Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Хөкүмәтенең юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча комиссиясе утырышы уздырылды. Аны ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров алып барды. Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов һ.б. рәсми затлар катнашты.
Утырышта көн кадагына куелган төп мәсьәләләрнең берсе мәктәп автобусларын мониторинглау һәм диспетчерлаштыру өчен навигация җайланмалары белән җиһазландыруга бәйле булды. Аның буенча төп доклад белән чыгыш ясаган Энгель Фәттахов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республикада 699 мәктәп автобусы файдаланылышта, аларның һәркайсы хәрәкәт маршрутын һәм тизлеген күзәтергә мөмкинлек бирә торган махсус җайланма – трекерлар белән җиһазландырылган. 19 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча, 28 мәктәп автобусы, бу барлык автобусларның 4 проценты, ГЛОНАСС мониторинг системасында күренмәгән. Шулай да, бу юнәлештә билгеле бер уңай үзгәрешләр бар. Чагыштыру өчен: узган елның 19 декабрендә 62 мәктәп автобусы күзәтү кырыннан читтә калган. Төп сәбәп – ГЛОНАСС 112 системасы белән элемтә тәэмин иткән трекерларның төзексезлеге, дип аңлатты Энгель Фәттахов. Әлеге җайланмаларның ватылу очракларыннан качу яки үз вакытында төзәтү аларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнгән оешмалар белән килешү төзегән очракта мөмкин. Трекер сафтан чыкса, әлеге оешмалар аны оператив рәвештә рәткә китерергә яки төзек җайланмага алмаштырырга тиеш. Ел башыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың 7 муниципаль берәмлегендә шундый килешүләр төзүне тәэмин иткән. Бүген Тарстанда трекерларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнгән берничә эре компания бар. Алар белән берничә киңәшмә үткәрелгән, муниципалитетлардагы җаваплы затларга бу оешмалар турында мәгълүмат ирештерелгән.
Татарстан мәгариф һәм фән министры сүзләренчә, муниципаль дәрәҗәдә эшне шул рәвешле оештыру зарур ки: нәкъ менә әлеге компанияләр кәрәзле элемтә трафигы түләүләрен дә гамәлгә ашырырга тиеш. Бу очракта алар трекер төзеклеге, аны вакытында рәткә китерү һәм рейска чыккан автобусның күзәтү кырында булуы өчен тулысынча җавап тотачак.
Хәзерге вакытта ГЛОНАСС 112 системасында рейска чыкмый торган 43 автобус исәпләнә. Бу автобуслар яраксыз дип табылган яки төзекләндерүдә. Әйтик, республиканың Чүпрәле, Баулы, Яр Чаллы муниципаль берәмлекләрендә мониторинг күзәтүеннән 300 көн дәвамында читтә булган автобуслар бар. Әлеге транспорт чараларын күзәтү ситемасыннан чыгару өчен муниципалитетлар тарафыннан бернинди чаралар күрелмәгән, диде Энгель Фәттахов. Ул автобусның файдаланылышка яраксыз дип табылуы хакындагы документлар яки автотранспорт предприятиеләреннән дәвамлы төзекләндерү турында алынган белешмә кәгазе нигезендә бу транспорт чараларын мониторинг системасыннан чыгара башлау тәкъдиме белән чыкты. “Муниципалитетлар көн саен, мөстәкыйль рәвештә, мониторинг системасында мәктәп автобусларының күзәтү кырыннан читтә булу сәбәпләрен күрсәтсә, бу эшне автоматик рәвештә дә башкару мөмкин булыр иде. Әмма бүген 13 муниципаль район моны бөтенләй эшләми. Бу да балаларны йөртүдә иминлекне тәэмин итү мәсьәләсенә салкын караш күзәтелүен раслый”, – дип мәсьәләнең тагын бер проблемалы ягына игътибарны юнәлтте министр. Ул билгеләп үткәнчә, бүген, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә, мәктәп автобусларын мониторинлау һәм диспетчерлаштыру регламенты әзерләнгән. Хәзерге вакытта ул килештерелә. Әлеге регламент кысаларында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе төзексез навигация системасы белән тәэмин ителгән мәктәп автобуслары хәрәкәтенә юл куйган йөртүчеләрне һәм хезмәткәрләрне җавапка тартуы күздә тотыла, автобуслар штраф-стоянкаларга урнаштырылырга тиеш булачак. Кагыйдә бозучыларны җавапка тартуда катгый позиция генә мәктәп автобусларының күзәтү кырында булуын 100 процент тәэмин итә алачак дигән фикердә Энгель Фәттахов.
Шамил Гафаров бу мәсьәлә уңаеннан муниципаль берәмлекләрдә урыннардагы затларны эшне тиешле дәрәҗәдә оештыра алмаганнары, җавапсызлыгы өчен тәнкыйть утына тотты. “Автобуслар тапшырылды, аларны тәэмин итүгә акча бүлеп бирелде, транспорт чаралары элемтә җайланмалары белән җиһазландырылды. Эшне оештырырып гамәлгә ашырырга гына кирәк. Әмма - юк! Муниципаль берәмлекләр территориясендә автобусларда йөртелә торган әлеге балалар күрше төбәктә туып яши диярсең. Бу бик каршылыклы, хәтта көлкеле хәл”, – диде ул чыгышында. ТР Премьер-министр урынбасары 4 ел элек навигация системасы белән тәэмин ителмәгән мәктәп автобуслары тәэминатына акча бүлеп бирмәү турында килешү булуын искәртеп, әлеге килешү шартларын үтәмәгән ТР Финанслар министрлыгына да шелтә белдерде.