Татар мәгарифе порталы
ТРның Балтач районы Кече Лыза урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар агуланганнан соң үткәрелгән тикшерү барышында халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге өлкәсендә закон таләпләрен бозу очраклары ачыкланган. Бу хакта Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.
Аерым алганда, хилафлыклар санитар-дезинфекцион һәм эпидемиягә каршы режимнарны үтәү өлешендә, шул исәптән туклану блогы эшчәнлегендә, һәм хезмәткәрләргә карата булган таләпләр өлешендә, ачыкланган.
Мәктәптә хезмәткәрләр тарафыннан шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүгә дә шартлар булдырылмаган. Балаларны һәм мәктәп хезмәткәрләрен лаборатор юл белән тикшерү материаллары эшкәртелә.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, мәктәпнең туклану блогы эшчәнлеген вакытлыча тыю турында протокол төзелгән. Ачыкланган хилафлыклар өчен һәм лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча административ җәза чаралары күреләчәк.
Ведомство шуны искәртә: 13 гыйнварда ТРның Балтач районы Кече Лыза урта гомумбелем бирү мәктәбенә йөрүче 3 укучыда эчәк инфекциясе билгеләре теркәлә. Алар Саба үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә китерелә. Хәзерге вакытта укучылар канәгатьләнерлек хәлдә өйләренә җибәрелгән. читать
Балаларның авыру очрагы буенча Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсе Арча, Биектау районнарындагы территориаль бүлеге белгечләре тарафыннан Кече Лыза урта мәктәбендә тышкы мохит объектларын, персоналны һәм авыру балалар белән аралашкан укучыларны лаборатор тикшерү үткәрелгән. Эпидемиягә каршы чаралар күрелә, хезмәткәрләр һәм авыру балалар белән аралашкан укучылар медицина күзәтүендә.
Бүгенгә авыруның яңа очраклары ачыкланмаган.