Татар мәгарифе порталы
Сез монда
15 гыйнвар кичендә сәгать 5тә Татарстан Язучылар берлегенең Г. Тукай клубында (Казан ш., Мөштәри ур., 14) татар әдәбияты классигы Гомәр Бәшировның тууына 115 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырыла. Анда Гомәр аганың варислары, мәшһүр прозаикның иҗатына мөкиббән китап сөючеләр, әдәбиятыбызның һәм сәнгатебезнең күренекле шәхесләре катнашып, олуг язучы хакындагы хатирәләре белән уртаклашачаклар. Милли кичәдә әдипнең әсәрләреннән өзекләр, җырлар яңгыраячак.
“Намус”ка тугрылык. Татар әдәбиятына Бөек Ватан сугышы каһарманнарының хәрби һәм шәхси язмышларын югары сәнгать дәрәҗәсендә тасвирлаган очерклары белән килеп кушылган Гомәр Бәширов гомере буе шушы биеклектә калды. Аның СССР Дәүләт премиясен яулаган “Намус” романында гәүдәләнгән образлар ничәмә-ничә буын татар яшьләре өчен үрнәк булып хезмәт итте. Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, иҗатының камиллеге, гомумән, бөтен асылы белән халык язучысы Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек”, “Җидегән чишмә”, “Көзге ачы җилләрдә”, “И язмыш, язмыш” һәм башка әсәрләре дә татар укучысының өстәл китабына әверелде, диелә ТР Язучылар берлегеннән алынган язмада.
Белешмә өчен (Татар энциклопедиясе. Казан, 2008). Бәширов Гомәр Бәшир улы (07.01.1901, Казан өязенең Арча волосте Яңасала авылы - 07.05.1999, Казан) җәмгыятебездә олпат язучы, җәмәгать эшлеклесе буларак билгеле.
Башта ул авыл мәдрәсәсендә укый, 1919 елдан укытучылык итә. 1920-24 тә Кызыл Армия сафларында; 1920 дә Сиваш - Перекоп өчен барган сугышларда катнаша. 1924 тә армия хезмәтеннән кайткач, Эчке эшләр халык комиссариатының Казандагы берьеллык махсус мәктәбендә укый, соңыннан 1929 га кадәр Арча кантоны милиция органнарында эшли, 1932 дә Балтачта һәм Дөбьязда халык тикшерүчесе, халык судьясы хезмәтен башкара. 1932 дән Казанда: «Кызыл Татарстан» газетасы хәбәрчесе (1936 га кадәр), «Совет әдәбияты» журналының җаваплы сәркәтибе (1938 гә кадәр). 1941 дә Татарстан дәүләт нәшриятында матур әдәбият бүлеге мөхәррире, 1941-42 дә (Г. Кашшаф һәм И. Гази белән бергә) «Совет әдәбияты» журналының җаваплы сәркатипләренең берсе, 1942-44 тә ТАССР Халык комиссарлары советы каршындагы Радиолаштыру һәм радиотапшырулар комитетында баш мөхәррир була.
Г.Бәширов әдәбиятка 1930 еллар башында килә. Әдәби иҗаттан тыш, Бәширов җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, 1953-58 дә ТАССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе, РСФСР Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары. ТАССР Югары Совет (1951-55), ике чакырылыш СССР Югары Совет (1954-62) депутаты була.
Г.Бәширов әдәбиятта 1930-40 елларда Г. Разин исеме белән таныла. «Канлы бармаклар» исемле беренче хикәясе 1931 дә Мәскәүдә «Ударниклар» журналында басыла. Бәшировның алдагы иҗатына да хас булганча, туган ил темасын яктырткан «Соңгы сугыш» дигән беренче китабы 1934 тә Казанда нәшер ителә. Әдипнең сугышка кадәрге иҗат биографиясендә иң күренекле урын тоткан «Сиваш» повесте (1937) Кызыл Армия сугышчыларының 1920 дә Сивашны кичкәндәге батырлыклары турында. Бәширов совет халкының фашист илбасарларына каршы героик көрәшен чагылдырган «Намус» (1947; рус теленә тәрҗемәсе «Честь», 1949) романын сугыш барган көннәрдә яза башлый. Шул чор татар авылын сурәтләп, автор үз халкының бай рухи дөньясын ачып бирә. Романның төп герое - фидакарь, көчле рухлы, кешелекле, эчкерсез Нәфисә - сугыштан соңгы татар әдәбиятында иң уңышлы хатын-кыз образларыннан берсе булып таныла. Роман татар укучылары арасында гына популярлык казанып калмый, СССР халыклары телләренә дә тәрҗемә ителә һәм 1951 елда СССР Дәүләт бүләгенә лаек була. Төрле елларда романның рус телендә унлап басмасы (1 млн-нан артык гомуми тираж белән) дөнья күрә, инглиз, француз, немец, испан, кытай, венгр, поляк, чех, болгар һ.б. телләргә тәрҗемә ителә.
