Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында әдәбияттан еллык белемнәрне бәяләү

Татар мәктәбендә әдәбияттан еллык белемнәрне бәяләү

Максаты: укучыларның 8 нче сыйныфта татар әдәбияты фәне буенча алган белем һәм күнекмәләрен тикшерү, бәяләү.

Үтәү вакыты: 45 минут.

1 нче вариант

1. Түбәндә саналган әсәрләрнең кайсысы музыкаль драма?

1) Г.Камал “Беренче театр”

2) Н.Исәнбәт “Хуҗа Насретдин”

3) М.Фәйзи “Галиябану”

2. Кайсы әсәр баллада жанрына карый?

1) Һ.Такташ “Алсу”

2) Ф.Кәрим “Сибәли дә сибәли”

3) М.Җәлил “Сандугач һәм чишмә”

3. Түбәндәге әсәрләрнең кайсысы тарихи роман түгел?

1) Нурихан Фәттах “Ител суы ака торур”

2) Рабит Батулла “Сөенбикә”

3) Миргазиян Юныс “Шәмдәлләрдә генә утлар яна”

4. Өзекләрдә чагыштыруларны табыгыз.

Түбә читләрендә карандаш очы тикле генә бозлар күренде (Г.Гобәй)

Саескан, тутый кошча йөрим дип, үз йөрүеннән адашкан. (Ш.Маннур)

Кар – әйтерсең, ап-ак кәгазь.

Теләсәң шигырь,

Теләсәң җыр яз. (М.Җәлил)

1) түбә читләре, үз йөрүе, кар;

2) карандаш очы тикле, тутый кошча, ап-ак кәгазь.

3) боз, саескан, шигырь.

5. Мөхәммәдьярның “Нәсыйхәт” шигырендәге бакча нәрсә символы?

1) шигърият

2) акыл

3) күңел, яшәеш

6. М.Фәйзинең “Галиябану” әсәрендә вакыйгалар кайда бара?

1) Казан янындагы бер авылда

2) Оренбург ягы авылларының берсендә

3) Орск шәһәре янындагы Күкшел авылында.

7. Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендәге төп герой Гомәргә ничә яшь?

1) 2 – 3 яшь

2) 6 – 7 яшь

3) 15 – 20 яшь

8. Түбәндәге әсәрләрнең авторы кем?

“Язгы кәрваннар”, “Әтәч менгән читәнгә”, “Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят”, “Өч аршын җир”, “Җомга көн кич белән”.

1) Т.Миңнуллин

2) А.Гыйләҗев

3) Н.Фәттах

9. Түбәндә сүз кайсы язучы турында бара?

1927 нче елда Баулы районы Исергәп авылында крестьян гаиләсендә туа; авиация училищесын тәмамлап, эскадрильяда хезмәт итә; чит илләргә йөри торган сәүдә кораблендә капитан ярдәмчесе була; әсәрләре дөнья тирәли сәяхәтләрдә йөртәләр, романтик хыялларны тормышка ашырырга өйрәтәләр.

1) М.Мәһдиев

2) А.Гыйләҗев

3) М.Юныс

10. Түбәндәге шигырь юлларының авторы кем?

Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла.

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була.

1) М.Җәлил

2) Ф.Кәрим

3) А.Алиш

11. Әлеге юлларны кайсы герой әйтә?

“Кеше мине күреп елмая икән, мин кирәк дигән була. Минем яннан елмаеп киткәч, бүтәннәр янында да елмая ул. Минем аркада күпме кеше елмая. Шуннан соң кирәк булмыйммы инде мин?”

1) Гомәр

2) Евстигней

3) Әлмәндәр

12. Һ.Такташның “Алсу” әсәрендә үзәк идея:

1) фашистларга каршы көрәш идеясе

2) Табигатьне ярату мотивы

3) кешенең тормышка һәм кешеләргә мөлаем мөнәсәбәте

13. Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте нинди жанр төрендә иҗат ителгән?

1) эпистоляр жанр

2) лирик жанр

3) драма жанры

14. Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрендә төп герой кем?

1) Илсөя

2) Мостафа

3) Фәнияр

15. Кайсы әсәр кайсы язучыныкы? Тоташтырыгыз. (3 балл)

“Буранда”

М.Акъегет

“Хисемтдин менла”

Ф.Әмирхан

“Бер харәбәдә”

Ш.Камал

 

2 нче вариант

1. Г.Ибраһимовның түбәндәге сүзләре кайсы әсәргә карата әйтелгән?

