Татар мәгарифе порталы
Сез монда
24-25 мартта Казанда “Туган тел” Бөтенроссия туган тел һәм әдәбият укытучылары мастер-класслары бәйгесе уза.
Быел бәйгедә үзенең төбәгендә, районында сайлап алу турын үтеп, рус, татар, мари, мордва, удмурт, чуаш һәм иврит телен укытучылар – барлыгы 104 укытучы катнашты, алардан 23 мөгаллим Россиянең 15 төбәгеннән иде. Милли мәгариф һәм мәдәниятне саклауга, үстерүгә аеруча күп көч куйган, мөгаллимлек эшендә дәрәҗәләргә ирешкән иң тәҗрибәле 34 укытучы йомгаклау турына Казанга чакырылды.
Татарстан башкаласының Халыклар дуслыгы йортында уздырылган бу чарага килүчеләрне Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов исеменнән министрлыкның Милли мәгариф идарәсе башлыгы Флера Сәйфуллина сәламләде. Ул “Туган тел” мастер-класслар бәйгесе “2014-2020 елларга Татарстанның дәүләт телләрен һәм Татарстанда башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында, министрлык тарафыннан мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек килешүләрен тормышка ашыру, туган тел һәм әдәбият укытучыларының педагогик осталыгын камилләштерү максатында оештырылуын ассызыклады.
Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов та бүгенге заманча вәзгыятьтә ерак гасырларда да югалмаган милли тел, әдәбият, мәдәниятләрне саклау һәм яшь буынга тапшыру нәкъ менә мәктәп укытучылары җилкәсенә төшүенә басым ясап, аларга рәхмәт сүзләре әйтте, эшләрендә уңышлар теләде.
Йомгаклау турында укытучылар галимнәр, милли-мәдәни җәмгыятьләр вәкилләреннән торган жюри алдында ике төрле сынау үтәргә тиеш булды. Беренчесе – мәктәптә укучыларга ана теле һәм әдәбияты дәресләре материалларын тәкъдим итүнең үтемле ысулларына багышланган мастер-класс күрсәтү. Икенчесе – милли киемнәр белән таныштыру, аларны мәктәп тормышында файдалану мисалларын җиткерү.
Рус һәм татар телләре укытучылары уздырган мастер-классларда бәйгегә килгән мөгаллимнәр үзләре дә катнаша алды.
Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсәния Мусина Сингапур алымнарын файдалану дәресләргә яңалык кертүен искәртеп, шуңа нигезләнгән дәресләрнең берсенә тукталды. “Сингапур алымы балаларны үз фикерләрен әйтеп сөйләшергә-язарга, безгә дә аларны яхшырак аңларга булышты”, – ди 17 ел укытучы булып эшләүче Ләйсәния Мусина. Бәйге жюриен ул укучы балаларга иншалар язарга ярдәм итү өчен теманың проблемасын билгеләргә, фикерне дәлилләргә өйрәтүче күнекмәләре белән таныштырды. Сыйныфтагы бөтен укучының да катнашуын таләп иткән бу күнекмәләр балаларны аралашуга, фикерләшүгә этәрә, нәтиҗәдә, хәтта проблеманы иңбаштан дөрес итеп ота алмаган балалар да сыйныфташлары белән аралашу барышында ишеткәннәренә таянып, инша язу серләренә төшенә. Һәм, шулай ук, әлбәттә, мондый күнекмәләр әдәби әсәрләр аша ватанпәрвәрлек, кешелеклелек, тугрылык кебек мәңгелек төшенчәләрне балаларның күңеленә тирәнрәк сеңдерергә мөмкинлек бирә.
Ә Балтач районының Сасна авылы мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Вәлиева үзенең фразеологик кулланмаларны өйрәтүче мастер-классы 9 сыйныфта укучыларга файдалы булачак, ди. “9 сыйныфлар татар теленнән чыгарылыш имтиханнарын тапшырганда еш кына фразеологик кулланмаларга кагылышлы биремнәрдә хата җибәрә. Мин әзерләгән дәрес фразеологик берәмлекләрне рәсемнәр ясау, инша язу, чагыштырулар, тәрҗемәләр, синоним, антонимнар эзләү аша өйрәтүнең, һичшиксез, үземнең укучыларыма һәм башка мәктәпләргә дә әһәмиятле булыр”, – дип өметләнә Гүзәлия Вәлиева.
