Татар мәгарифе порталы
Сез монда
“Ел студенты” республика студентлар премиясенең популярлыгы елдан-ел арта. Аның әле үткәрелә торганына дәгъва кылучылардан 19 номинациядә 500ләп гариза кабул ителгән. Бу, 2014 ел белән чагыштырганда, 100гә артык. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә ТР Студентлар лигасы президенты Элькин Искәндәров хәбәр итте.
Искәртеп үтик: конкурс ел саен ТР Студентлар лигасы тарафыннан, ТР Хөкүмәте һәм ТР Югары уку йортлары ректорлары советы ярдәме белән, үткәрелә.
“Ел студенты – 2015” еллык студентлар премиясендә Казан, Яр Чаллы, Арча, Буа, Бөгелмә, Әлмәт, Яшел Үзән, Түбән Кама шәһәрләреннән студентлар катнашкан. Быел “Ел интеллекты” (69 гариза), “Ел иҗади шәхесе” (51 гариза), “Ел спортчысы” (47 гариза) номинацияләре аеруча популяр булган.
ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин билгеләп үткәнчә, әлеге премия, иң беренче чиратта, студентларның үзләре өчен мөһим. Ул Гран-при иясенең, традицион рәвештә, дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында белем алу мөмкинлегенә ия булачагына игътибарны юнәлтеп, төрле елларда җиңүгә ирешкәннәр арасында бу мөмкинлектән файдаланучылар исемнәрен атап үтте. Әйтик, КФУ студентлары Марсель Нигъмәтҗанов бүген Европа бизнес-мәктәбендә, Илдар Хөҗҗәтов “Сколково” ачык университетында белемен күтәрә, былтыр Гран-при иясе дип табылган Адинә Күлмәсова Испания университетларының берсенә МВА программасы буенча укырга керергә әзерләнә, дип тәгаенләде министр урынбасары.
ТР Студентлар лигасы президенты конкурстагы быелгы үзгәрешләргә тукталып, “Ел вузы” номинациясе урынына “Ел волонтеры” номинациясе кертелүенә игътибарны юнәлтте. “Бу безнең республика өчен актуаль. Татарстан Россиянең волотерлар хәрәкәтендә – әйдәп баручы төбәкләр рәтендә. Ә волонтерлар хәрәктенең төп өлешен студентлар тәшкил итә. Әлеге номинация традиционга әверелер дип уйлыйм”, – диде Элькин Искәндәров. Ул “Ел студенты” премиясенең унберенче ел рәттән уздырылуын искәртеп, конкурсның традицияләргә шактый бай булын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, премиянең ачыклыгы, катнашучыларны бертигез мөмкинлекләр белән тәэмин итү төп принциплардан санала. Әйтик, быел жюри әгъзалары премиягә дәгъва кылучылар белән күзгә-күз очрашып, аларның финалга үтү-үтмәү сәбәпләрен, йомгаклау өлешенә узмаучыларга киләсе елда катнашу өчен нәрсәләргә игътибар юнәлтергә кирәклеген шәхсән аңлаткан. Бу тәҗрибәне киләчәктә дә дәвам итү күздә тотыла.
“Ел студенты-2015” республика премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасының режиссеры Михаил Волконадский билгеләп үткәнчә, сценарий язганда, иң беренче чиратта, конкурста катнашучы студентларның иҗади идеяләре ярдәм иткән. Ул, быел ТР Студентлар лигасын үзенең 20 еллыгын бәйрәм итә, тамашаның бер блогы нәкъ менә әлеге темага багышланачак, дип билгеләп үтте. “Бернинди яңа әйбер дә юк, әмма барысы да, һәрвакыттагыча, шәп булачак”, – дип ышандырды Михаил Волконадский сценарийның барлык нечкәлекләрен ачып бетермичә.
Сүз уңаеннан, “Ел студенты-2015” республика премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 25 гыйнвар – Бөтенроссия студентлары көнендә, башкаланың “Пирамида” күңел-ачу комплексында була.