Татар мәгарифе порталы
“Балалар һәм үсмерләрдә үзләренә зыян салырлык тәртип формаларын кисәтү” темасына Казанның Абдулла Алиш исемендәге Балалар иҗаты йортында беренче зональ укыту семинары узды. Җыенга 200гә якын Казан мәгариф оешмаларының тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, Казан муниципаль берәмлеге башкарма комитетының мәгариф идарәсендәге тәрбия эшләре буенча хезмәткәрләре килгән иде.
Балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларының үсмер шәхесен формалаштырудагы роле, үсмер шәхесен формалаштыруда педагогның урыны, балигъ булмаганнар арасында үз-үзләрен үтерү очракларын туктатуда мәктәп, гаилә һәм җәмәгатьчелекнең үзара бәйләнеше - бу семинарда кузгатылган темаларның бик азы, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге.
Семинарда Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасындагы Россиякүләм фәнни-тикшеренү институты өлкән фәнни хезмәткәре Т.С. Архиреева, милиция подполковнигы Р.Г. Капатев, «Республика клиник психиатрия шифаханәсе”нең психотерапевты Г.Р. Алимова һәм башкалар катнашты. Әлеге очрашда кузгатылган проблемалар турында фикер алышу Казанның мәгариф оешмалары педагогик коллектиларында да узачак.
“Балалар һәм үсмерләрдә үзләренә зыян салырлык тәртип формаларын кисәтү” темасына зональ семинарлар республикабызның башка районнарында да узачак. Семинарның программасын һәм үткәрү графигын беркетелгән файлларда тәкъдим итәбез.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
![]() | 29.5 KB |
![]() | 92 KB |