Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Авыр һәм катлаулы, тискәре күренешләргә бай булган 2015 ел - Зәңгәр Агач Кәҗә елы артта калып бара. Кайдадыр быел сугышлар барды, кайдадыр террактлар оештырдылар. Кемнәрнеңдер якыннарын чир-авырулар алып китте, кайбер гаиләләрдә әле дә тиранлык, аңлашылмаучанлык хөкем сөрә. Быел балалар әти-әниләрен, әти-әниләре балаларын үтергән очраклар шактый булды.
Белем, әхлак, тәрбия, бер-береңә ихтирам булса, бу бәлаларның күбесе булмас та иде, мөгаен. Уйлап карасаң, быел табигать стихияләре булмады да диярлек. Барлык бу бәлалар - кешеләр үзләре тудырган бәлалар.
Әлбәттә, кешеләр яхшылык та тудыра алалар. Быел фән дөньясында күп кенә ачышлар, төрле дәрәҗәдә җиңүләр булды, хоспислар ачылды, күп кешеләр үзара ярдәмләшеп зур авырлыкларны, чирләрне җиңә алдылар.
Белем.ру оешмасы да Татнетны үстерү фонды белән берлектә быел күп кенә уңышларга ирешә алды. Быел "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесенең дәрәҗәсе артты, гимны булдырылды, яңа сайты дөнья күрде, интернет челтәрендә татар телен саклаучы һәм үстерүче яңа интернет-җәүһәрләр ачыкланды. Белем.ру порталы яңартылды, анда яңа сәхифәләр дөнья күрде. Үзебез дә квалифкациябезне арттырабыз һәм үзебезне профессиональ яктан камилләштерүгә тотындык.
Быел без Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесен башлап җибәрдек һәм татар әдәбиятына, мәдәниятенә, аның җәүһәрләренә игътибарны арттыра алдык. Сертификатлар тапшыруны җайга салдык.
Әле кичә генә "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең дүртенче викторинасы үтте, 18 кеше (!) викторинада 75% тан артык балл җыя алды, ә тестны уза алмаучылар саны бары тик ике генә кеше, катнашучылар саны 17% ка артты. Шунысы куандыра, бәйгедә Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле өлкәләреннән катнашучылар бар.
Хәсән Туфанга багышланган викторинада декабрь аенда кемнәр җиңде соң?
Беренчелекне бу юлы Казан шәһәре Идел буе районы 127 нче мәктәпнең I кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бахтеева Гөлчәчәк яулады. Ул 32 минут 40 секунд вакыт сарыф итеп 95% сорауга дөрес җавап бирде. Чын күңелдән Гөлчәчәк ханымны әлеге җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә эшләрендә уңышлар теләп калабыз!
Икенчелекне 93% сорауга дөрес җавап биреп әлеге мәктәпнең икенче бер татар теле укытучысы - Рәзинә ханым Исмәгыйлова яулады. Ул викторинаны узуга нибары 12 минут ярым вакыт сарыф иткән, әмма бер сорауга хаталы җавап бирү аны икенче урынга калдырды. Киләсе викториналарыбызда Рәзинә ханымның беренчелекне алуын көтеп калабыз.
Өченче урында - Кукмара районы Югары Арбаш гомуми урта белем бирү мәктәбенең I кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ленара ханым Гибадуллина. Ул бу викторинабызда 90% сорауга дөрес җавап бирде, моңа 13 минут 11 секунд вакыт сарыф итте.
Игътибар! Сертификат алырга теләүчеләр игътибарына! Викторинабызның бер соравы коррект түгел иде. Хәсән Туфан гаиләдә сигезенче түгел, унынчы бала булып дөньяга килгән, ТР Милли китапханә сайтындагы рәсми мәгълүмат хаталы! Үзебезнең гаеп булу сәбәпле, әлеге сорауга бирелгән барлык җавапларны да дөрес дип санаячакбыз, димәк сертификатлардагы баллар саны да югарырак булуы мөмкин.
Хөрмәтле кулланучылар!
Яңа 2016 ел - Утлы Кызыл Маймыл елыннан ни көтәргә соң (шуны да онытмагыз, кынчыгыш календаре буенча Маймыл елы әле 8 нче февраль көнне генә башлана)?!
Әлбәттә, ниндидер яңа эш башлаганда да, Яңа елга аяк басканда да күңел күтәренкелеге, өметләр, хыяллар, планнар булу кирәк. Яңа елның, тормышның нинди булуы да һәркемнең үзеннән тора.
Без үзебезнең кулланучыларыбызга Яңа елны да, яңа елның һәр көнен дә яңа планнар, хыяллар белән елмаеп, шат күңел белән каршы алырга тәкъдим итәбез. Тормышта булган сынаулар күңелебезне төшермәсен, яңадан яңа уңышларга ирешик, киләсе елны гына түгел, гомумән, тормышыбызны бәхетле итик!
Барыгызга да уңышлар, күңел көрлеге, саулык-сәламәтлек теләп калабыз!
Яңа елны матур итеп үзебезчә каршы алырга теләгәннәрне якыннары, туганнары белән бергә татарча караоке җырлап каршы алырга чакырабыз, моның өчен тест режимында эшләп киткән яңа татарча онлайн ТВ - "Аксу ТВ" сайтына керергә чакырабыз: http://aksu-tv.ru.