Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан Республикасында быел гыйнвардан бирле үткәрелә торган “Безнең Татарстан”/“Наш Татарстан” VI Республика яшьләр форумында катнашуга гаризалар 29 февральгә кадәр кабул ителә. Проектларны forumtatarstan.ru сайтында теркәп була. Форумда 14-30 яшьләрдәге сәләтле кешеләр (35 яшькә кадәрле яшь галимнәр), республиканың югары һәм урта һөнәри белем бирү йортлары студентлары, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары катнаша ала. Аны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Яшь галимнәр һәм белгечләр хәрәкәте, ТР Иҗади яшьләр академиясе оештыра, диелә форумның рәсми сайтында.
Искәртеп үтик: Республика яшьләр форумы Татарстанда 2010 елдан бирле үткәрелеп килә. Шушы вакыт эчендә форум күп кенә үзгәрешләр кичерде, әмма аның төп максаты үзгәрешсез калды – яшьләргә күп кенә мәсьәләләр буенча фикер алышуга, шулай ук социаль әһәмиятле, инновацион, коммерцияле һәм җәмгыятькә файдалы идеяләрне, проектларны тәкъдим итү, үстерүгә шартлар булдыру.
Быел катнашучылар проектларын 10 тематик мәйданчыкның берсенә тәкъдим итә ала: “Инновацияләр территориясе”, “Архитектура һәм сәнгать территориясе”, “Эшмәкәрлек территориясе”, “Игелеклелек территориясе”, “Куркынычсызлык территориясе”, “Спорт территориясе”, “Мәгълүмат территориясе”, “Кечу ватан территориясе”, “Тынычлык һәм теләктәшлек территориясе”, “Яшьләр территориясе”.
Форум нәтиҗәләре буенча яшьләрнең иң яхшы проектларын һәм идеяләрен, киләчәктә алар ТР Хөкүмәтендә, коммерцияле партнерлар, инвесторлар һәм форумны оештыручыларда хуплау тапсын өчен, сайлап алу күздә тотыла.
VI Республика яшьләр форумы оештыру комитетына икенче ел рәттән ТР Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелек итәчәк. Мәйданчыкларның һәркайсы республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары карамагында була. Мәйданчыклар эше башында яшьләр оешмалары вәкилләре торыр дип күзаллана.
“Безнең Татарстан” форумы, традицион рәвештә, берничә этапта үткәрелә: гаризалар кабул итү кампаниясе (15 гыйнвар – 29 февраль), читтән торып оештырыла торган этап (1-14 март), йомгаклау этабы ( 21 март – 1 апрель), йомгаклау күргәзмәсе (апрель). Форумның 3 көн буена дәвам итәчәк йомгаклау өлеше белем бирү чараларын, масстер-классларны, фикер алышу мәйданчыкларын колачлый һәм экспертлар белән очрашулардан гыйбарәт була, җиңүчеләр проектлары күргәзмәсе оештырыла.
Шунысын да билгеләп узарга кирәк: быел форумның иң яхшы проектлары Татарстан делегациясе составына кереп, "iВолга” Идел буе федераль округы яшьләр форумы, “Таврида”, “Территория смыслов” һәм “Итуруп” Бөтенроссия яшьләр форумнары, “Балтийский Артек” халыкара яшьләр форумы, "Машук” Төньяк Кавказ округы яшьләр форумы кебек федераль мәйданчыкларда катнашу хокукына ия булачак.