Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Быел Татарстанда 95 мәктәп һәм 52 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен төзекләндерү планлаштырылган. 15 гыйнвар көненә 99 объектта эшләр башланган. Мондый күрсәткечләрне бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.
Министр Ирек Фәйзуллин билгеләгәнчә, ТР Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматларына караганда, 2015 елда 42 муниципаль районда капиталь ремонтлана торган күп фатирлы йортлар объектларында 5 мең 577 инспекция тикшерүе үткәрелгән, нәтиҗәләр буенча 11 муниципаль берәмлектә 33 куркынычсызлык техникасын бозу факты ачыкланган. Министр сүзләренчә, алар арасында - югарыда эшләү кагыйдәләрен бозу (19), шәхси саклану чаралары булмау (11), саклау киртәләре булмау (2), югары басым баллоннарын сакалу һәм куллану кагыйдәлен бозу (1).
2016 елда балаларны савыктыру лагерьларының 9ында капиталь ремонт ясау, 2 яңаны төзү һәм 1сен төзекләндерү планлаштырылган, диде төзелеш министры. Агымдагы елда шулай ук 8 һөнәри белем бирү оешмасында, 43 мәдәният учреждениесендә, 27 яшүсмерләр клубында,78 муниципаль берәмлек советы бинасында һәм 29 социаль хезмәт күрсәтү учрежениесендә капиталь төзекләндерү эшләре планлаштырылган.
"Яктыртуны торгызу программасы буенча быел 12 мең 522 диодлы яктырткыч кую, 492 электр энергиясен хисаплау щитларын урнаштыру һәм 475 км электр линиясен монтажлау каралган. Хәзерге вакытта тикшерү актларын туплау һәм анализлау эше алып барыла", - диде ТР төзелеш министры.
Ахырда Ирек Фәйзуллин әйткәнчә, бүген су саклау зоналарын төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру буенча әзерлек эшләре һәм объектлар исемлеген төзү эше алып барыла. Программада республиканың 19 муниципаль берәмлеге катнаша.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, әлеге программалар буенча тиешле документларны вакытында әзерләп, төзелеш, ремонтлау эшләренә керешүне йөкләде.