни көндәлеге” проекты Татарстан Республикасы Президенты химаясендә ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгәриф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Проектка 160 000 артык башлангыч сыйныф укучысы катнаша. Проектның www.культурныйдневник.рф порталында 41 меңнән артык кулланучы теркәлгән. Елдан-елга проект аудиториясе киңәя бара, дип сөйләде “Татармультфильм”студиясенең генераль директоры урынбасары Анна Белоброва. Аның сүзләренә караганда, әлеге проект буыннарны берләштерә, мәдәнияткә омтылышны үстерә, чын-чынлап халык проектына әверелә бара.