Татар мәгарифе порталы
17 Сентябрь, 2008 - 12:52
Инде ничәнче ел “Сименс” компаниясе югары сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия фәнни-инновацион проектлар конкурсын уздыра. Кешеләрнең яшәү сыйфатын ничек күтәреп була? Конкурсның максаты – әлеге проблеманы чишүдә яңа технологияләр һәм инновацион юллар эзләү белән мәшгуль сәләтле яшьләргә ярдәм итү. Барлык эшләр дә төп - экология темасына багышланырга тиеш.
Оештыручылар, гадәттәгечә, быел да гаять актуаль тема сайлаганнар. Югары сыйныф укучылары тирә як табигать байлыкларын куллануда рациональ юллар тапкан проект-эшләрен тәкъдим итәчәк. Бәйгедә аерым затлар да, өч кешедән дә күбрәк булмаган төркемнәр дә катнашырга мөмкин.
Алда әйтеп узганча, конкурсның ике еллык тарихы бар. Былтыр Россиянең 170 торак пунктыннан 409 проект катнашкан булган.
15 сентябрь көнне “Сименс” компаниясе укучылардан гаризалар кабул итә башлады. “Киләчәгебез өчен чиста планета” исемле III Россиякүләм фәнни-инновацион проектлар конкурсында катнашырга теләгегез бар икән, тәвәкәлләгез! Бәйге Россия Федерациясенең барлык 7 федераль округында да оештырылачак. Ярышта гомуми белем бирү һәм махсус урта белем бирү оешмаларында укучылар катнаша ала. Тулырак мәгълүмат өчен конкурс сайтының юлламасын китерәбез - www.science-award.siemens.ru