Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда Югары медицина технологияләре мәгариф үзәгенең "Amtec Kazan" симуляцион үзәгендә булды.
"Amtec Kazan" үзәге генераль директоры Леонид Галинский билгеләп үткәнчә, симуляторлар мәйданчыгы мәгариф үзәгенең икенче чираты булып тора. “Әгәр без гадәти шартларда 25 төрле белгеч әзерләсәк, хәзер тагын 6 юнәлеш буенча әзерлек алып барылачак. Без хәзер табиблар гына түгел, ә ординаторлар, интерннар һәм хәтта медицина вузларының өлкән курсларын да әзерләячәкбез”, - дип сөйләде ул.
Робот-пациентлар гастродуоденоскопия, ультратавыш һәм нурланыш диагностикасы, стоматология, реанимация (өлкәннәр һәм яңа туган сабыйлар), анестезиология, бронхоскопия һәм колоноскопия программалары буенча белгечләр әзерли алачак.
Симуляцион үзәктәге җиһазларның Татарстанда җитештерелгән булуын да билгеләп үтик. “Алар характеристика буенча халыкара төрдәшләргә якын яки алардан калышмый”, - дип ассызыклады Галинский.
Хәзер мәгариф үзәгендә укучылар саны 20 процентка артачак. Әгәр элек аның аша 3 меңгә кадәр кеше узса, хәзер бу санны 3,5-3,6 меңгә кадәр арттыру планлаштырыла. Генераль директор беренче төркемнәр туплануын билгеләп үтте.
Симуляцион мәйданчык ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән булдырылды. 2015 елның июлендә ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы карары белән Республика клиник хастаханәсе (РКБ) территориясендә урнашкан блокларның берсе мәгариф үзәгенә бирелде. Үзәк кыска вакытта үз акчасына биналарны төзекләндерде, бу максатка барлыгы 11 млн сум акча сарыф ителде. Төбәкара медицина симуляторлары инжиниринг үзәге “Медицина фәннәре үзәге”нә “Эйдос” компаниясе симуляция җиһазы тапшырылды. Инжиниринг үзәге генераль директоры Арслан Вәлиев белдергәнчә, бу җиһазның бәясе 85-90 млн сум чамасы тора, бу чит ил төрдәшләреннән күпкә арзан. Мәгариф үзәгенә бу җиһаз бушлай бирелгән.