Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Без "Айның иң яхшы ресурсы" бәйге-акциясен дәвам итәбез. Әлеге бәйге-акция кысаларында кулланучыларыбыздан татар телендә файдалы белем бирү ресурслары кабул ителә, алар эшкәртелә һәм порталның Ресурслар бүлегендә урнаштырыла. Һәр ресурс категорияләргә, төрләргә (дәрес планнары, рефератлар, сценарийлар һ.б.) бүленә. Бу башка кулланучыларга материалны тиз генә эзләп табу мөмкинлеген бирә.
Порталга ресурсларны укытучылар да, тәрбиячеләр дә, колледж/техникум/вуз мөгаллимнәре дә, студентлар да, галимнәр дә, башка кулланучылар да юллый ала.
Гадәттә, без порталда татар телендә ресурсларны урнаштырабыз. Әмма да ләкин татар мәгарифе белән бәйле башка телдәге ресурслар да кабул ителүе мөмкин. Бу очракта бердәнбер критерий - әлеге ресурслар татар мәгарифе үсеше өчен файдалы булырга тиешләр.
Ресурслар кабул итү өчен махсус бит булдырылган (http://belem.ru/zakaz). Әлеге адрес буенча кереп ресурслар юлларга да, башка төр хезмәтләр (сайт ясату, блог булдыру һ.б.) соратырга да мөмкин.
Бәйге-акциянең үзенчәлеге шунда - һәр ай саен иң яхшы ресурс ачыклана, тавыш бирү оештырыла, җиңүче ачыклана. Бәйге-акция кысаларында һәр ресурс авторы әлеге чарада уңышлы катнашуы турында түләүле электрон сертификат сората ала. Җиңүчегә исә махсус сертификатны үзебез үк тапшырабыз, моңа өстәп әле аңа бүләк тә тапшырыла. Гадәттә, бу - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт театрына ике кешелек чакыру билеты. Файдалы белем бирү ресурсы төзегән кеше, шул рәвешле, кулына реаль сертификат та ала, театрда ял да итеп кайтачак. :)
Февраль аенда бәйге-акциябезгә 5 ресурс кабул ителеп урнаштырылды. Без ресурсларны эшкәртеп урнаштырдык, хәзер дилбегәне сезгә тапшырабыз. Сезгә Ай ресурсы өчен тавыш бирү битенә керергә һәм яхшы дип саналган ресурслар өчен тавышыгызны бирергә кирәк. Тавыш бирү 2 атна дәвамында барачак, җиңүчеләрне 17 март көнне игълан итәчәкбез.
Барыгызга да уңышлар теләп калабыз! Киләсе бәйге-акцияләребездә катнашу өчен ресурсларны инде хәзер үк юллый аласыз.
Файдалы белем бирү ресурслары беркайчан да күп булмый. Белемнәр һәрвакыт кирәк! Аларны арттырыйк та арттырыйк, дуслар!