Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Март аенда Белем.ру порталына урнаштыру тәкъдиме белән кулланучыларыбыздан 8 эш кабул ителеп алынган иде. Апрель ае башында без куланучыларыбыз арасында сораштыру үткәрдек һәм узган атна ахырында әлеге сораштыруның нәтиҗәләре билгеле булды.
Шуны әйтергә кирәк, тавыш бирү бик кызу барды, аеруча ике катнашучыбыз арасында. Нәтиҗәләргә күчәр алдыннан, әйдәгез, бәйге-акция таләпләре белән якыннанрак танышыйк:
"Тавыш бирү барышында кулланучыларга ресурслар белән танышып чыгарга (!) һәм аеруча яхшы дип исәпләнгән ресурс(лар) өчен тавыш бирергә кирәк.".
Ә хәзер әлеге ике ресурс белән танышыйк:
- "Халык педагогикасы аша бала шәхесен тәрбияләү" (авторы - Гыйбадуллина Ильмира Габделхак кызы, ТР Арча муниципаль районы “Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе” - «Мөндеш башлангыч гомуми белем мәктәбе” филиалының югары кв. категорияле башлангыч сыйныф укытучысы). Ресурс битен 806 тапкыр кереп караганнар, 1050 тапкыр тавыш бирелгән.
- "Түгәрәк саннарны кушу һәм алу (математика: III сыйныф)" (авторы - Йосыпова Рәисә Фаил кызы, ТР Арча районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты”ның башлангыч сыйныф укытучысы). Ресурс битен 496 тапкыр караганнар. 1113 тапкыр тавыш бирелгән.
Игътибар итсәгез, беренче ресурс белән күбрәк танышканнар, димәк кулланучылар әлеге ресурс белән күбрәк кызыксынганнар, икенче ресурс өчен коры тавыш бирү генә башкарылган, кебек килеп чыга.
Дуслар! Белем.ру порталы кулланучылары!
Белем.ру порталына ресурслар татар мәгарифе ныгысын, кулланучылар әлеге ресурсларны файдаланып татар телендә белем бирүне арттырсыннар өчен җыелып урнаштырылып барыла. Башка кулланучыларны тавыш бирүдә катнашырга чакырыр алдыннан сез аларга ресурсларыгыз белән якыннанрак танышырга тәкъдим итегез, сезнең ресурслар күпләр өчен файдалы булсын!
Әлеге ике ресурс авторының икесе дә Арча ягыннан булуын истә тотып, без әлеге ресурсларның икесенә дә "Ай ресурсы" исемен бирергә булдык. Ә менә бүләк - Г.Камал театрына ике кешелек чакыру билеты аларның икесенә бергә биреләчәк. Рәйсә ханым белән Ильмира ханымнарның бергә килешүләрен (бары тик бердәм булып кына татар телен һәм мәгарифен саклап, үстереп һәм ныгытып була!) һәм Г.Камал театрына бергә спектакль карарга килүләрен көтеп калабыз (чакыру билетын ясату өчен спектакльне безнең белән элемтәгә кереп алдан килешүләре кирәк!).
Ресурслар битенә электрон сертификатлар якын көннәрдә урнаштырылачак, ә сертификатның кәгазь вариантын Белем.ру офисына килеп алып китәргә мөмкин.
Җиңүчеләрне тагын бер мәртәбә котлыйбыз! Сездән яңа ресурслар көтеп калабыз, алар татар мәгарифен һәм татар телен үстерүдә файдалы ярдәмчеләр булыр, дип ышанып калабыз!
Фикерләр
Фәрит Вафин
25 Апрель, 2016 - 22:15
Permalink
Иң яхшы ресурс
Авторларның темаларын бутап язгансыз.
Раил Гатауллин
25 Апрель, 2016 - 22:43
Permalink
Рәхмәт!
Төзәттем, Фәрит абый. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин