Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Республикабызда 2030 елга кадәр яшьләр сәясәте стратегиясе кабул ителде. Татарстандагы яшьләр сәясәтенең инновацион моделен булдыру – аның төп максаты. Җитмәсә, заманча тормыш мисалында яшьләрнең потенциалын ачуга да аерым басым ясыйлар.
Бүгеннән башлап, 15 ел дәвамына яшьләр сәясәтенә яңа бурычлар куелган. Беренче чиратта, яшь буын вәкилләре үзләрен социаль-икътисади, иҗтимагый-сәяси, мәдәни, инновацион, для занятия спортом һәм башка юнәлешләрдә үзләрен күрсәтә алсын өчен махсус шартлар булдырылачак.
Стратегияне уйлап табучылар белем алуга да зур урын биргән. Ник дигәндә, әлеге документ буенча инновацион белем бирү технологиясен кертү сорала. Бу исә, үз чиратында, яшьләр үзлегеннән белеме эстәсен өчен эшләнелә. Бурычлар арасында милли, дини, милләтара үзенчәлекләрне истә тотып, әхлакый кыйммәтләрен формалаштыруга да игътибар зур.
- Яшьләр сәясәте стратегиясен кабул итү 2030 елга кадәр яшьләр эшләре өлкәсенең бердәм векторын булдырырга мөмкинлек бирә. Шулай ук бу тармакның өстенлекле юнәлешен булдыруда да ярдәм итәчәк. Әлеге документ Россиянең 2025 елга кадәр дәүләт яшьләр сәясәте нигезләре һәм 2030 елга кадәр Социаль-икътисади үсеш стратегиясенә нигезләнде, – дип белдерде Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин.
Шунысын да ассызыкларга кирәк: яшьләргә кагылышлы барлык законнар, проектлар да шушы стратегиягә нигезләнеп кабул ителәчәк. Шулай итеп, яңа документта каралган векторлар яшьләр инициативаларына булышлык күрсәтергә, сәләтле, иҗади яшьләргә социаль лифтлар булдыруга ярдәм итәчәк.
Стратегияне булдыруда Татарстан яшьләр сәясәтенең 20 еллык традицияләренә таянганнар. Гомумән, республикабызның дәүләт яшьләр сәясәтенең Россиядә беренче урыннарны биләве беркемгә дә сер түгел. Махсус стратегияне булдыруда да бу мәсьәлә роль уйнамый калмаган.
Татарстаныбыз студент яшьләре, студентлар үзидарәсе органнары, хакимият һәм ректорлар арасындагы үзара хезмәттәшлек итү белән аерылып тора. Татарстанның иң зур студентлар оешмасы – “Студентлар лигасы”, Татарстан Хөкүмәте, Ректорлар советы арасындагы өчьяклы хезмәттәшлек турындагы килешүнең аналогы Россиянең бер төбәгендә дә юк. Шунысын да әйтергә кирәк: барлык чараларны тормышка ашыруда Татарстан Хөкүмәте тарафыннан да ярдәм күрсәтелә.
Студентларның төбәк җитәкчеләре белән күзгә-күз очрашулары төрле мәсьәләләрне чишәргә мөмкинлек бирде. “Ел студенты”, Студентлар спартакиадалары, “Транспорт гранты”, Студентларның белем бирү форумы Татарстанның брэнд проектлары булып тора.
Республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы Стратегия проектын ике ел элек булдырырга тотынган. Мондый документны булдыруны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплый. Аны төзүдә балалар һәм яшьләрнең иҗтимагый оешмалары, районнардагы яшьләр, министрлык вәкилләре, вуз ректорлары советы да катнашкан.
– Әлбәттә, әлеге Стратегия яшьләр сәясәтендә беренчесе түгел, – ди министр урынбасары. – 2013 елдан башлап, министрлык республика яшьләренә патриотик тәрбия бирү, иреклеләр хәрәкәтенә, студентларның хезмәт отрядларына, сәләтле яшьәргә булышлык күрсәтү буенча концепцияләр булдырды. Ләкин шул ук вакытта мондый Стратегиянең аналоглары булмаган.
Стратегияне ике этапта тормышка ашырачаклар. Димәк, аңа үзгәрешләр кертәчәкләр дигән сүз. Җитмәсә, әлеге документны заман таләпләренә яраклаштырып та үзгәртәчәкләр. Чаралар планы дигән өлеше стратегиянең дәвамы булып тора.
Рөстәм Гарифуллин фикеренчә, әлеге стратегияне кабул итү Татарстанның яшьләр сәясәте өлкәсендә лидер урыннарын саклап калу өчен генә түгел, ә башка төбәкләр өчен үрнәк булуы өчен дә кирәк. Моннан тыш, ул кеше капиталын формалаштыруның нигезен тәшкил итәчәк.