Балтач районының Урта Көшкәт авылы мәктәбеннән удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы, мөгаллимлеккә 33 ел гомерен багышлаган Мария Николаева бәйгегә кайчандыр әнисе теккән күлмәкне, әбисеннән калган бизәнү-ясану әйберләрен киеп килеп, удмуртларның кием-салым тарихы турында сөйләде. “Көмеш тәңкәләр, сәйләннәр белән бизәлеп, муенга тага торган “чыртыкыш”, күкрәкне каплый торган “гадь угы”, җилкә аша кия торган “камали” – боларны минем әнием үзенең әнисеннән мирас итеп саклаган. Хәзер инде мондый хәзинәләрне бик сирәк кенә очратасың. Безнең мәктәптә балалар удмурт фольклор ансамбле эшли. Укучылар белән хәзерге тәңкә акчалардан чыртыкыш, камалиларны элеккеге үрнәктә үзебез ясарга керештек. Бер чыртыкышка, мәсәлән, 40 данә – 5 сумлык, 62 данә – 2 сумлык, 138 данә 1 сумлык тимер тәңкәләр тезәргә туры килде. Бу уку елында мәктәптә, күптән хыялланган, туган як музеен ачтык. Анда борынгы туку станогын җайлап, элеккечә, әбиләребез кебек милли киемнәр тегү өчен тукымалар тукырга ниятлибез”, – ди Мария Николаева. Шулай ук ул Урта Көшкәтнең гомер-гомергә тирә-як авыллардан удмуртлар укыган мәктәбендә соңгы ике елда татар балалары да белем алуын объявления буларак әйтә. “Мәктәптә 124 бала укый. Балалар дүрт телне өйрәнеп чыга – рус, татар, удмурт һәм инглиз телләрен. Сыйныфларда татар балалары да булуы удмуртларга татар телен өйрәнүне җиңеләйтте, татар балалары да яшьтәшләре белән аралашып, удмуртчаны тиз үзләштерә”, – ди мөгаллимә.
Аксубай районының Иске Саурыш авылы мәктәбендә чуаш теле һәм әдәбияты укыткан Ирина Васикова да барлык балалар рус, татар, инглиз теленнән тыш, чуаш телен дә өйрәнүен искәртә. “Минем мәктәптәге балалардан безгә чуаш теле яки башка телләр нигә кирәк, аларны өйрәнәсебез килми, дигән сүзләрне ишеткәнем юк. Киресенчә, алар телләрне кызыксынып өйрәнә. Бер-беребезнең телләрен белү милләтләрне якынайта, дуслыкны тагын да ныгыта”, – ди 23 ел балалар укыткан Ирина Васикова. “Туган тел” бәйгесенә ул тумышы белән Татарстаннан булган, Чуашстанның халык шагыйре Педер Хузангай иҗаты үрнәгендә укучы балаларга халыклар дуслыгы темасын ачкан дәрес эшкәртмәсен тәкъдим итте. “Педер Хузангай татар шагыйрьләре һәм язучылары белән дус яшәгән. Аның иҗатында, хәтта “Бишек җыры”нда дуслыкка дан җырлана. Халыклар дуслыгы темасы – бүген дә актуальлеген югалтмады. Шагыйрь Рәсүл Гамзатов язганча, безнең киемнәребез төрле булса да, кыйммәтләребез бер. Безгә бердәм булырга кирәк”, – ди чуаш теле укытучысы.
Бәйгедә Татарстан мәктәбендә мари телен укытуның үзенчәлекле ысуллары белән таныштырган Менделеевск районының мари шагыйре Микай исемендәге Илнәт авылы мәктәбе укытучысы Тамара Абрамова балаларга мари халкының җыр-биюләрен өйрәтү белән шөгыльләнүен дә ассызыклый. “Минем мәктәптә оештырган ансамбльгә 2-4нче сыйныф балалары йөри. Без төрле төбәкләрдә яшәүче мариларның җыр-биюләрен, милли киемнәрен өйрәнәбез. Мари милли киеме, баштан алып аякка кадәр бөтен бизәнү-ясану әйберләре – хатын-кызны авыр күзләрдән саклау бурычын башкара. Мин әбиемнән мирас булган, патша заманында, XVII гасырдагы көмеш тәңкәләр тагылган бизәнгечләрне кадерләп тотам, сәхнәдә чыгышлар ясаганда киям, яшьләргә күрсәтәм. Безнең мәктәптә 34 бала исәпләнә: марилар гына түгел, удмуртлар, татарлар, катнаш никахтан туган балалар да укый, барысы да мари телен белә. Үземнең 10 яшьлек кызым да телне яхшырак белү өчен өйдә аның белән гел мари телендә генә сөйләшергә куша”, – дип сөйли Тамара Абрамова.
Жюрида ана теле укытучыларының милли мәгариф һәм мәдәнияткә мәхәббәтенә сокланып утырган КФУ профессоры Ләйлә Минһаҗева “Туган тел” бәйгесен милли бәйрәмгә тиңләде. Узган ел бу бәйгедә җиңүче булган, Чаллының 25нче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсим Хафизов исә бәйгенең быел да оештырылуына куанып: “Миңа “Туган тел” бәйгесендә катнашу һәм җиңү мөгаллимлек эшендә яңа сулыш ачты. Балаларны туган тел, әдәбият, мәдәният байлыкларына якынайту өчен янып-көеп, илһамланым эшләргә зур этәргеч ясады. Сезгә дә шуны телим”, – дип мөрәҗәгать итте Рәсим Хафизов укытучыларга.
“Туган тел” бәйгесенең чираттагы җиңүчеләре бүген, 25 мартта, Халыклар дуслыгы йортында игълан ителеп, бүләкләнәчәк.