Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хөрмәтле Белем.ру порталы кулланучылары!
Белем.ру порталы, 2016 ел башлану уңаеннан, татар телендә белем бирүче укытучылар өчен бүләк әзерләде. Бүгенге көннән башлап Белем.ру порталында блоглар алып бару мөмкин. Гыйнвар аенда ул тест тежимында эшләячәк, февраль аеннан рәсми рәвештә эшләп китәчәк.
Әлеге мөмкинлек нинди максатларда булдырылды һәм укытучылар өчен ул кайсы яклардан файдалы булачак?
- Күп кенә бәйгеләрдә катнашканда, квалификацияне күтәргәндә яисә раслаганда укытучының үз сайты яисә блогы булу сорала. Сайт ясау/ясату шактый катлаулы эш һәм өстәмә чыгымнар сорый. Блог ясау артык катлаулы түгел, моның өчен өстәмә чыгымнар кирәкми.
- Үз блогын укытучы-блоггер һәркайда визит карточкасы буларак күрсәтә ала. Блоггер тәхәллүсеһәм логины үзгәртелмәсә, блогның url-адресы үзгәрми.
- Блог һәм аның интерфейсы тулысынча татар телендә. Татар телендә белем бирүче укытучыларга Татнет челтәрендә үзләрен танытырга бу менә дигән мөмкинлек.
- Блогта укытучы үз хезмәтләрен туплап бара, уй-фикерләрен белдерә ала. Блог кулланып укучылары белән өстәмә белем бирү системасын җайга сала ала һ.б. шундый мөмкинлекләр ачыла.
- Блоггер үз блогында башка теркәлгән кулланучылар белән фикер алыша, дискуссия оештыра ала.
Блогны булдыру өчен укытучы булырга (әлегә блоглар төзүне республиканың мәгариф системасы хезмәткәрләре өчен генә ясыйбыз, алга таба географик һ.б. чикләүләрне бетерергә уйлыйбыз), порталда теркәлергә, теркәлгән вакытта блоггер тәхәллүсе (псевдонимы) кырын тутырырга, ә логинны язганда, алга таба уңайлы булсын өчен, латин хәрефләре белән язарга кирәк (бу мәгълүматларны онытмагыз, берәр кая язып куегыз; блогны бары тик авторизация үтеп порталга кереп кенә алып барып була!).
Блогны булдыру өчен төгәлрәк адымнар түбәндәгеләр:
- Белем.ру порталында теркәлергә һәм үз профилеңне тиешле дәрәҗәдә татар телендә тутырырга (үзегез өчен блоггер псевдонимын (тәхәллүсен) уйлап табып әлеге кырны тутырырга онытмагыз; теркәлгән кулланучылар профильләренә кереп, сәхифәсендәге мәгълүматларын тулыландыра алалар; серсүзне оныткан булсагыз, аны монда торгызырга мөмкин);
- "Заказлар һәм ресурслар кабул итү" битенә керегез. "Заказ тибы" кырында "порталда үз блогымны булдыру" пунктын сайлагыз, "Заказ тексты" кырында үз профилегезгә сылтаманы (мисал өчен, минем профиль адресы: http://belem.ru/user/3) күрсәтегез, блогны нинди максатларда булдырырга теләгәнегезне языгыз (интернетны куллану дәрәҗәсен дә язсагыз, edu.tatar.ru проектындагы профилегез адресын да күрсәтсәгез яхшы булыр), калган аермачык тутыру таләп ителгән кырларны тутырыгыз, электрон почта адресыгызны дөрес языгыз (әлеге адреска сезгә җавап киләчәк). Заказны юллагыз.
- Без Сезнең заказны кабул итеп алабыз, профилегезнең фейк түгеллеген тикшерәбез һәм хисап язмагызга блоггер вәкаләтләрен бирәбез. Блогны ничек алып барырга кирәген кыскача аңлатып Сезгә җавап итеп хат юллыйбыз. Котлыйбыз - Сез Белем.ру порталында үз блогыгызны алып бара аласыз!
Блогтагы материаллар өчен блоггер үзе җаваплы. Әгәр дә РФ һәм ТР кануннарын боза торган материаллар урнаштырса, блоггерга кисәтү ясалырга, ә аның блогы бөтенләйгә ябылырга мөмкин.
Игътибар! Әлегә блоглар тест режимында эшли, гыйнвар аенда үз блогын булдыру мөмкинлеге нигездә тәҗрибәле интернет-кулланучылар өчен ачылачак, калган гаризалар февраль аенда гына расланачак (шуңа күрә "Заказ тексты" кырын тулырак язсагыз яхшы булыр).
Барлык блоггерларга да уңышлар телибез, татар телендә белем бирүче укытучылар үз фикерләрен әйтә белгән эрудицияле, белемле, дөреслекне әйтергә курыкмаган блоггерларга әйләнерләр дип ышанып калабыз!
PS. Һәм, әлбәттә, шәхсән минем блог та портал кулланучыларына файдалы булыр, уй-фикерләрем, блоглардагы язмаларым белән күп кешегә файда китерә алырмын дип ышанып калам. Минем блог: http://belem.ru/bloglar/Rail_Gataullin.