Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Әлеге мәсьәлә бик җитди, шуңа күрә бу материалны Белем.ру порталында да урнаштырга булдык. Укытучыларның гадел булуларын, башка кешеләрнең хезмәтләрен ихтирам итүләрен теләп калабыз.
Чистай шәһәренең 5 нче номерлы мәктәп укытучысы Җәләлетдинова Гөлия Тәлгать кызына ачык хат
"Бу хатны Сезгә Тарханова Гүзәлия Инсаф кызы яза. Сезнең сайтыгызда “Ф. Әмирхан. Эзләнү эше” исеме астында конференция материалы куелган: http://zalalutdinova.moy.su/forum/4-2-1.
Бу язучы иҗатына хөрмәтем зур булганга күрә, аны укып карыйсы иттем һәм... шаккаттым, чөнки сайтыгыздагы конференция материалының төп өлеше tarkhanova.ru сайтыннан, ягъни минем сайттан тоташ күчереп алынган “Фатих Әмирхан – психологик анализ остасы” доклады булып чыкты. Сез бу материалыгызны 2013 елның 21 нче мартында куйгансыз. Дөрес, ул Белем.ру сайтында да, кайбер башка мәртәбәле сайтларда да законлы теркәлгән, 2009 елдан бирле тора. Бу материалны алардан алган булуыгыз да ихтимал. Башка кулланучылар, гадәттә, төп чыганакны күрсәтәләр. Сезнең бу “фәнни хезмәтегез”дә күрсәтелгән әдәбият исемлеген карыйм, тик 49 чыганак арасында минем сайтны куллануыгыз турында мәгълүмат юк. Сез беләсездер инде, гыйльми хезмәткәрләр фәнни эшләрен язганда, башка галимнәрнең дә эшенә таяналар, бу табигый хәл, тик материалның кайдан алынган булуын күрсәтү мәҗбүри. Моны этикет нормалары таләп итә. Мин үзем дә фикеремне раслау өчен, аерым авторларның цитаталарыннан файдаланам һәм, әлбәттә, аның чыганагын күрсәтәм. Укучыларымны да шуңа өйрәтәм. Үзегезнең “фәнни эшегез”не “язганда” сез моңа игътибар иткәнсездер, мөгаен. Кулланылган әдәбият исемлеге шуның өчен кирәк. Мин сайтымны барлык укытучылар файдалансын өчен төзедем. Күп файдаланалар, пьесаларымны сорап алалар, аттестация вакытында имтиханнарга әзерләнәләр, бик күп төбәкләрдән материалларым өчен рәхмәт әйтеп язалар. Мин моның өчен аларга рәхмәтле генә, тик сез плагиатлык белән шөгыльләнгәнсез, ягъни минем сайтымнан алынган материалны үзләштереп, үзегезнеке итеп күрсәтеп, үз сайтыгызда урнаштыргансыз, шул рәвешле авторлык хокукларын да бозгансыз. Материалымны үзләштерүегезне мин бик җиңел исбатлый алам, ягъни сайтыгыздан скриншот алдым. Бу “фәнни эшегез”не башка кайбер сайтлар да тикшереп-нитеп тормыйча алганнар һәм үзләрендә урнаштырганнар, җитмәсә “Залалутдинова сайтыннан алынды” дип тамгалаганнар. Күрәсезме, күпме кешене ялгыш юлга керткәнсез.
Плагиатлык – кешенең тәрбиясезлеген күрсәтә торган әйбер һәм моның өчен хөкем итү дә каралган. Курыкмагыз, мин сезгә карата начарлык эшләмәм, абруегызга тап төшерергә теләмим, тик бу эшне үз сайтыгыздан алып ташлагыз һәм башка сайтларга да хәбәр итегез, хаталарын төзәтсеннәр. Миңа язарсыз дип ышанып калам. Таләбем канәгатьләндерелмәсә, мин бу турыда “Мәгариф” журналына һәм мәктәбегез сайтына да материал җибәрәчәкмен."
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
![]() | 243.5 KB |