Беренче блог: Укытучыларга татар телендә үз блогларын ясау мөмкинлеге ачылды

Раил Гатауллин блогы

Хөрмәтле Белем.ру порталы кулланучылары!

2016 елны порталда яңа мөмкинлекләр белән башлап җибәрергә булдык. Файдалы мөмкинлекләр белән. Укытучыларга татар телендә үз блогларын ясау мөмкинлеге белән!

Әлеге мөмкинлек ни өчен булдырылды һәм укытучылар өчен ул кайсы яклардан файдалы булачак?

1. Күп кенә бәйгеләрдә катнашканда, квалификацияне күтәргәндә яисә раслаганда укытучының үз сайты яисә блогы булу сорала. Димәк, укытучының күпләргә таныш булган Белем.ру порталы кысаларында үз һөнәри сәхифәсе - блогы булачак һәм ул аны әлеге максатларда файдалана алачак. Блогта укытучы үз хезмәтләрен туплап бара, уй-фикерләрен белдерә ала. Блог кулланып укучылары белән өстәмә белем бирү системасын җайга сала ала һ.б. шундый мөмкинлекләр ачыла.

2. Порталда үз блогыңны булдыру өчен акча түләргә кирәкми, блогларны алып бару гади һәм уңайлы, сораулар булганда портал җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә һәм ярдәм алырга була. Блогны булдыру өчен укытучы булырга (әлегә блоглар төзүне республиканың мәгариф системасы хезмәткәрләре өчен генә ясыйбыз, алга таба чикләүләрне киметергә уйлыйбыз), порталда теркәлергә, теркәлгән вакытта блоггер тәхәллүсе (псевдонимы) кырын тутырырга, ә логинны язганда, алга таба уңайлы булсын өчен, латин хәрефләре белән язарга кирәк.

3. Блог һәм аның интерфейсы тулысынча татар телендә. Татар телендә белем бирүче укытучыларга Татнет челтәрендә үзләрен танытырга бу менә дигән мөмкинлек.

4. Блоггер үз блогында башка теркәлгән кулланучылар белән фикер алыша, дискуссия оештыра ала.

5. Үз блогын укытучы-блоггер һәркайда визит карточкасы буларак күрсәтә ала. Блоггер тәхәллүсе үзгәртелмәсә, блог адресы үзгәрми. 

Әмма блогтагы материаллар өчен блоггер үзе җаваплы. Әгәр дә РФ һәм ТР кануннарын боза торган материаллар урнаштырса, блоггерга кисәтү ясалырга, ә аның блогы бөтенләйгә ябылырга мөмкин.

Әлегә блоглар тест режимында эшләячәк, әкренләп яңа мөмкинлекләр өстәлә барачак.

PS. Һәм, әлбәттә, шәхсән минем блог та портал кулланучыларына файдалы булыр, уй-фикерләрем, блоглардагы язмаларым белән күп кешегә файда китерә алырмын дип ышанып калам. Минем блог: http://belem.ru/bloglar/Rail_Gataullin.

Аллага тапшырып, башлыйбыз!

Фикерләр

liya.hamitova@mail.ru сурәте

<p>"Әдәби җәүһәрләр"дә һәр айда катнашып барам. Нәтиҗә&nbsp; күренми. Ничек карарга?</p>

Раил Гатауллин сурәте

Порталда әлегә яңа мөмкинлекләр өстәлә иде, кайбер параметрлар вакытлыча кулланучылар өчен ябык. Хокукларны көйләгән вакытта, якын арада әлеге параметрны карау өчен ачарбыз.

Сез, 47, 54, 60, 68 балл җыя барып, ай саен яхшырак нәтиҗәләр күрсәтәсез!

 


Ихтирам белән, Раил Гатауллин

Раил Гатауллин сурәте

Бүгеннән башлап блог язмалары белән социаль челтәрләрдә уртаклашып була.


Ихтирам белән, Раил Гатауллин

Фәрит Вафин сурәте

Мәктәпләрдә социаль челтәрләргә кереп булмавы кызганыч.