1960-70 еллар - Бәширов иҗатында яңа этап. Бу елларда татар әдәбияты шактый югары иҗади биеклеккә күтәрелә, язучылар, узган чор әдәбияты проблемаларын кабат күздән кичереп, яңалыкны яктыртырга омтылалар, әдәби эзләнүләр тирәнрәк, киңрәк колач ала. Яңа шартларда Бәширов, «Туган ягым - яшел бишек» (1967; рус теленә тәрҗемәсе «Родимый край - зеленая моя колыбель», М., 1972) повесте белән революциягә кадәрге үткәнгә мөрәҗәгать итеп, үз балачагы чорындагы татар авылы тормышын хәтердә яңарта. Повестька халыкның рухи яшәешен чынбарлыктагыча сурәтләү хас. Бу әсәр татар әдәбиятында яңа күренеш була, чөнки 1917 елдан алып элекке тормыш чиктән тыш берьяклы, кагыйдә буларак, тискәре яктан гына яктыртыла. Бәширов үзенең повестенда революциягә кадәрге татар авылының күп гасырлардан килгән традицияләргә, гореф-гадәтләргә, белемгә омтылу, китапка хөрмәт белән карау кебек мәңгелек кыйммәтләргә нигезләнгән бай рухи тормыш белән яшәвен сурәтли. Бер үк вакытта Бәширов замандашларының рухи-әхлакый асылына игътибар юнәлтә. «Намус» романы белән «Туган ягым - яшел бишек» повестеның логик дәвамы булып «Җидегән чишмә» (1977) романы тора. Әлеге әсәрендә Бәширов бу проблеманы кешенең үзен чолгап алган табигать белән үзара мөнәсәбәте аша ача. Әдип фәнни-техник үсеш заманында кешеләрнең үз-үзләрен тотышын әхлакый яктан бәяләүдә моңа бик әһәмиятле, хәтта хәлиткеч фактор итеп карый. Ул татар әдәбиятында беренчеләрдән булып табигатькә сакчыл караш мәсьәләсен күтәреп чыга. Аның фикеренчә, табигать байлыкларына битараф булу - кеше язмышына да салкын карау дигән сүз. Бу проблемада милли аспектның да йогынтысы бар - роман геройларының табигатькә мөнәсәбәте менталитетка бәйле үзенчәлек белән аңлатыла.
Бәширов күп еллар дәвамында халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю һәм өйрәнү эшчәнлеге алып бара. Ул туплаган һәм әдәби яктан эшкәрткән халык әкиятләре, җырлары, мәзәкләре күп томлы «Татар халык иҗаты» басмасында, «Мең дә бер мәзәк» (1963; рус теленә тәрҗемәсе «Тысяча и один мэзэк», 1989), «Туган тел мәзәкләре» (1995) китапларында дөнья күрә. Әхлакый-психологик «Көзге ачы җилләрдә» (1984), «И язмыш, язмыш», «Сарут» (1990) повестьлары гуманистик идеяләр белән сугарылган, аларда тормыш, бүгенге көн турында уйланулар зур урын алып тора, кискен социаль проблемалар күтәрелә. Тәмамланмаган «Гыйбрәт» (2000) романы вакыт, авторның үзе турындагы уйлануларга нигезләнә.
ТАССРның халык язучысы (1986) ул. Күпкырлы иҗтимагый һәм иҗади эшчәнлеге өчен Ленин ордены, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, Октябрь Революциясе, Халыклар дуслыгы орденнары белән бүләкләнә. Бәшировның “Намус” романы СССР Дәүләт бүләгенә (1951), «И язмыш, язмыш» повесте Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә (1996) лаек була.