“Беренче мәртәбә диярлек һичбер буяусыз, саф булганча, үзләренең уен-көлкеләре, җырлары, музыкалары, гыйшыклары, интригалары, бәетләре, көрәшләре белән крестьян егетләре, крестьян кызлары бу әсәр аркылы безнең театр галәменә килеп керәләр”.

1) М.Фәйзи “Галиябану”

2) Г.Камал “Беренче театр”

3) Т.Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр”.

2. Мәгърифәт ярдәмендә кешеләрнең холкын төзәтеп була, нәтиҗәдә һәркем бәхетле яши торган җәмгыять төзеп була дип ышанучы, шул ышанычны әсәрләрендә дә төп фикер итеп үткәрүчеләрне кемнәр дип йөртәләр?

1) романтик язучылар

2) реалист язучылар

3) мәгърифәтче язучылар

3. Түбәндә кайсы әсәр турында сүз бара?

Әсәрнең үзәк идеясе – яшь кешенең тормышка һәм кешеләргә якты, мөлаем мөнәсәбәте, оптимизм.

1) Н.Фәттах “Ител суы ака торур”

2) М.Җәлил “Сандугач һәм Чишмә”

3) Һ.Такташ “Алсу”

4. Түбәндәге әсәрләрне кайсысы тарихи роман?

1) Ш.Камал “Акчарлаклар”

2) М.Фәйзи “Галиябану”

3) Н.Фәттах “Ител суы ака торур”

5. Мөхәммәдьярның “Нәсыйхәт” шигырендәге гөлләр нәрсә символы?

1) уңай сыйфатлар

2) байлык

3) яшьлек

6. Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә вакыйгалар кем исеменнән сөйләнә?

1) Бәшир абзый

2) Гомәр

3) Хәкимҗан

7. М.Җәлилнең тоткынлыктагы шигырьләр җыентыгы тарихка нинди исем белән кереп калды?

1) “Фронтовик язмалары”

2) “Җырларым”

3) “Моабит дәфтәрләре”

8. Кайсы язучының нинди әсәрендә укучы күңеленә түбәндәге фикер сеңдерелә: чир китә – гадәт кала; яшьлектә өйрәнгән гадәт, яхшымы ул, начармы, кешене гомере буе озата бара; шуңа да яшьлегеңдә начар гадәтләргә өйрәнмәскә тырыш.

1) А.Гыйләҗев “Язгы кәрваннар”

2) Г.Бәширов “Туган ягым – яшел бишек”

3) Ф.Кәрими “Салих бабайның өйләнүе”

9. “Бу кыш мин мөхәррир булырга һәвәсләнә башладым. “Татар туе” исемле бер вакыйгадан алып язган пьесамны җиңгиләргә укып, аларны хәйран калдырдым. Бәетләр, шигырьләр язуга да бирелеп киттем”, - дигән сүзләрне кем язып калдырган?

1) Г.Камал

2) М.Фәйзи

3) Т.Миңнуллин

10. Түбәндәге шигырь юлларының авторы кем?

Үләм икән, үкенечле түгел

Бу үлемнең миңа килүе,

Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен

Сугыш кырларында үлүе.

1) М.Җәлил

2) Ф.Кәрим

3) А.Алиш

11. Әлеге юлларны кайсы герой әйтә?

“Чир ул яткан кешене эзләп йөри, эшләгән кешедән курка”

1) Әлмәндәр

2) Мостафа

3) Салих бабай

12. М.Гафуриның “Нәсыйхәт” шигырендәге төп мотив:

1) үгет-нәсыйхәт

2) һөнәрле булу

3) искелек белән яңалык

13. Ф.Борнашның “Таһир-Зөһрә” трагедиясендә чагылыш тапкан жанр төре:

1) легенда

2) дастан

3) әкият

14. Ш.Камалның “Буранда” әсәрендә төп герой:

1) Мостафа

2) Таһир

3) Сәйрин

15. Кайсы әсәр кайсы язучыныкы? Тоташтырыгыз. (3 балл)

“Тапшырылмаган хатлар”

К.Тинчурин

“Җилкәннәр җилдә сынала”

Г.Кутуй

“Сүнгән йолдызлар”

Ф.Яруллин

 

 

Бәяләү

Җыю мөмкин булган баллар саны – 17 балл

1 – 14 нче сораулар – 1 балл, 15 нче сорау 3 балл белән бәяләнә.

“5” ле билгесе: 90 – 100% (15-17 балл)

“4” ле билгесе:  75 – 89% (12-14 балл)

“3” ле билгесе: 50 – 74% (8 – 11 балл)

“2” ле билгесе : 0 – 49% (0 – 7 балл)