Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Кичә “Казан ярминкәсе”ндә Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин катнашында “Яшьләрнең һөнәри ориентациясендә заманча аспектлар” темасына “түгәрәк өстәл” узды.
Очрашу “Мәгариф. Карьера” ярминкәсе кысаларында оештырылан иде. Һөнәри белем алуга багышланган проблемалар күп. Билгеле, заман яше урта һөнәри белем бирү оешмаларына укырга керергә атлыгып тормый. Нәтиҗәдә, бу төр уку йортларында студентлар саны җыелмый. Укытучыларның хезмәт хакы кими, уку йортлары ябыла. Алга таба теге яки бу сәнәгать өлкәсендә гап-гади тимерне эретеп-ябыштыручылар җитмәүгә китерә. Әлбәттә, алга китеш тә бар. 2008нче ел чыгарылыш укучыларыннан 30,4 мең кеше башлангыч һөнәри белем бирү оешмаларына укырга керергә гариза тапшырган. Бу сан 2007 ел белән чагыштырганда да, ике ел элек булган күрсәткечтән дә югарырак. Алга таба да башлангыч һөнәри белемнең сыйфатын, дәрәҗәсен күтәрү өчен нишләргә? Сүз шулар турында барды.
Беренчедән, һәр уку йорты үз эшен башкарырга тиеш. Мәктәпләрдә укыту эше гомуми белем бирү программалары нигезендә, ә башлангыч һөнәри белем бирү оешмаларында һөнәри белем программалары буенча алып барылырга тиеш. Министр ассызыклавынча, мәктәп белән училище программалары кабатланырга тиеш түгел. Өстәвенә, училищелар гомуми белем бирү оешмаларыннан аермалы буларак, эшче кадрларны ихтыяҗ буенча әзерли.
Икенчедән, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында укыту сыйфатын арттыру, аларны яңача җиһазландыру сорала. Бу уңайдан республикабызның белем оешмалары инновацияле укыту программаларын гамәлгә кертүче һөнәри белем бирү оешмаларын сайлау федераль конкурсында уңышлы катнаша. Инде җиңүчеләр дә бар. Аларга бирелгән саллы суммалар (700 миллионнан артып киткән) училищелардан бүгенге сәнәгать ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек кадрлар әзерләүче уку йортларын эшләү өчен тотылачак. Яңартылган уку йортлары кайбер эшчәнлеген туктатачак училищелар юклыгын каплар, дип ышанырга гына кала.