Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Казанның Авиатөзелеш районындагы 14 нче гимназиясендә укучыларның күренекле мәгърифәтче, татарлардан беренче адъюнкт-профессор Ибраһим Хәлфин (1778-1829) истәлегенә багышланган XI республика фәнни-эзләнү конференциясе үткәрелде. Анда мәктәп, гимназия, лицейларның 8-11 нче сыйныф укучылары катнашты.
«Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014-2016 еллар)» Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында уздырыла торган конференция төрле фәннәр буенча эзләнү эшчәнлеге аша укучыларның иҗади фикер йөртүләрен, интеллектуаль сәләтләрен активлаштыруга йөз тота.
Конференциянең бурычлары:
- - хәзерге заман укучысының гомуми һәм коммуникатив культура дәрәҗәсен, социаль активлыгын үстерү һәм җәмгыятьтә үз урынын табарга өйрәтү;
- - талантлы балаларны барлау, алга таба аларның сәләтләрен үстерүгә мөмкинлекләр тудыру, ярдәм итү;
- - укучыларның иң яхшы казанышларын, белем бирү оешмаларының фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнү тәҗрибәсен өйрәнү, тәкъдим итү һәм пропагандалау;
- - тикшеренү эше алып баручы коллективлар белән иҗади багланышлар формалаштыру, үзара аралашу оештыру;
- - укучыларда милләтнең мәгариф, мәдәният һәм икътисади үсешендә гомерләрен үз халкына хезмәт итүгә багышлаган Хәлфиннар нәселенең бай тарихи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту, яшь буынны аларның тормыш юлы һәм иҗаты үрнәгендә тәрбияләү;
- - милли үзаң, үз милләтеңнең тарихына, мәдәниятына, гореф-гадәтләренә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.
Конференциянең эш юнәлешләре түбәндәгечә:
татар филологиясе проблемалары; рус филологиясе проблемалары; тел белеме һәм сөйләм культурасы (рус, татар һәм чит телләр); туган якны өйрәнү; математика, физика, информатика; фиология, химия, экология; дөнья мәдәнияте, психология; дөнья цивилизациясе контекстында милли сәнгать, әдәбият һәм мәгариф (ул татар мәдәнияте, мәгарифе, әдәбияты һәм сәнгате өлкәсендә тирән эз калдырган бер татар зыялысы иҗатына багышлана). Аерым алганда, секциядә мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗатын пропагандалауда сыйныфтан тыш чаралар, дәрес эшкәртмәләре белән укытучыларга катнаша алу мөмкинлеге бирелгән иде. Ул түбәндәге темаларны үз эченә ала: мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗат чикләре; Илһам Шакиров замандашлары хәтерендә; әдәбиятта, музыкада, сынлы сәнгатьтә Илһам Шакиров образы.
Экспертлар комиссиясе карары буенча иң яхшы тикшеренү эшләренең тезислары җыентыгы бастыру планлаштырыла, диелә чараны оештыручылар хәбәрендә. Конференцияне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәhәре Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе, Казан (Идел буе) университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты оештырган.